Илшат Фәрдиев

«Челтәр компаниясе» генераль директоры

Илшат Шәех улы Фәрдиев, 31 август 1960 ел ― Россия сәнәгать һәм дәүләт эшлеклесе, «Челтәр компаниясе» генераль директоры. Сарман районының мактаулы гражданы (2019).

Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 31 август 1960(1960-08-31) (63 яшь)
Туу урыны Әнәк
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d]
Бүләкләр
орден Почёта "Qazannıñ 1000 yıllığı istälegenä" medal орден «Аль-Фахр»

Биографиясе үзгәртү

1960 елның 31 августында Татарстан АССРның Актаныш районы Әнәк авылында туган.

1983 елда «Шәһәр һәм авыл хуҗалыгы сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлый.

1983-1985 елларда «Тукай " кошчылык фабрикасында электромонтер һәм өлкән инженер булып эшли. 1985-1990 елларда тимер-бетон эшләнмәләр заводының баш энергетигы була. 1990-1995 елларда-Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштырылган колонна башлыгы.

1995-1997 елларда Нур Баян исемендәге Татарстан Республикасы Актаныш районы авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе рәисе була. 1997-1998 елларда - Актаныш районы администрациясе башлыгы, 1998-1999 елларда — Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе башлыгы.

1999-2010 елларда «Татэнерго»ның генераль директоры була. 2010-2012 елларда-Татарстан Республикасы премьер − министры урынбасары-республиканың энергетика министры.

2012 елның маеннан Илшат Фәрдиев - «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры (Казан).

Шулай ук җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә — икенче (2000-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче чакырылыш (2009-2010) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була.

Казанышлары үзгәртү

  • 2021 ―   Дуслык ордены (РФ) ― күпьеллык намуслы хезмәте өчен[1]
  • -Почет ордены (2007) һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән (2005)
  • -Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2003)
  • -2007 елда иң югары мөселман бүләге — «Әл-Фәхр " ордены белән бүләкләнә
  • -Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы «(2004), Энергетика предприятиесенең иң яхшы җитәкчесе " (2002)
  • -Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2002)
  • -Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2006)
  • -Шулай ук «Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады» халыкара форумының мактаулы билгесе белән бүләкләнгән
  • -«Ел менеджеры-2001» Россия конкурсы һәм «Ел җитәкчесе» республика конкурсында җиңүче (2001, 2004)
  • -«Россия икътисады лидеры-2003» исеменә лаек булган
  • Сарман районының мактаулы гражданы (2019)[2]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Диләрә, чыгышы белән Үзбәкстаннан [3], ике кызы. Төпчек кызы Алсу (1991―2021) ― эшмәкәр: «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ, «Рубаи» ҖЧҖ, «Нигез» ҖЧҖ һәм «Түбән Кама агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗаларыннан берсе, Зәй шикәре ҖЧҖ Директорлар советы әгъзасы. 2021 елның 6 июлендә Мәскәүнең көнбатышында урамда электр самокатында юл кичүен хәрәкәтне тыя торган кызыл утта чыгып барганда, югары тизлек белән килүче номерсыз БМВ машинасы (йөртүчесе 19 яшьлек Хренов фамилияле Башкортстан кешесе булып чыга) бәрдерә, алынган травмалардан яшь хатын шунда үлә[4][5].

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү