Ильяс Кудашев-Ашказарский

татар театрына нигез салучы, музыкант һәм театр эшлеклесе, Хезмәт Батыры

Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев-Ашказарский (рус. Ильясбек Батыргареевич Кудашев-Ашказарский; 1884 елның 3 март, Казан1942 елның 31 декабрь, Казан) — татар театрына нигез салучы, музыкант һәм театр эшлеклесе, Хезмәт Батыры (1926).

Ильяс Кудашев-Ашказарский
Туган телдә исем Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев
Туган 3 март 1884(1884-03-03)
Ырынбур
Үлгән 31 декабрь 1942(1942-12-31) (58 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Хөсәения мәдрәсәсе
Һөнәре музыкант, театр актеры
Бүләк һәм премияләре   Хезмәт Батыры

 Ильяс Кудашев-Ашказарский Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ырынбурда туып үсә. 1899 елда Хөсәения мәдрәсәсенең урта курсын тәмамлый. 19001904 елларда Казанда Укытучылар мәктәбендә укый. 1904 елда кире Ырынбурга кайта һәм мәктәптә укыта башлый. Педагогик эше белән бергә татар театры труппасын төзи.

"Мин Самара-Ырынбур тимер юлындагы Яңа Сергиевка станциясендә машинист Батыргәрәй Габделсаләм

улы һәм Мәрьям Нигъмәтулла кызы Кудашевлар гаиләсендә туганмын. Әти-әнием чыгышлары белән Уфа губернасы Бәләбәй өязе Богады вулысы Шланлыкүл авылы крестьяннарыннан". (Ашказарскийның

автобиографиясеннән).[1]

Иҗат үзгәртү

1907 елның 10 февралендә Ырынбурда халык йорты бинасында Николай Гогольнең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 апрельдә Ф. Халидинең «Морат Сәлимов», А. Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен куя. Шулай итеп, атаклы «Сәйяр» труппасы - беренче татар профессиональ труппасы барлыкка килә. «Сәйяр» - Нур театры һәм бүгенге Татар академия театрының нигезе булып тора. Труппа "Русиядә И. Б. Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге беренче мөселман драма артистлары труппасы" дип йортелә. Аның беренче артистлары - Нурулла Гайнуллин, Әхмәт Ишморатов-Кулалаев, Нуретдин Хәйретдинов-Ахундов, Вәлиулла Мортазин-Иманский, соңрак аларга Кудашев-Ашказарскийның ике туган энесе Нури Сакаев килеп кушыла. 1907 елның маенда труппа беренче гастрольгә чыгып китә (Идел буйлап Самара, Казан, Сембер, Түбән Новгород якларына). 1907 елның августында труппага C. Гыйззәтуллина-Волжская һәм Г. Кариев кушыла. Үзара каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, 1907 елның ахырында И. Ашказарский труппадан китә. Алга таба ул музыкаль спектакльләр-водевильләр, концертлар куя, яңа труппалар оештыра. И. Ашказарский пианинода, скрипкада, гармунда, мандолинада уйный, җырлый, нәфис сүз сөйли. 1928-1929 елларда Татар академия театрында администратор вазифасын алып бара. Соңыннан эстрада сәнгате белән шөгыльләнә.

Истәлек үзгәртү

1926 елны, Татар театрының 20 еллыгы уңаеннан, Кудашев-Ашказарский Хезмәт Батыры исеменә лаек була.

Чыганак үзгәртү

Илялова, И. Г. Камал театры артистлары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.

Сылтамалар үзгәртү

  1. Татарский государственный академический театр имени Галиасгара Камала. Сто лет. В двух томах. Второй том стр.92, archived from the original on 2012-03-25, retrieved 2011-05-26