Идрис Кәлимуллин

Идрис Кәлимуллин – күренекле актер һәм популяр җырчы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, Бөтенрусия эстрада конкурслары лауреаты.

Идрис Кәлимуллин
Туган телдә исем Идрис Батыршәех улы Кәлимуллин
Туган 30 март 1965(1965-03-30) (59 яшь)
БАССР, Илеш районы, Шәммәт
Яшәгән урын Максим Рыльски урамы[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы, театр артисты
Сайт http://www.sayar-idris.ru/

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Идрис Кәлимуллин Илеш районының Шәммәт авылында туган. Кечкенәдән җырларга, бигрәк тә театр уйнарга яраткан. Шушы мавыгулар аны 1982 елда Уфа дәүләт сәнгать институтына алып килгән.

Институтны тәмамлаганнан соң Идрис Батыршәех улы Уфада яңа гына барлыкка килгән Яшь тамашачы театрында эш башлый. Сәләтле актерны тиз күрәләр, ул труппаның әйдәүче актеры булып китә. Әмма Идрис эзләнүләр юлын сайлый һәм менә инде ул — яңа гына ачылган «Нур» татар дәүләт театрында тамашачының яраткан актеры.

Киләсе борылыш 1997 ел белән бәйле. Идрис Кәлимуллин театрдан китә һәм үз эшен ача. Әйтергә кирәк, сәхнәгә багышланган дистә елда ул 20дән артык кабатланмас образ тудырган. Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак”ында — Бакый, Илдар Юзеевның “Кыз казлары артыннан” әсәре буенча куелган спектакльдә — Малик, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сында — Сәлимҗан, Шекспирның “Ромео белән Джульетта”сында Ромео һәм башка рольләрне чагу башкарып, тамашачы күңелен яулый актер.

Театрдан китеп, Идрис “Сәйяр” дигән үз эстрада театрын булдыра. “Сәйяр” тиз арада популярлык яулый һәм бүген дә уңышлы эшләвен дәвам итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү