Илдар Сәетов, Илдар Ширкәт улы Сәетов (1957 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР Бакалы районы Бакалы2020 елның 14 октябре, РФ, БР, Уфа) — драма актеры, РФ атказанган (2008), БР халык (2002) артисты. 1983―2020 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры.

Илдар Сәетов
Туган телдә исем Илдар Ширкәт улы Сәетов
Туган 25 гыйнвар 1957(1957-01-25)
СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы , Бакалы
Үлгән 14 октябрь 2020(2020-10-14) (63 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре драма актеры
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены
РФ атказанган артисты — 2008Башкортстанның халык артисты — 2002

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1957 елның 25 гыйнварында БАССР Бакалы районы Бакалы авылында туган. Бакалыда 2- санлы урта мәктәпне тәмамлагач, кирпеч заводында эшли, хәрби хезмәтен үти. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр сәнгате факультетын ( Р.В. Исрафилов, П.Р. Мельниченко курсы) тәмамлаган (1983)[1]

 
И. Ш. Сәетов

2020 елның 14 октябрендә Уфада вафат. Актер озак авырган, катлаулы операция кичергән булган[2].

Иҗаты үзгәртү

1983―2020 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында актер булып хезмәт итә.

Уйнаган рольләре үзгәртү

Гафури театрында үзгәртү
  • адвокат Нагело «Елый белми торган хатын» (Женщина, которая не умеет плакать) Э. де Филиппо
  • Андрей «Өч кыз туган» (Три сестры) А.П. Чехов
  • Буштец «Рядовойлар» А. Дударев
  • Великатов «Талантлар һәм баш иючеләр» (Таланты и поклонники) А.Н. Островский
  • Вилдан «Бибинур, һай, Бибинур» Флорид Бүләков
  • граф Федерико «Печән өстендәге эт» (Собака на сене) Л.де Вега
  • капитан Казарян «Ярлыкау» Мостай Кәрим
  • Кудашев «Соңгы патриарх» Азат Абдуллин
  • Кудашев «Унөченче рәис» Азат Абдуллин
  • Кудимов «Өлкән ул» (Старший сын) А.В. Вампилов
  • Тимербай «Эх, дускаем Байтимер» Р. Кинҗәбаев
  • Тулпар «Оч, Тулпарым» Флорид Бүләков
  • Ялчыгул «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
  • Чесвик «Күке оясы» (Пролетая над гнездом кукушки)
  • Бәпәнәй «Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга»
  • Кнуров «Бирнәсез кыз» А.Н. Островский
  • Гыйззәт «Гап-гади авыл тарихы»
  • Ырыскул «Ак пароход» Чыңгыз Айтматов
  • Насыйр «Бервакыт санаторийда»
  • Сталин, Рәшит Галиб «Әхмәтзәки Вәлиди Тоган»
  • Лемур «Мулла» Туфан Миңнуллин
  • Ялчыгул «Шәүрәкәй»
  • Семенов «Каһым-түрә»[3] һ.б

Фильмографиясе үзгәртү

  • 2003 ― «День хомячка» ― полковник Безухов
  • 2005 ― «Медведь» ― Омар
  • 2016 ― «Кыргый» (режиссеры Ф. Утарбаева) ― табиб-хирург

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Бакалинская земля: история и люди (Бакалы энциклопедиясе). Уфа, 2010 ISBN 978-5-85051-512-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү