Имам Мөслим яки Мөслим ибнел-Хәҗҗәҗ (гарәп. أبو الحسين مسلم بن الحجاج القشيري النيشابوري‎‎), (һ. 204261 еллар, милади 821875 еллар) — мәшһүр ислам эшлеклесе, танылган хәдисләр җыентыгы - Мөслим Сәхихе (Әс-Сәхих) авторы. Тулы исеме - Әбу әл-Хөсәен Мөслим ибн әл-Хәҗҗәҗ ибн Мөслим ибн Вард әл-Кушәйри ән-Нишәбури.

Мөслим ибнел-Хәҗҗәҗ
Туган телдә исем Әбу әл-Хөсәен Мөслим ибн әл-Хәҗҗәҗ ибн Мөслим ибн Вард әл-Кушәйри ән-Нишәбури
Туган 821 ел (һ. 204)
Нисабур, Иран
Үлгән 875 ел(һ. 261 ел, 2 раҗәб)
Нисабур, Иран
Ватандашлыгы  Габбасиләр хәлифәлеге[d]
Һөнәре мөхәддис, имам

 Мөслим ибнел-Хәҗҗәҗ Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Мөслим ибнел-Хәҗҗәҗ һ. 204 елда Нисабур (Нишапур) шәһәрендә туа. Аның әтисе хәдисләр тапшыручы (равий) була, шуңа күрә Мөслим кечкенәдән хәдисләр өйрәнә башлый. Хиҗаз, Сүрия һәм Мисырда белем ала. Аннары Багдадта хәдисләрне өйрәнүне дәвам итә. Аның укытучылары арасында Бухари, Габдулла ибн Мәсләмә әл-Канәби, Хармала ибн Яхъя Сахиб Шафигый, Әхмәд ибн Йоныс кебек мөхәддисләр була. Мөслим ибн Хәҗҗәҗ шулай ук равий да була. Аңардан Әбү Авана Йакуб ибн Исхак әл-Асфараини, Тирмизи, Әхмәд бин Хәнбәл хәдис белемен алалар.

Имам Мөслим һ. 261 елның 2 рәҗәбендә туган шәһәрендә вафат була.

Хезмәтләре үзгәртү

  1. «әс-Сәхих». Җыентыкның тулы исеме - «әл-Мүснәд әс-Сәхих»
  2. «ат-Табагат»
  3. «әл-Асма вә-л-куна»
  4. «әт-Тамйиз»
  5. «әл-Мунфаридатү-л-вихдан»
  6. «Суалятү-л-имам Ахмад»
  7. «Авхами-л-мүхәддисин»
  8. «Авлади-с-сәхабә»
  9. «Афради-ш-шамиййин»
  10. «ал-Агран»
  11. «Машайих Малик»
  12. «Машайих Шоба».
  13. «Машайиху-с-Саури»
  14. «әл-Мухадрамин»
  15. «әл-Интифа би унуби-с-сиба»

Мөслимнең язган күп хезмәтләре арасында иң мәшһүре булып «әс-Сәхих» хәдисләр җыентыгы тора. Әлеге җыентык имам Бухари җыентыгы белән берлектә исламның иң абруйлы китапларыннан санала (әлеге ике җыентыкны «Сәхихәйн», ягъни "Ике сәхих" дип атыйлар). Әс-Сәхих Кутубус-Ситтага керә.

Мөслим Сәхихендә 300 000 хәдис арасыннан үзенең ысулы нигезендә сайлаган 3033 кабатланмаучы хәдисне җыя. Кабатланучы хәдисләр белән бергә җыентыкта 7275 хәдис. Хәдисләр җыентыкта билгеле бер темалар буенча бүленгәннәр: барлыгы 52 бүлек. Имам хәдисләрнең иснәденә һәм аларның сүзгә-сүз тапшырылуына зур игътибар биргән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү