Изге Ана җәмигы каршындагы композиторлар мәктәбе

Изге Ана Җәмигы каршындагы композиторлар мәктәбе - XIII гасырдагы Европаның иң алдынгы полифония мәктәбе.

Тарих үзгәртү

XII гасырның уртасында яңа музыка стиле формалаша. Париждагы Нотр-Дам мәктәбе музыка мәдәниятенең иң мөһим бер үзәгенә әверелә, XIII гасырның уртасына кадәр Европа музыка алгарышының юлын билгеләп бара. Европа музыка белгечләре белән Нотр-Дам мәктәбенең үсеш еллары ике чорга бүленә:

  1. Леонин һәм аның замандашлары
  2. Перотин һәм аның замандашлары

Леонин чорындагы язмалар исемсез рәвештә диярлек кенә сакланган. Хәтта Леонин һәм аның кардәше Алберт магистры тарафыннан истәлекләр сакланмаган дип әйтеп була. Фәкать, XII гасырның 60чы елларында Леонинның Органум ел китабы (“Magnus Liber organi de gradali et antiphonario”) бастыруы мәгълүм, ягни бу китап замани композиторлар мәктәбе тәҗрибәсенең ачышлар таныклыгы.

Breves dies hominis, Изге Ана мәктәбе

XII-XIII гасырлар дәвамында китап күп тапкыр эшкәртелгән һәм яңартылган. Безгә кадәр сакланган мисалы 2-4 тавышлы органумнардан тора, шул исәптә Бөек Перотин язмалары да.

Шулай да карагыз үзгәртү

Париждагы Изге Ана җәмигы