Ильяс Җансүгиров

Ильяс Җансүгиров (Ильяс Җансүгир улы Җансүгиров, каз. Ili'i'as Jansu'giruly Jansu'girov, 1894 елның 1мае, Дала генерал-губернаторлыгы, Җидесу өлкәсе, Капал өязе, 4нче санлы авыл — 1938 елның 26 феврале, Алматы) — шагыйрь, казакъ әдәбияты классигы, журналист, сәяси золым корбаны. Казакъ ССР язучылар берлегенең беренче рәисе (1934-1936).

Ильяс Җансүгиров
каз. Ili'i'as Jansu'girov

Ильяс Җансүгиров (1894-1938)
Казакъстан почта маркасында
Тугач бирелгән исеме: Ильяс Җансүгир улы Җансүгиров
Туу датасы: 1 май 1894(1894-05-01)
Туу урыны: Җидесу өлкәсе Капал өязе
Үлем датасы: 26 февраль 1938(1938-02-26) (43 яшь)
Үлем урыны: Алматы
Милләт: казакъ
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1917-1937
Юнәлеш: социалистик реализм
Жанр: роман, поэма, пьеса, шигырь
Иҗат итү теле: казакъ теле
Дебют: «Өмет» шигыре (1917)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
М. Горький, Ф. Габитова, И. Җансүгиров. Мәскәү, 1934

1894 елның 1маенда Дала генерал-губернаторлыгы Җидесу өлкәсе Капал өязе 4нче санлы авылда (хәзерге Казакъстанның Алматы өлкәсе Аксу районы Кызылтаң (Айтуган) авылы) күчмә казакъ гаиләсендә туган. Көтү көтә, җир эшкәртә. Якын-тирәдә мәктәп булмау сәбәпле, үз вакытында белем ала алмый. Бик иртә әнисеннән ятим кала, улын казакъ халык авыз иҗатын яхшы белгән, гарәп язуын таныган әтисе Җансүгир тәрбияли һәм укыта. Әтисеннән тире, тимер, агач эшкәртергә, думбырада уйнап, җырларга өйрәнә. Кечкенәдән Абай, Шернияз, Махамбет, Базар, Ахан, Бирҗан һ.б. акыннарның әсәрләрен укый.
1910-1917 елларда, өзеклекләр белән, Карагаш казакъ тулы булмаган урта мәктәбендә укый.

Хезмәт юлы үзгәртү

Иҗаты үзгәртү

Балачактан шигъриятне һәм сәнгатьне яратып үсә. 1917 елда «Сары-Арка» журналында «Сары-Арка» һәм «Теләк» исемле беренче шигырьләре басыла. 1927 елда «Беташар» исемле 18 битлек беренче тупламасы «Хатын-кызлар тигезлеге» журналында басыла.
Ильяс Җансүгиров — шагыйрь, драматург, прозаик, фельетончы, сатирик, журналист, тәрҗемәче. Казакъ теленә Г. Гейне, В. Гюго, М.Ю. Лермонтов, Н.А. Некрасов, Г. Тукай, В.В. Маяковский, М. Горький, Д. Бедный, Вс. Рождественский һ. б. 100 дән артык әсәрен тәрҗемә иткән, алар арасында А.С. Пушкинның «Евгений Онегин» романы, ике поэмасы, 30 шигыре дә бар.
Казакъ халык авыз иҗатын барлауда хезмәте зур.
Казакъ халкының шуралар хакимияте өчен көрәшен чагылдырган «Иптәшләр» романын, «Дала», «Колагер» поэмаларын язган. «Дуслар» романында сыйныфлар көрәшен, «Үч» пьесасында Ватандашлар сугышын сурәтли. «Колагер» поэмасы казакъ әдәбиятының классик әсәрләре рәтенә керә.

Гаилә хәле үзгәртү

1919 елда, 25 яшендә, әтисе таләбе буенча, туганнан туган абыйсының толхатыны Җәмигага өйләнә. Ике елдан гаилә таркала, уртак балалары булмый.

1921 елда Аманша Берентаевага өйләнеп, аның белән 7 ел яши. Уртак балалары булмый. 1925 елда Мәскәүгә, журналистлар институтына укырга киткәндә, авырлы хатынын тутасы Балдыбалы карамагында калдыра, Ильяс киткәч, Аманша үлә.

1928 елда Мәскәүдән Кызыл-Урдага (1925 елга кадәр Ак-Мәчет) кайта. Сәдвакас Оспановның ике туган сеңлесе 16 яшьлек Батима Әхмәт кызы Түләбаевага өйләнә. Әдәбият-сәнгатьне яхшы белгән, думбырада уйнап-җырлаучы Батима белән дә аерылышалар. Балалары:

  • кызы Сайра, сабый чагында вафат.
  • улы Саят (1930), тау инженеры, техник фәннәр кандидаты. Саятның хатыны Фәридә (Ф. Габитованың туганы), кызлары Җамал (1956), Резеда (1958).

1932 елда электән яратып йөргән 29 яшьлек Фатыйма Габитовага өйләнә. Аның беренче иреннән туган балаларын уллыкка ала. Балалары:

 
Ф.З. Габитова (1903-1968)
  • кызы Өмет Җансүгирова (Карсакбаева) (1933), табиб. Өметнең улы Нурлан Карсакбаев (1958-1985).
  • кызы Ильфа Җансүгирова (Җандусова) (1935), алман теле укытучысы. Ильфаның балалары: кызлары Һаҗәр (1959), Динар (1961), Җанар (1963), Фатыйма (1970), улы Кенен (1976).
  • улы Булат Габитов (Җансүгиров) (1937-2004), кинодраматург, режиссер. Балалары: кызлары Җәмилә (Габитова) (1958), Ләйлә (Җансүгирова) (1967), Умиль (Габитова) (1971).
  • уллыкка алган улы Җанибәк Сүлиев (1923-1943), Бөек Ватан сугышында һәлак була.
  • уллыкка алган улы Азат Сүлиев (1930-1997), тюрколог, рус теленнән тәрҗемәче.

Хәтер үзгәртү

  • 1965 елда Алматы өлкәсе Аксу районының үзәге Абрамовка исеме Җансүгиров авылы (2013 елга кадәр ш.т.б.) итеп үзгәртелә.
  • 1972 елда Талдыкурган шәһәренең Җидесу университетына әдипнең исеме бирелә.
  • 1984 елда, әдипнең 90 еллыгына, Талдыкурганда әдәби музее ачыла.
  • Казакъстан язучылар берлеге Ильяс Җансүгиров исемендәге әдәби премия булдырган.
  • Алматы, Талдыкурган һ.б. шәһәрләрдәге урамнарга, мәктәпләргә исеме бирелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү