Индрадьюмна Свами

Индрадью́мна Сва́ми (санскр. (IAST) Indradyumna Svāmī; туганда исеме — Бра́йан Ти́ббитс, Инглиз телендә: Brian Tibbitts; 1949 елның 20 маенда туган; Пало-Алто, Калифорния, Америка Кушма Штатлары) — Һинд дине кришнаит гурусы һәм дәгъвачысы,[1][2] Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН)ның рухи җитәкчеләренең берсе,[3] ИСККОН нигезләүчесе Бхактиведанта Свами Прабхупаданың (1896—1977) өйрәнчеге.[1][3]

Индрадьюмна Свами, Indradyumna Svāmī, туганда исеме Брайан Тиббитс
Туган 20 май 1949(1949-05-20) (74 яшь)
Пало-Алто, Калифорния, Америка Кушма Штатлары
Ватандашлыгы _____
Һөнәре Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең гурусы, алдан килүчесе Бхактиведанта Ачарья Шрила Прабхупада

 Индрадьюмна Свами, Indradyumna Svāmī, туганда исеме Брайан Тиббитс Викиҗыентыкта

30 елдан артык актив дәгъвачылык эшчәнлегеннән соң Индрадьюмна Свами 1000-нән артык Кришнаизм дәгъвачылык программалары һәм фестивальләре оештырган.[4] Аның тарафыннан Польшада уздырылган «Һиндстан Фестивале» иң купшы һәм уңышлы Кришнаит дәгъвачылык программаларның берсе булып тора.[5] Индрадьюмна Свами сәяхәтләрен һәм дәгъвачылык «Сәфәр кылучы монах көндәлеге»ндә тасвирлый, ул 1995 елдан бирле регуляр рәвештә Инглиз телендә, Рус телендә һәм Испан телендә чыгарыла.[6]

Биографиясе үзгәртү

Иртә еллар үзгәртү

Брайан Тиббитс 1949 елның 20 маенда Пало-Алтода, штат Калифорния штатында туган.[5] Дүрт яшендә ул авыр спиналь менингит белән авырып алды һәм берничә ай шифаханәдә тормыш һәм үлем чигендә яткан. Брайанга алты яшь булганда кварталның бөтен балаларның яраткан эте автомоблиль көпчәкләре астында үлгән. Бу вакыйгалар Тиббитсны тормыш мәгънәсе турында, бәхет һәм газаплар табигате турында уйланырга мәҗбур иткән.[7]

Брайанга 12 яшь булганда, Рәхмәт көне алдыннан балаларга, алар бәйрәм өстәлендә нәрсәне күрергә теләгәнен рәсем ясарга бирем биргәннәр. Традицион күркә урынына, Брайан яшелчәләр рәсемен ясаган. Шул ук яшьтә диярлек Брайан ит ашамаска теләгән, әмма аның ата-анасы бу фикергә категорик рәвештә каршы булганнар.

Яшь вакытында Брайан җитди рәвештә сёрфинг белән мәшгуль булган һәм җәйне Калифорния пляжларында уздырган.[5] Аңа 16 яшь булганда, ул әти-әни йортын калдырган һәм дуслары белән Мексикага "дулкын тотарга" киткән, анда ул Сан-Блас пляжларында үлә яздым.[7]

Вьетнамда сугышта катнашу үзгәртү

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тиббитс АКШ диңгез пехоты корпусына вербовкаланган һәм Вьетнам сугышына киткән, анда ул снайпер һәм шартлатучы диверсант буларак хезмәт иткән.[5] Аның сүзләре буенча ул сугышырга "коммунизм таралуын туктату" теләгеннән барган.[5][7] Бер ел хезмәт иткәннән соң, сугышның мәгънәсез икәнен аңлагаганнан соң ул сугышта катнашудан баш тарткан, шуның өчен ул берникадәр вакыт арест астында булган.[5] 1970 елда азат ителгәч ул Ватанына кайткан һәм Детройтта яши башлаган һәм университетка кергән.[5]

Рухи эзләнүләре. Кришнаитлар белән беренче очрашуы үзгәртү

Сваминың үзенең сөйләүләре буенча, университетта уку вакытында ул канәгатьсезлек һәм котылгысызлык хисләренә бирелгән. Бер юлы ул Ходайга ялварган һәм Аннан сыену сораган. Шуннан соң Тиббитс Һинд сәнгате күргәзмәсен зиярәт иткән, анда аны сөйгән гопилар тирәсендә Кришна рәсеме җәлеп иткән. Моны тасвирлаучы текстта шулай дип язылган: «Рәсемдә күк патшалыгы тасвирланган булган, анда Ходай мәңге тормыш белән ләззәтләнә». Музейдан чыкканда, Тиббитс Вишнуджана Свами дәгъвачылыгы астында Кришнаит монахлары төркемен очраткан, ул җыелган кешеләргә кришнаитлар тәгълиматы турында сөйләгән булган.

ИСККОН-да беренче еллар үзгәртү

Кришнаитлар белән берничә ел аралашканнан соң, Тибиттс ИСККОН-га кушылган.[5] Монах яшәү рәвешен кабул иткәч, ул Детройт ИСККОН ашрамында яши башлаган.[7] Ашрамда торуының беренче көннәреннән бирле ул кришнаитларның төп дәгъвачылык программаларында харинамада һәм рухи әдәбиятны таратуда катнаша башлаган.[5][7]
1971 елның декабрендә Брайан ИСККОН нигезләүчесе Бхактиведанта Свами Прабхупададан дикшаны (рухи кабул итүне) алган, ул аңа «Индрадьюмна Даса» рухи исемен биргән (Санскриттан тәрҗемәдә бу «слуга Индрадьюмна» хезмәтчесе) һәм гуру аңа «батырларча дәгъва итәргә һәм изге исемнәргә ышанырга» кушкан.[5][7][8] Киләсе елда Индрадьюмна гурудан шулай ук брахманнарга кабул итүне алган, һәм аның кушуы буенча Европага дәгъва итәргә киткән.[5]

Дәгъвачылык эшчәнлеге үзгәртү

 
Индрадьюмна Свами 1983-1986 елларда җитәкләгән Яңа Маяпур җәмәгате.

1970-енче елларда Индрадьюмна өлкән рухи туганы , под руководством своего старшего духовного брата Бхагавана идарәсе астында, Европада дәгъвачылык эше белән мәшгуль булган, анда ул Франциядә, Италиядә, Швейцариядә, Бельгиядә һәм Испаниядә яңа ИСККОН үзәкләрен ачарга булышкан.[7] 1979 елда ул Бхагаваннана посвящение в санньясага (аскезада яшәү рәвеше) алган, һәм «свами» титулын алган.[5] 1983—1986 елларда Индрадьюмна Свами Яңа Маяпур - Франциядә иң эре кришнаит җәмәгате президенты вазифаларын үтәгән.[5] 1986 елдан бирле Индрадьюмна Свами актив рәвештә сәфәр кыла һәм бөтен дөньяда Гайдия-вайшнавизм дәгъвачылык итә. Бу вакыт эчендә ул дәгъвачылык эшчәнелеге вакытында Амазония урманнарында,[9], Квазулу-Наталда асаба кабиләләр арасында,[10] Маврикий утравында,[11] Яңа Каледониядә,[12] Себердә,[13][14] Босния һәм Һерцеговинада[15] һәм Индонезиядә шөгыльләнгән булган.[16] 1990-ынчы елларда Польшада һәм Босниядә, Индрадьюмна Свами һәм аның дәгъвачылык төркеменә берничә мәртәбә экстремистлар һөҗүм иткән.[17]

1989 елда Индрадьюмна Свами Дурбанда беренче Ратха-ятраны оештырган, шуннан соң ул ел саен уздырыла.[18] Шуның белән ул 1975 елда Көньяк Африка Җөмһүриятенә зиярәте вакытында өйрәнчекләрне шуның турында сораган Прабхупаданың теләген үтәгән.[19]

2004 елда Индрадьюмна Свами Шри-Ланкада «Харе Кришна — яшәү ризыгы» гуманитар миссиясе белән идарә иткән, ул цунамидан зыян күргән шул илнең яшәүчеләрне җылытылган вегетариан төшке ашлар белән тәэмин иткән.[20][21] Миссия аның җитәкчелеге астында барысы 250 мең порция аш өләшкән.

Польшада «Һиндстан Фестивале» үзгәртү

Калып:See also 1990 елдан башлап Индрадьюмна Свами Польшада ел саен «Һиндстан Фестивале» чарасын үткәрә, аның барышында ул Һиндстан мәдәниятен һәм сәнгатен тәкъдим итә. «Һиндстан Фестивале» иң уңышлы ИСККОН дәгъвачылык программаларның берсе булып тора.[5] Бу фестиваль кысаларында, Индрадьюмна Свами һәм ул җитәкчелек иткән Кришнаитлар төркеме ел саен Польша Вудстокында катнашалар.[5] Кришнаитларның бу эре яшьләр фестиваленда катнашуы Индрадьюмна Свами һәм Польша Вудстокы нигезләүчесе Ежи Овсяк арасында җылы дустанә мөнәсәбәтләргә күрә мөмкин булган.

Magic India үзгәртү

2010 елдан бирле, Индрадьюмна Свами һәм аның тарафыннан барлыкка китерелгән төрле милләтләрдән өч дистә артистлар төркеме дөньяның төрле илләре буенча Һинд дине мәдәни-дини программасы белән турне ясый, аның исеме Magic India.[4] Бразилия массакүләм чаралары мәгълүматы буенча, Magic India программасының беренче ике елы эчендә якынча 1 млн кеше зиярәт иткән.[4] Magic India кысаларында Индрадьюмна Свами Һинд дине рухилыгын һәм фәлсәфәсен биюләр, музыка һәм театр аша тәкъдим иткән.[4] Мәсьәлән, 2011 елда Бразилиядә Magic India турнесы вакытында, труппа Индрадьюмна Свами труппасы 13 Бразилия шәһәрләрендә программалар белән тамаша күрсәткән, аның өлеше булып бхаратанатьям биюләре, Манипурдан музыкантларның барабаннарда уйнавы, йогларның чыгышлары, «Бхагавад-гита» буенча театраль тамашалар, Мумбаидан бию төркеме чыгышлары булган.[4][22]

Дини сәфәр кылучы дәгъвачы көндәлеге үзгәртү

1995 елдан Индрадьюмна Свами регуляр рәвештә «Дини сәфәр кылучы көндәлеге»н нәшер итә, анда ул тәфсилләп сәяхәтләре һәм маҗараларны тасвирлый.[5] Ул Facebook-та үз сәхифәсен алып бара,[5] аның язучылары саны 45 мең кешедән артык.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Рус телендә китаплар

  • Индрадьюмна Свами. Враджа Лила / Пер. с англ.: Шри Говинда дас. — 1-е изд. — 1994.
  • Индрадьюмна Свами. Враджа Лила / Пер. с англ.: Шри Говинда дас. — 2-е изд. — М.: Философская книга, 2001. — 85 с.
  • Индрадьюмна Свами. «Дасо 'сми» («Я — Ваш слуга», статьи и поздравительные письма Шриле Прабхупаде) 1979—1994 гг. — 1994.
  • Индрадьюмна Свами. Прими мои благословения. — Нитай Пада Камалам Пресс, 1998.
  • Индрадьюмна Свами. Дневник странствующего проповедника (май 1995 — март 2001) / Пер. с англ.: Шри Говинда дас. — М.: Философская книга, 2001. — Т. 1—3. — 353 с.
  • Индрадьюмна Свами. Дневник странствующего проповедника (конец марта 2001 — начало сентября 2001) / Пер. с англ.: Шри Говинда дас. — М.: Философская книга, 2002. — Т. 3, часть 2. — 176 с. — ISBN 582050030X.
  • Индрадьюмна Свами. Дневник странствующего проповедника (сентябрь 2001 г. — ноябрь 2004 г) / Пер. с англ.: Шри Говинда дас. — М.: Философская книга, 2005. — Т. 4—5. — 612 с.
  • Индрадьюмна Свами. Дневник странствующего монаха (ноябрь 2004 г. — ноябрь 2006 г.). — М.: Философская книга, 2010. — Т. 6—7. — 512 с. — 1500 экз. — ISBN 9785902629863.
  • Индрадьюмна Свами. Дневник странствующего монаха (январь 2007 г. — октябрь 2009 г). — М.: Философская книга, 2010. — Т. 8—10. — 544 с. — 1500 экз. — ISBN 9785902629887.
  • Индрадьюмна Свами. От сердца к сердцу: Сборник. — М.: Философская Книга, 2014. — 368 с. — ISBN 978-5-8205-0235-4.

Инглиз телендә китаплар

  • Indradyumna Swami. Vraja Lila. — Badger, CA: Torchlight Publishing, 1994. — 96 p.
  • Indradyumna Swami. Daso 'Smi - I Am Your Servant. — 1994.
  • Indradyumna Swami. Diary of a Traveling Preacher, Vol. I & II (May 1995 - November 1996). — Badger, CA: Torchlight Publishing. — 296 p.
  • Indradyumna Swami. Diary of a Traveling Preacher, Vol. III (January 2001 - September 2001). — Badger, CA: Torchlight Publishing, 2003. — 251 p. — ISBN 1887089470.
  • Indradyumna Swami. Diary of a Traveling Preacher, Vol. IV (September 16, 2001 - April 19, 2003). — Badger, CA: Torchlight Publishing. — 183 p.
  • Indradyumna Swami. Diary of a Traveling Preacher, Vol. V (May 2003 - November 2004). — Badger, CA: Torchlight Publishing. — 210 p.
  • Indradyumna Swami. Diary of a Traveling Preacher, Vol. VI (November 2004 - December 2005). — Badger, CA: Torchlight Publishing. — 221 p.
  • Indradyumna Swami. Diary of a Traveling Preacher, Vol. VII (January 2006 - November 2006). — Badger, CA: Torchlight Publishing. — 204 p.
  • Indradyumna Swami. Diary of a Traveling Preacher, Vol. VIII (January 2007- January 2008). — Badger, CA: Torchlight Publishing. — 158 p.
  • Indradyumna Swami. Diary of a Traveling Preacher, Vol. IX (January 2008 - November 2008). — Badger, CA: Torchlight Publishing. — 149 p.

Чех телендә китаплар

  • Indradjumna Svámí. Deník kazatele na cestách: díl třetí. — Praha: Radha Raman, 2001. — 286 с. — ISBN 8023994832.
  • Indradjumna Svámí. Deník kazatele na cestách: díl čtvrtý. — Praha: Radha Raman, 2005. — 165 с. — ISBN 8023994824.
  • Indradjumna Svámí. Deník kazatele na cestách: díl pátý. — Praha: Radha Raman, 2006. — 199 с. — ISBN 8023994816.
  • Indradjumna Svámí. Bubnování na Amazonce / Překlad: Šárka Sikorová. — Praha: Radha Raman, 2004. — 32 с. — ISBN 8023993909.
  • Indradjumna Svámí. Vradža-lílá / Překlad: Préma-mají Rádhá. — Praha: Radha Raman, 2004. — 54 с. — ISBN 8023994859.;

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Dwyer & Cole 2007, С. 25
  2. Алексей Мавлиев {{{башлык}}} // Комсомольская правда.
  3. 3,0 3,1 Pałubicki, 1998, p. 95
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Flora Rodriguez (7 ноября 2011). Magic India traz uma mostra da cultura indiana. A Tarde. әлеге чыганактан 2016-06-23 архивланды. 2014-09-16 тикшерелгән.
  5. 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 5,11 5,12 5,13 5,14 5,15 5,16 Валерий Безрутченко (16 сентября 2014). Странствующий гуру Индрадьюмна Свами в Молдове. Ava.md. әлеге чыганактан 2014-09-22 архивланды. 2014-09-16 тикшерелгән.
  6. Biography of Indradyumna Swami
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 Scientifically Advanced, Spiritually Primitive: An Interview with Indradyumna Swami. Back to Godhead (December 1, 2011). 2014-09-16 тикшерелгән.
  8. Swami, I. (2001). Vyasa-puja homages from Sannyasis — Indradyumna Swami. In Sri Vyasa-puja. Los Angeles, CA: Bhaktivedanta Book Trust International.
  9. Swami, I. (1988). Drums along the Amazon: A new frontier for Lord Caitanya’s mercy. Back To Godhead, 23.
  10. Swami, I. (1988). Kirtana in Kwazulu. Back To Godhead, 23(9).
  11. Swami, I. (1989). Seeds for the simple life. Back To Godhead, 24(6).
  12. Swami, I. (1991). Sharing in New Caledonia. Back To Godhead, 25(4).
  13. Swami, I. (2002). A Siberian Gypsy welcome. Back To Godhead, 36(5).
  14. Swami, I. (2005). The diary of a traveling preacher (Vol. 3). Badger, Ca: Tourchlight Publishing.
  15. Swami, I. (1997). Angels in Hell. Back To Godhead, 31(1).
  16. Swami, I. (1992). Indonesia’s Vedic Valley. Back To Godhead, 26(3).
  17. Swami, I. (2001). For the gentle and the ruffians. Back To Godhead, 35(5).
  18. Every town and village: Ratha-yatra comes to Durban. (1989). Back To Godhead, 24(5).
  19. Temple, D. (1996). Vyasa-puja homages from ISKCON centers — Durban. In Sri Vyasa-puja. Los Angeles, Ca: Bhaktivedanta Book Trust International.
  20. ISKCON serves 250,000 freshly cooked meals to survivors. (2005, February 14). Colombo Daily News.
  21. Packree, S., & Sookha, B. (2005, January 12). Opening hearts, wallets for disaster relief funds. Daily News.
  22. Festival mostra cultura indiana a partir desta segunda. iBahia (4 ноября 2011). 2014-09-16 тикшерелгән.