Илфак Смаков — башкорт эстрадасының күренекле җырчысы. Башкортстанның (1978) һәм Россиянең (1989) атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты (1985).

Илфак Смаков
Туган телдә исем Илфак Мөҗип улы Смаков
Туган 2 гыйнвар 1940(1940-01-02)
Чакмагыш районы, Рапат авылы
Үлгән 27 май 1993(1993-05-27) (53 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре җырчы (баритон)
Бүләк һәм премияләре РСФСР халык артисты - 1989БАССР халык артисты - 1985

Илфак Смаков Чакмагыш районының Рапат исемле татар авылында туып үскән.

Уку еллары үзгәртү

Мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укыганда, Уфада сәләтле укучыларның республика олимпиадасында беренче зур уңышка ирешә. Башкорт халык җыры “Азамат”ны һәм Әкрам Даутовның “Әниемә хат”ын искиткеч осталык белән башкарып, бәйгедән лауреат исеме белән кайта. Уфа сәнгать училищесында, мөгаллимә Миләүшә Мортазинның сыйныфында укый. Училищеда белем алганда, төрле дәрәҗәле иҗат бәйгеләрендә катнаша. Дүртенче курста укыганда Мәскәүдә, эстрада артистлары Бөтенроссия ярышында дипломант исеме ала.[1]

Иҗат үзгәртү

Илфак Смаков 1963 елдан башлап, гомеренең азагына кадәр Башкортстан дәүләт филармониясендә хезмәт итте. Илфак Смаковның концерт репертуарында Башкортстан композиторларының вокаль әсәрләре һәм татар, башкорт халык җырлар өстенлек итә. Татар белән башкортлар яшәгән төбәкләрне үз концерт программасы белән урап чыга. Илфак Смаков башкаруындагы

кебек дистәләрчә популяр җырлары татар һәм башкорт җыр сәнгатенең алтын фондына кереп калды.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Дәрәҗәле исемнәре һәм дәүләт бүләкләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү