Илдус Илешев (17 май 1957(19570517), БАССР, Күгәрчен районы, Югары Сирбай) ― дәүләт эшлеклесе, политолог, филолог, дипломат, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре кандидаты (1990), сәясәт фәннәре докторы (2000), профессор (2003).

Илдус Илешев
Туган 17 май 1957(1957-05-17) (66 яшь)
Югары Сирбай, Кугарчинский сельсовет[d], Күгәрчен районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре докторы[d]

Биография үзгәртү

Илдус Гобәйдулла улы Илешев 1957 елның 17 маенда БАССРның Күгәрчен районы Югары Сирбай авылында туган. 1980 елда В. И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтын тәмамлый.

1980-1981елларда Башкорт дәүләт университетының чит телләр кафедрасы укытучысы.

1981-1983 елларда ул Совет армиясе сафларында хезмәт итә.

1983-1984 елларда — "Уфагорремстрой" трестының Комсомол комитеты секретаре.

1984-1992 елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкорт филиалының чит телләр кафедрасы укытучысы, өлкән мөгаллиме.

1992-1994 елларда Башкорт дәүләт педагогика институтының өлкән укытучысы, "Адонав" ТОО коммерция директоры.

1994-1997 елларда халыкара һәм милли мәсьәләләр бүлеге баш белгече була.

1997-1999 елларда — АКШ институтларында галим-тикшеренүче.

1997-2005 елларда ул өлкән фәнни хезмәткәр, Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, Башкорт дәүләт университеты хокук институты директоры булып эшли.

2005-2010 елларда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары — Башкортостан Республикасының мәдәният һәм милли сәясәт министры.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре тел һәм милләт сәясәте, этнополитик конфликтлар, федерализм проблемаларына; төрки телләрнең һәм немец телләренең чагыштырма синтаксисына багышланган.

Илдус Гобәйдулла улы 70 тән артык әсәрнең авторы һәм редакторы, шул исәптән 5 монография. Хезмәтләре чит илләрдә басылган (Бөекбритания, АКШ, Төркия, Израиль).

Төп фәнни әсәрләре:

  • «Языковые права народов в европейском измерении: опыт государств-членов ОБСЕ», 2002, Уфа: Гилем, 226 стр.(монография)
  • «Язык и политика в многонациональном государстве», Уфа: Китап, 2000 (монография).

Кайбер чит ил басмалары:

    1. Nation-Building and Minority Rights in Post-Soviet Russia: the Case of Bashkortostan // Democracy and Pluralism in Muslim Eurasia. — London: Frank Cass: 2003;
    2. Bashkortostan and Russia After the Soviet Union: the Unfinished Agenda //The Turks, vol. VI, 2002: P.431 — 438, Ankara;
    3. Russian Federalism: Political, Legal, and Ethnolingual Aspects — А View From the Republic of Bashkortostan// Nationalities Papers. — New York, Dec.1998. — Vol. 26. — No. 4. P. 723—761;
    4. Russian Regional Views on Federalism: Republic of Bashkortostan// Federalism in Russia: How Is It Working? — Washington, DC: US National Intelligence Council and US Department of State' s Bureau of Intelligence and Research, 1998; P. 21-22;.
    5. From Linguistic Russification to Linguistic Federalism or Back?: On the Ethnolingual Situation in Bashkortostan// Anthropology and Archeology of Eurasia. — Washington, DC, Fall 1998. — Vol. 37. — No.2, P. 12 — 31;.
    6. Tightening the Federation: Will Russia’s Autonomies Disappear?// Analysis of Current Events. — New York: Association for the Study of Nationalities, July 1997.-Vol.9. — No. 7, P. 6-8.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгының Мактау грамотасы (2007)
  • Башкортостан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007)
  • 2022 ― Россия Президентының Почет грамотасы ― илнең тышкы сәяси курсын тормышка ашыруга зур өлеш кертүе өчен[1]

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Илешев Гобәйдулла Шәрип улы
  • Әнисе — Галина Мәрфуга Гали кызы
  • Улы — Илешев Назар Илдус улы (беренче никахыннан)
  • Хатыны һәм кызы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Распоряжение Президента Российской Федерации от 01.09.2022 № 267-рп. Официальный интернет-портал правовой информации

Сылтамалар үзгәртү