Илдар Маняпов, Илдар Илдус улы Маняпов (1983 елның 19 мае, Праһа) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты (премьер), БР халык артисты (2014), С. Юлаев премиясе лауреаты (2016). 2022 елның сентябреннән ― Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжы (Уфа) директоры.

Илдар Маняпов
Туган телдә исем Илдар Илдус улы Маняпов
Туган 19 май 1983(1983-05-19) (40 яшь)
Праһа
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Башкортстан дәүләт хореография көллияте[d]
Һөнәре балет биючесе, көллият директоры
Җефет Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе
Балалар кызы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1983 елның 19 маенда Праһада (Чехия) туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәге көллият) (БР халык артисты Ю. Ушанов сыйныфы) тәмамлаган (2001).
2001 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә.

2022 елның сентябреннән ― Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы (ba) директоры (моңа кадәр сәнгать җитәкчесе булып эшләгән)[1].

Иҗаты үзгәртү

Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә (Уфа) катнашып килә (партнерлары Н. Сологуб (Дрезден), М. Думченко (Петербург, Мария театры), К. Кретова (Мәскәү, Кремль балеты), Ю. Мияке (Тойота-Сити-Балет).

Репертуар үзгәртү

  • Х. Левенсхольд «Сильфида» — Джеймс
  • А. Адан «Жизель» — Альберт, Курляндия герцогы
  • Л. Минкус «Дон Кихот» — Базиль, Эспада
  • Л. Минкус «Баядерка» — Солор, Раджа
  • Л. Минкус «Пахита» — Люсьен
  • И. Штраус «Зәңгәр Дунай» — Франц, Граф, Франт
  • «Шопениана» — яшүсмер шагыйрь
  • П. Чайковский «Аккош күле» — Зигфрид, шаһзадәнең дуслары
  • П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл» — Дезире
  • П. Чайковский «Щелкунчик» — Щелкунчик-шаһзадә, Француз курчагы
  • А. Глазунов «Раймонда» — Жан де Бриен
  • Б. Асафьев «Бахчисарай фонтаны» — Вацлав
  • С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта» — Ромео, Парис
  • С. Прокофьев «Көбикә» — Шаһзадә, Вакыт, Бию укытучысы, Рус биюе
  • Ж. Бизе — Р. Щедрин «Кармен-сюита» — Тореро
  • К. Караев «7 гүзәл» — Баһрам
  • А. Хачатурян «Спартак» — Спартак
  • Л.Степанов, З. Исмәгыйлев «Торна җыры» — Йомагул
  • Л. Исмәгыйлева «Аркайым» — Самбулат
  • П. Овсянников «Том Сойер» — Индеец Джо


Концерт номерлары үзгәртү

  • «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.)
  • «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе)
  • «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
  • «Адәмһәм Һава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе)
  • «Октет» (Э.У. Элгар муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)

Гастрольләре үзгәртү

Театр белән Италия (2003, 2010), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005, 2007), Таиланд (2006, 2008), Бразилиядә (2007) һ.б. илләрдә чыгыш ясый.

Шәхси ангажемент үзгәртү

Греция (2008), Алмания (2009), Испания (2010), Франция (2010).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2008 БР атказанган артисты
  • 2014 БР халык артисты
  • 2016 Салават Юлаев премиясе — «театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен»[2]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе, БР халык артисты.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү