Илдар Жандарёв, Илдар Вилһелм улы Жандарёв (1966 елның 3 гыйнвары, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү) — РФ телевидение режиссеры һәм алып баручысы. РФ кинематографистлар берлеге һәм РФ телевидениесе академиясе әгъзасы. «Иң яхшы интервью алучы» номинациясендә ТЭФИ премиясе лауреаты (2009)[1]

Илдар Жандарёв
Туган телдә исем Илдар Вилһелм улы Жандарёв
Туган 3 гыйнвар 1966(1966-01-03) (58 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт төзелеш университеты
Һөнәре TV алып баручысы, режиссер
Җефет Анна
Бүләк һәм премияләре ТЭФИ премиясе ТЭФИ премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1966 елның 3 гыйнварында Мәскәүдә татар гаиләсендә туган. «инженер» белгечлеге буенча В. В. Куйбышев исемендәге Мәскәү инженер-төзелеш институтын (1993 елдан Мәскәү дәүләт төзелеш университеты) тәмамлаган (1989).

19891991 елларда алган белгечлеге буенча эшли. Аннары тележурналистикага күчә.

Тележурналистика үзгәртү

1991 елдан Борис Берман (ru) белән бергә телевидениедә күп төрле тапшырулар һәм ток-шоулар иҗат итә.

1991 елда Россия-1 каналының «К-2» студиясендә «Кызыл юл» (рус. Абзац), «Сюжет», «Диафрагманы үбү» (рус. Поцелуй в диафрагму) һәм «Сериаллар бүлеге» (рус. Сериальный отдел) тапшыруларын әзерләп, алып бара.

1999 елда НТВ каналына күчеп, «Кызыклы кино» (рус. Интересное кино) фильмнар циклын әзерли.

2001 елның апрелендә ТВ-6 каналына күчеп, «Кызыклы кино» һәм «Беркетмәсез» (рус. Без протокола) программаларын алып бара.

2003 елдан Беренче каналда эшли, башта «Кызыклы кино» программасын, 20042014 елларда «Кызыклы кино» Берлинда» тапшыруын әзерләп, алып бара. 20042013 елларда Мәскәү халыкара кинофестивалендә (ru) ачылу һәм ябылу тантаналарын алып баручы була.

2006 елдан, Борис Берман белән берлектә, театр, кино, шоу-бизнес йолдызлары катнашында «Төнгә каршы» (рус. На ночь глядя) проектының[2] автордашы. 2007 елдан «Красный квадрат» телекомпаниясенең «Кишер-сары» һәм «Кызыл» студияләре әзерләүче тапшыруда Григорий Лепс, Наталья Негода, Тина Канделаки, Виктор Сухоруков, Александр Балуев, Никита Михалков, Михаил Турецкий, Максим Дунаевский, Сергей Шнуров, Андрей Кончаловский, Николай Цискаридзе, Елена Ваенга, Дима Билан һ. б. билгеле шәхесләр катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2009 — «Иң яхшы интервью алучы» номинациясендә ТЭФИ премиясе.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТЭФИ-2009. Русская служба BBC, 27.09.2009
  2. На ночь глядя