Илек районы

(Иләк районы битеннән юнәлтелде)

Илек районы (рус. Илекский район) — Ырынбур өлкәсе составына керүче муниципаль район.

Илек районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 30 май 1927
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Илек[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Ырынбур өлкәсе
Халык саны 23 889 (1 гыйнвар 2018)[2]
Мәйдан 3700 км²
Рәсми веб-сайт ilek56.orb.ru(рус.)
Харита сурәте
Карта
 Илек районы Викиҗыентыкта

Административ үзәк — Илек авылы.

Халык үзгәртү

1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
21 364 22 020 38 835 36 589 28 533 28 793 25 150

Милли состав (2010): урыслар — 75,7%, татарлар — 11,8%, казакълар — 8,2%, украиннар — 1,2%.

Татарлар үзгәртү

Татарлар, нигездә, Озёрки (1395), Нижнеозёрный (680), Мохран (522) авылларында яши.

Тарихы үзгәртү

1917 гә кадәр бу торак пунктларда мәчетләр эшли. 1925-55 тә Нижнеозёрный, 1970-81 дә Озёрки авылларында татар мәктәпләре була. 

Хәзерге торышы үзгәртү

Хәзерге вакытта Озёрки авылы мәктәбендә татар теле фән буларак өйрәнелә, мәдәният йортында татар үзешчән сәнгать коллективы эшли.

Мәшһүр кешеләре үзгәртү

Озёрки авылында Советлар Союзы Герое Ф. С. Шаһгалиев һәм генерал-майор Г. И. Мөхәммәтҗанов туган, Мохран авылында Советлар Союзы Герое Ш. Ә. Гыйззәтов яшәгән.[10]

Административ бүленеш үзгәртү

Илек районы составына 15 авыл шурасы керә.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү