Инга Оболдина, шулай ук Инга Оболдина-Стрелкова буларак та билгеле, Инга Петр кызы Оболдина (рус. Инга Петровна Оболдина, 1968 елның 23 декабре, ССРБ, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Кыштым) — РФ кино һәм театр актрисасы, театр режиссеры, РФ атказанган артисты (2011).

Инга Оболдина
Фото
Инга Оболдина 2012 елда. Фото: Е. Богачева
Туган исеме:

Инга Петровна Оболдина

Туган көне:

23 декабрь 1968(1968-12-23) (55 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Кыштым

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәр:

актриса, театр режиссеры

Карьера:

1996 – х. в.

Бүләкләр:

РФ атказанган артисты

IMDb:

ID 1320210

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 23 декабрендә Чиләбе өлкәсе Кыштым шәһәрендә мөһәндисләр гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәрдә пропискасы булмау сәбәпле, Свердловск югары уку йортына керә алмый. Чиләбе дәүләт мәдәният институтының (ru) театр режиссурасы факультетына укырга керә. Югары уку йортында укыганда, укытучысы Виктор Александр улы Дель тырышлыгы белән актерлык һөнәрен якын итә. Дүртенче курста курсташы — булачак режиссер Гарольд Стрелковка кияүгә чыга, икеләйтелгән — Оболдина-Стрелкова фамилиясен йөртә башлый. Чиләбедә мәдәният институтын кызыл дипломга тәмамлагач, үзе белем алган институтта сәхнә теле кафедрасында укытырга калдырыла.

Мәскәү үзгәртү

Ике елдан, Оболдина-Стрелковлар гаиләсе Мәскәүгә күченә. Баштагы чорда, балалар интернатында (ире — рәссам, хатыны — театр студиясе оештыручы булып) эшләргә һәм шунда яшәргә туры килә. Театр вузларына кабул итү вакыты узган булу сәбәпле, Инга МХАТ мәктәп-студиясенә, Л. К. Дуров (ru) курсына укырга керә.

Гарольд Стрелков ГИТИСта Борис Голубовскийда укый. Инга Оболдина 1997 елда РАТИ-ГИТИСта профессор П. Н. Фоменко (ru) остаханәсен тәмамлый. П. Н. Фоменко Инга Оболдинаны үзенең остаханәсенә эшкә чакыра, ләкин актриса ире Гарольд Владимир улы Стрелков Мәскәүдә оештырган «СтрелкоVТеатр» театрында уйнауны кулайрак күрә. Биредә 1996 елда әлеге театрның беренче премьерасы — «яңа драма» идеологы, Театр.doc (ru) директоры Елена Анатолий кызы Гребневаның (Миндадзе) «Сахалин хатыны» (рус. Сахалинская жена) пьесасы буенча спектакль куела. Төп рольләрнең берсен (Марина) Инга Оболдина башкара.

Гарольд Стрелковның сәләтле төркемен сыйдырган, сәнгать җитәкчесе Андрей Геннадий улы Любимов булган «АпАРТе» театрында (ru) Инга Оболдина катнашкан аеруча күренекле спектакльләре — Г. Стрелковның «Сахалин хатыны» (2000), «Жанна д’ Арк. Король сараенда һәм сугышта» (2000), «Ричард III» (2001), «Чеховны укып чыккан!» (2002), «Иван Петр улы фантазияләре» (2003), «Мата Хари» (2004).

Инга Оболдина күренекле режиссерлар Ю. Грымов («Ерак офыклар», 2000), В. Мирзоев, Л. Трушкин («Бар да кешеләрдәгечә», 2004), Э. Някрошюс («Чия бакчасы», 2004) белән хезмәттәшлек итә.

Төрле елларда Мәскәүнең «АпАРТе» театры (2001 елдан), «Комедиант приюты» театры, «Практика» театры, Антон Чехов театры кебек билгеле театрларында хезмәт итә.

Кино карьерасы үзгәртү

 
Инга Оболдина 2008 елда. Фото: А. Никишин

1998 елдан кино карьерасы башлана. Режиссер К. П. Худяков (ru) Инга Оболдинаны «Ялган исем йөртүчеләр» (рус. Самозванцы) телесериалында Тамара ролен уйнарга чакыра. Актриса әлеге телесериалда М. Филиппов, Е. Стычкин, М. Ульянов, И. Костолевский, Е. Редникова, С. Виноградов белән бергә уйный.

Икенче уйнаган картинасы — В. Сторожеваяның «Күк. Очкыч. Кыз» мелодрамасы (Э. Радзинскийның «Мәхәббәт турында 104 бит» пьесасы мотивы буенча). Биредә Рената Литвинова уйнаган Лараның дус кызы ролен башкара.

2003 елда Е. Жигаеваның «Төнне бушка уздыру» (рус. Убить вечер) фильмында, 2004 елда К. Худяковның «Югары Масловкада» (рус. На Верхней Масловке) картинасында уйный.

Кинода аеруча танылу китергән роле — А. Рыбаковның «Арбат балалары» (рус. Дети Арбата) трилогиясе буенча режиссер А. Эшпай куйган фильмда (ru) Нина Иванова роле. Аның сеңлесе Вераны Чулпан Хаматова уйный.

Режиссер П. С. Лунгин (ru) куйган 8 серияле «Үле җаннар турында эш» (рус. Дело о Мертвых душах) фильмында Инга Оболдина шәһәр башлыгы (рус. городничий) кызы ролен башкара.

Режиссерлар А. О. Балабановның (ru) «Авыртмый» (рус. Мне не больно), У. В. Шилкинаның (ru) «Алтын бозау» (рус. Золотой теленок) телефильмында, А. А. Прошкинның (ru) «Доктор Живаго» телесериалында» (ru), В. Потаповның «Дача сатыла» (рус. Продается дача) картиналарында төрле амплуадагы рольләрне башкара[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2003 — Халыкара Станиславский премиясе — «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә (Варя — «Чия бакчасы», А. П. Чехов буенча, режиссер Э. Някрошюс)
  • 2011 — Россиянең атказанган артисты
  • 2017 — «Кинотавр» ачык кинофестивале призы — «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә (реж. Кирилл Плетневның «Яндыр» (рус. Жги) фильмы).

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире — Чиләбедә институтта бергә укыган курсташы Гарольд Стрелков (1968). Унбиш ел бергә яшәгәннәр, уртак балалары юк.
2012 елның 21 декабрендә 43 яшендә кыз бала таба. Кызы Клараның атасы — Санкт-Петербург актёры, режиссёр, «Культура» телевидение каналы алып баручысы Виталий Салтыков (1970)[2].

Әдәбият үзгәртү

  1. Декабрьдә кабынган йолдызлар. Инга Оболдина. «Сөембикә», 2018 ел, декабрь, 64нче биттә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Инга Оболдина. 2020 елның 11 гыйнвар көнендә архивланган. ruskino.ru(рус.)
  2. Инга Оболдина впервые стала мамой. 7days.ru(рус.)