Инсар (шәһәр)
Русиядә шәһәр
Инсар (мукш. Инсара, рус. Инсар) — Мордовиядә урнашкан шәһәр (1780 елдан), Инсар районының административ үзәге.
Инсар | |
---|---|
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Мордовия |
Район | Инсар районы |
Координатлар | 53°52'тн, 44°22'кнч |
Нигезләнгән | 1648 |
Мәркәз биеклеге | 160 м |
Халык саны | 8 687 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | +7 83449 |
Почта индексы | 431429 |
География үзгәртү
Шәһәр Инсар елгасы өстендә, Сарансктан 77 километр көньяк-көнбатыштарак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Кадошкинода (18 км).
Тарих үзгәртү
Инсар 1648 елда крепость буларак нигезләнә.
1708 елда Азак (1725 елдан — Воронеж) губернасы составында. 1719 елдан — Тамбов губернасы составында.
1780 елдан Пенза наместниклыгының (1796 елдан — губернасының) Инсар өязе үзәге; 1797—1801 елларда — Сембер губернасы составында.
1856 елда Инсарда 4 чиркәү, 454 йорт һәм 17 лавка (кибет) булган.
1926 елда шәһәр статусын югалта. 1928 елдан — Инсар районы үзәге.
1958 елдан — яңадан шәһәр.
Халык үзгәртү
1840[2] | 1856[3] | 1897[4] | 1931[5] | 1939[3] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 972 | ~7 400 | 4 244 | 4 598 | ~5 600 | 5 844 | 8 189 | 9 034 | 9 275 | 8 951 | 8 687 |
Икътисад үзгәртү
Җитен тегү фабрикасы, май-сыр ясау заводы, сүс заводы.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-03
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 3,0 3,1 http://www.mojgorod.ru/r_mordovija/insar/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1036
- ↑ http://www.mordovia.info/wiki/%D0%98%D0%BD%D1%81%D0%B0%D1%80
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны