Индонезиядә Һинд дине

Индонезиядә Һинд диненең Индонезия телендә агама-хинду-дхарма дип аталган төре таралган. Рәсми рәвештә Индонезиянең якынча 3%-ы Һинд дине тарафдарлары. Индонезиянең Һинд дине тарафдарларының 88 %-ы Бали утравында тора, анда һинд дине халкы 93% тәшкил итә. Күп һинд дине тарафдарларын Суматрада, Явада (күбесенчә утрауның көнчыгышында тенгерлар), Ломбокта һәм Калимантанда очратып була. Ява утравында мөселман халкының күп өлеше ортодоксаль булмаган, һинд дине белән катнашкан Исламны тота. 1960-1970-енче елларда үзләренең Һинд дине үткәне йогынтысында берничә йөз мең явалы Һинд диненә күчкән. Шулай ук Индонезия кытайлары арасында Һинд дине берникадәр дәрәҗәдә таралган дин булып тора.

Прамбананда Шива гыйбадәтханәсе - Индонезиядә иң эре һинд дине гыйбадәтханәсе.

Индонезиядә 2000 ел халык санын алу буенча һинд дине тарафдарлары саны үзгәртү

Провинция Һинд дине тарафдарлары Халык Гомуми һинд дине тарафдарларыннан %
Төньяк Суматра 18 907 11 429 919 0,17 %
Көнбатыш Суматра 0 4 220 318 0,00 %
Риау 4385 4 676 025 0,09 %
Джамби 410 2 386 866 0,02 %
Көньяк Суматра 17 874 6 756 564 0,26 %
Бенкулу 2033 1 396 687 0,15 %
Лампунг 95 458 6 631 686 1,44 %
Банка-Белитунг 76 945 682 0,01 %
Җакарта 19 331 8 482 068 0,23 %
Западная Ява 8177 35 279 182 0,02 %
Үзәк Ява 28 677 30 775 846 0,09 %
Джокьякарта 2746 3 026 209 0,09 %
Көнчыгыш Ява 92 930 34 456 897 0,27 %
Бантен 5498 7 967 473 0,07 %
Бали 2 740 314 3 112 331 88,05 %
Көнбатыш Кече Зонд утраулары 115 297 3 805 537 3,03 %
Көнчыгыш Кече Зонд утраулары 5698 3 904 373 0,15 %
Көнбатыш Калимантан 2914 3 721 368 0,08 %
Үзәк Калимантан 105 256 1 785 875 5,89 %
Көньяк Калимантан 6288 2 956 784 0,21 %
Көнчыгыш Калимантан 3221 2 414 989 0,13 %
Төньяк Сулавеси 10 994 1 972 813 0,56 %
Үзәк Сулавеси 99 443 2 053 167 4,84 %
Көньяк Сулавеси 87 660 7 759 574 1,13 %
Көньяк-Көнчыгыш Сулавеси 52 103 1 755 193 2,97 %
Горонтало 0 833 720 0,00 %
Папуа 2068 2 094 803 0,10 %
Индонезия 3 527 758 196 601 949 1,79 %

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Индуизм в Индонезии» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Балида Һинд дине үзгәртү

 
Балидагы күп Һинд дине гыйбадәтханәләренең берсе
 
Балида Һинду Балилыларның гыйбадәтханәсендә тәкъдим итү

Бали Һинд дине ул Индонезия архипелагына Ислам һәм соңрак Голландия колониализмы килгәнчегә кадәр булган җирле анимист йолаларның һәм Һиндле диннәрнең катнашмасы.[1] Ул Һинд диненең Бали халкы сәнгате һәм йолалары белән бергә Һинд дине ышануларын берләштерә. Хәзерге вакытта, Балида Һинд дине Индонезия Диннәр Министрлыгы тарафыннан "Агама Һинду Дхарма" дип атала, ләкин традицион рәвештә күп исемнәр белән атала, мәсәлән, Тирта, Тримурти, Һинду,Агама Тирта, Сива, Буда, һәм Сива-Буда.[2] Тирта һәм Тримурти Һиндле Һинд диненнән килә, алар Тиртхага бәйле (изге суларга сәфәр кылу) һәм Тримуртига (Брахма, Вишну, Шива) тәңгәл килгән рәвештә. Һиндстанда кебек үк, Балида Һинд дине сыгылучанлык белән үскән, бу төрле тормышка бәйле булган. Аңа күп Һиндле рухи фикерләр керә, Һинду эпосларның һәм Һиндле Пураналарның һәм Һинду эпосларның мифлары бар, шулай ук хьянглар мириадсы белән - җирле һәм бабалар рухлары, һәм шулай ук Һиндстан өчен гадәти булмаган хайван корбан чалулары белән бәйле фестивальләр һәм йолалар тупланмасы.[2]

Бали Һинду гыйбадәтханәсе

Бали гыйбадәтханәсе Пура дип атала. Гыйбадәтханәләр квадрат Һинду гыйбадәтханә планында төзелгән, ачык һавада табыну урыны ябык стеналар белән, аларда нәзек капкалар бар.[3] Бу гыйбадәтханәләрнең һәрберендә күбрәк яки әзрәк дәрәҗәдә тотрыклы әгъзалык бар; һәрбер Балилы кеше ат казанып яки чыгышы буенча, яшәве буенча яки теркәлүе буенча бәйле. Кайбер гыйбадәтханәләр гаилә өе белән бәйле (алар Бали телендә шулай ук "банҗар" дип атала), башкалар дөге басулары белән бәйле, һәм башкалар географик урыннарга бәйле. Балиның авыл таулыкларында һәрбер "деса" (авылда) "бануа" (яки "ванва", урман биләмәсе) гыйбадәтханәләре гадәти күренеш.[4] Бали утравында 20 000 - нән артык гыйбадәтханә бар, яки һәр 100-дән 200-гә кадәр кешегә якынча бер гыйбадәтханә.[5] Гыйбадәтханәләр җирле рухларга һәм шулай ук Һиндстан Ходайларына багышланган; мәсәлән, Сарасвати, Ганеша, Вишну, Шива, Парвати, Арджуна, һәм башкалар. Гыйбадәтханә конструкциясендә Һиндстанның Һинду гыйбадәтханәләренең архитектур принциплары һәм җирле фикерләр охшаш катыша. Һәрбер шәхеснең гаилә Ходае бар, ул Кула дева дип атала, ул шәхес һәм аның гаиләсе карый торган гаилә гыйбадәтханәдә яши. Балилы Һиндулар 210-көнлек календарь буенча яшиләр (ул дөге уңышы һәм ай циклларына нигезләнгән), һәм һәрбер гыйбадәтханә үзенең туган көнен һәр 210 көн бәйрәм итә.[1] Бали Һиндуларның Һиндстанда булмаган уникаль ритуаллары һәм фестивальләренә кремацияләр, әтәч сугышлары, тешләрне ышкып кисү, Ньепи һәм Галунган керә. Һәрбер гыйбадәтханә ел бәйрәмендә һәм шулай ук гаилә чараларында, мәсьәлән, өйләнү вакытында чәчәк тәкъдим итүләр була, тәкъдим итүләр, югары бамбукларны кертә, һәм процессия ахырында бизәүләр була. Болар җәмәгать тарафыннан догалар һәм сыйлану белән бәйрәм ителә.[1] Күпчелек фестивальләрдә очрашу урыны булып гыйбадәтханә тора, аларда шулай ук догалар укыла, сәнгать һәм җәмәгать бәйрәм итүләре була. Моннан аермалы буларак, кайбер традицияләрдә анимист ритуаллар була, мәсьәлән, "кару" (канлы хайван корбан чалуы), "Табуһ Раһ" (леталь әтәч сугышулары) яки җир рухларын тынычландыру өчен хайванны үтерү "бута кала" - шулай да, хайван корбаннары гыйбадәтханәдән тыш үткәрелә.[4][6]

Балилы Һиндле сәнгатьләр

Бию, музыка, төсле церемониаль күлмәкләр һәм башка сәнгатьләр Балилы Һиндулар арсында дини чагылышның билгеле хасияте. Һиндстанда кебек үк, бу чагылышлар төрле мудраларны фикерләрне, грацияны, декорны һәм мәдәниятне чагылдырыр өчен төрле мудралар күрсәтелә. Бию драмасы киң таралган. Төрле хикәяләр чагыла. Мәсьәлән, берсендә мифик Рангда персонажы убырлы карчык (һәм тәртипсезлеккә охшаганрак адхарманы чагылдырыр өчен) Баронг арасында бәрелешне кертә. Баронг арслан маскасын кигән итеп сурәтләнә (ул дхарманы чагылдыра), анда башкаручылар транска кереп, яхшы маташулар яхшы ниятләр явязлыкны җиңәләр, биючеләр һәрбер кешедә яхшы һәм начар яклар бергә булып һәм явызлыкны бетерү өчен берәү үзеннән явызлыкны күрсәткән. Тамаша билгесез дип бетә, бер як та отмый. ref>Jane Belo (1966), Bali: Rangda and Barong, University of Washington Press, ISBN 978-0404629151 Баронг яки дхарма төрле бәйрәмнәрдә, биюләрдә, сәнгатьләрдә һәм гыйбадәтханәләрдә булган төп символик һәм ритуаль парадигма булып тора. Сәнгать күрсәтүе өчен һәм дини чагылдыру өчен тормыш циклы шулай ук әһәмиятле, җитлегеп бетү, өйләнү һәм үлгәч кремация Балилыларның җәмәгать турында чаралар шулай ук мөһим.

Балилы Һинду җәмгыяте

Галимнәр[2][7] урта гасыр Бали Һинду җәмгытятендә иҗтимагый стратификация турында бәхәсләшәләр. Иҗтимагый структура "чатур вангса"дан тора ("брахмана" (руханилар), "шатрия" яки "Дева" (сугышчылар), "вайшья" сәүдәгәрләр һәм "шудра"лар (гади кешеләр).[8] Һинду Бали җәмгыятендә тарихи орынырга ярамаучыларның тарихта булмаганнар дип фараз итәләр. Вангсалар - кастала, тизрәк итеп Юалиның югары калкулыкларында Вангса вангса булмаган. Тарихи ямаларда шуларны эзләргәк дип әйткән.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Nigel Simmonds, Bali: Morning of the World, Periplus, ISBN 978-0804843966, pp. 41-43
  2. 2,0 2,1 2,2 Michel Picard and Rémy Madinier, The Politics of Religion in Indonesia - Syncretism, Orthodoxy, and Religious Contention in Java and Bali, Routledge, ISBN 978-0415613118, Chapter 5 and notes to the chapter
  3. Julian Davison (2003), Introduction to Balinese Architecture, Periplus, ISBN 978-0794600716, pp 32-45
  4. 4,0 4,1 Thomas Anton Reuter (2002), Custodians of the Sacred Mountains: Culture and Society in the Highlands of Bali, University of Hawaii Press, ISBN 978-0824824501, Chapter 1
  5. Janet Descutner (2004), Asian Dance, ISBN 978-0791077771, pp. 66
  6. [Indonesia Handbook, 3rd, Joshua Eliot, Liz Capaldi, & Jane Bickersteth], (Footprint - Travel Guides) 2001
  7. Sanger, Annette (1985), Music, dance, and social organization in two Balinese villages, Indonesia Circle, School of Oriental & African Studies, Routledge, 13(37), pp. 45-62
  8. Howe, L.E.A. (1989), Hierarchy and equality: variations in Balinese social organization, Bijdragen tot de Taal-, Land- en Volkenkunde Deel 145, 1ste Afl. (1989), pp. 47-71