Идел буе татарлары тарихы (монография)

татар тарихы буенча инглиз телендә китап

«Идел буе татарлары тарихы»[1], яки «Идел буе татарлары: Милли сыгылмалылык профиле» (ингл. The Volga Tatars: A Profile in National Resilience) — 1986 елда АКШның Калифорния штатында Стэнфорд университеты тарафыннан инглиз телендә нәшер ителгән гыйльми хезмәт (монография)[2] . Авторы — Калифорния университеты профессоры Азадә-Гайшә Рорлих (ингл. Azade-Ayşe Rorlich). Хезмәтнең төп максаты — бай чыганакларга таянып, татар халкының гражданлык, этник тарихын тасвирлау. Автор татар халкының авыр елларда да үзенең милли мәдәниятен, сәнгатен саклап кала алуын ассызыклап, киләчәктә дә яшәячәгенә ышаныч белдерә[3].

Идел буе татарлары
ингл. The Volga Tatars

Автор:

Азадә-Гайшә Рорлих

Жанр:

монография

Оригинал теле:

инглиз

Серия:

Studies of nationalities in the USSR

Нәшер итүче:

Hoover Institution Press, Stanford University

Чыгарылыш:

1986 ел

Битләр:

288

ISBN:

ISBN 0-8179-8391-0

Эчтәлек үзгәртү

Зур күләмле бу хезмәт 3 кисәктән, һәр кисәге берничә бүлектән тора. Монографиянең исеме — «Идел буе татарлары» дигән сүзләрдән соң «Милли сыгылмалылык профиле» дип куелган. Хезмәтнең һәр бүлеге исеменнән соң, автор күбесенчә хәзерге заман татар шагыйрьләре шигырьләреннән өзекләрне эпиграф итеп китерә.

Беренче кисәк үзгәртү

Беренче кисәк 1—4нче бүлекләрне эченә ала.

I бүлек. Идел буе татарларының килеп чыгышы үзгәртү

Автор бу бүлектә «татар» этнонимының тарихына туктала, әлеге исем белән билгеле булган халыкның килеп чыгышы турында карашларга анализ ясый. «Татар» этнонимы турында С. Соловьёв, Г. Перетяткович(рус.), Н. Карамзин, И. Березин, В. Григорьев(рус.), Н. Чернов, Н. Калинин, Н. Фирсов, М. Худяков, А. Смирнов, С. Толстой, Н. Воробьев, Т. Трофимова(рус.), Н. Дмитриев, М. Тихомирнов(рус.), В. Бартольд язган хезмәтләргә таяна. Авторга татар халкының исеме һәм килеп чыгышы турында борынгы төрки, Көнчыгыш галимнәренең, XIX—XX гасыр галимнәре Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Баттал, З. Вәлиди, А. Халиков, Ф. Вәлиев, Л. Җәләй, М. Зәкиев, М. Госманов, Х. Гыймади, Я. Абдуллин карашлары да таныш. Киң чыганаклар нигезендә автор хәзерге татарларның монгол түгеллеген, төрки халык булуын, хәзерге татарларның Идел буе болгарларыннан килеп чыгуын, аларның формалашуында кыпчакларның катнашуын дәлилли. Үзенең хезмәтен «Идел буе татарлары» дип атаса да, бу исемнең Урал, Себер татарларын да үз эченә алуын ассызыклый, аңа Кырым татарларын кертми.

II бүлек. Болгар дәүләте үзгәртү

Бүлектә Болгар дәүләтенең кайчан барлыкка килүе, Азов-Дон буйларыннан болгар кабиләләренең Идел буена күчеп килү сәбәпләре, Идел-Кама буендагы Болгар дәүләтенең чикләре, шәһәрләре, тормышы, мәдәнияте, галимнәре турында мәгълүматлар китерелгән. 922 елда Болгарга Багдад илчелеге килү, рәсми рәвештә ислам динен кабул итү, илчелек сәркатибе Ибн Фадлан язмалары, Идел буе Болгар дәүләтенең Рус дәүләте һ. б. халыклар белән сәүдә, икътисади, мәдәни мөнәсәбәтләре турында сүз алып барыла.

III бүлек. Монгол басып алучылары үзгәртү

Бу бүлектә монголларның 1228, 1232 елларда ясаган һөҗүмнәре, болгарларның басып алучыларга каршы көрәше, бИдел буе Болгагар дәүләтенең Алтын Урда кул астындагы хәле тасвирлана. 1256—1502 елларда Алтын Урда тәхетендә утырган ханнарның хронологик таблицасы да китерелә.

IV бүлек. Казан ханлыгы үзгәртү

Казан ханлыгының 1437—1552 еллардагы тарихы яктыртыла. Идел буе Болгар дәүләте җимерелгәннән соң, Казан ханлыгы барлыкка килү, ханлыкның элекке башкаласы, Казанның Мәскәү белән хәрби, сәяси, икътисади, мәдәни мөнәсәбәтләре турында мәгълүматлар китерелгән. Казан ханлыгында мәктәп-мәдрәсәләр, кулъязма китаплар, әдипләр, ханлыкның икътисади хәле, аның Урта Азия, Себер, Кавказ, Төркия белән элемтәләре яктыртыла. Касыйм ханлыгы тарихына да урын бирелгән. Казан ханлыгының хронологиясен эченә алган таблица китерелә.

Икенче кисәк. Идел буе татарлары һәм Рус дәүләте үзгәртү

Икенче кисәк 5-9нчы бүлекләрне эченә ала.

V бүлек. Казан ханлыгын аннексияләү, Россиянең татарларга карата сәясәте үзгәртү

Бу бүлектә Казан ханлыгы Иван IV тарафыннан басып алынганнан соң, анда яшәгән халыкларның башыннан кичкән газаплары, татарларны көчләп чукындыру, җирен-байлыгын талап, илдән куу, татарларга карата алып барылган милли-колониаль изү сәясәте тасвирлана. Татар халкының төрле җирләргә таралуы, Степан Разин, Емельян Пугачев хәрәкәтендә катнашуы, императрица Екатерина II нең татарларга ясаган кайбер ташламалары (мәчет салырга рөхсәт итү, мөфтилек оештыру) сәбәпләре күрсәтелә. Христиан миссионерлары Лука (Конашевич), Н. Ильминский һ. б. ларның татарларны көчләп чукындыру, мәктәп-мәдрәсәләрне эзәрлекләү, әлеге чор халык мәгарифе мәсьәләләренә урын бирелгән.

VI бүлек. Дин исеме астындагы реформизм үзгәртү

Бүлек татар зыялылары Г. Курсави, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов, М. Бигиев, Г. Ибраһимов, З. Камали, Г. Килдешев һ. б. эшчәнлеге белән таныштыра. Аларның халык мәгърифәтенә керткән өлеше, халыкта уяну, торгынлыктан чыгуның беренче адымнары сурәтләнә. Вәисевчеләр эшчәнлеге, Урал-Себер татарларының мәктәп-мәдрәсәләре хәле, Иж-Бубый мәдрәсәсен тар-мар итү сәбәпләре, Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае темасы яктыртыла.

VII бүлек. Дөньяви-дини симбиоз үзгәртү

Бу бүлектә сүз татар мәгърифәтчелеге турында бара. Күренекле мәгърифәтчеләр И. Хәлфин, Г. Мәхмүдов, К. Насыйри, Х. Фәезханов эшчәнлеге киң яктыртыла. Татар басма сүзе барлыкка килү, Казан, Ырынбур, Уфа, Петербург, Әстерхан һ. б. шәһәрләрдә татар китапчылыгы тарихы, татар телендә вакытлы матбугат ачу өчен көрәш, җәмгыяте хәйрияләрнең урыны һ. б. мәсьәләләр тикшерелә. Ишми ишан һ. б. кадими ислам әһелләре эшчәнлегенә дә урын бирелә

VIII бүлек. Белемлелек үзгәртү

Бүлектә татар уку йортларының программаалары, мәдрәсәләр тарихы, татар мәктәпләренә карата патша хакимияте алып барган эзәрлекләү сәясәте, татар яшьләре өчен рус уку йортларына керү мөмкинлеге булмау, аларның Каһирә, Бәйрут, Истанбул, Женева, Сорбонна, Япония, Кытай, Америка уку йортларына белем алу өчен китә башлаулары күрсәтелә. Татар халык мәгарифе өлкәсендә хезмәт куйган зыялылар турында мәгълүматлар китерелә.

IX бүлек. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте үзгәртү

Җәдитчелек, «пантюркизм» темасы яктыртыла. 1905 елның 17 октябрь манифестыннан соң татарларда иҗтимагый хәрәкәт төрле яклап (социал-революционерлар, социал-демократлар, большевиклар, меньшевиклар) тасвирлана. Садри һәм Һади Максудилар, Гаяз Исхакый, Фуат Туктаров, Галиәсгар Камал, Г. Терегулов, Х. Ямашев турында мәгълүматлар китерелә. Большевикларның пропаганда эшендә «Азат», «Азат халык», «Казан мөхбире» газеталарын файдалануына, беренче большевистик «Урал» газетасына туктала. Шулай ук Беренче һәм Икенче Бөтенроссия мөселман съездлары, I—IV Дәүләт Думасы мөселман фракциясе турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Өченче кисәк. Идел буе татарлары һәм Советлар Союзы үзгәртү

Өченче кисәк 10—12нче бүлекләрне эченә ала.

X бүлек. Инкыйлаб мәдәни автономиясеннән ТАССРга хәтле үзгәртү

Бу бүлек 1917 елгы Февраль революциясеннән Татарстан АССР оештырылуга кадәрге чорны эченә ала. Милли Шура, Хәрби Шура, Казан мөселман комитеты, Мөселман социалистлар комитеты, РКП(б)ның Көнчыгыш халыклары коммунистлар оешмасы, Милләтләр эше халык комиссариаты, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе эшчәнлеге сурәтләнгән. Татар-башкорт республикасы, Татарстан республикасын төзү өчен көрәш темалары яктыртыла. Инкыйлабтан соң татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә милли мәктәпләр, милли матбугат, мәдәният учаклары ачылу тасвирлана. ТАССР оештыру эшендә М. Вахитов, К. Якуб, Г. Ибраһимов, Һ. Маликов, И. Галиев, М. Конов һ. б. керткән өлеш белән танышырга була. Татар солдатларынң Ватандашлар сугышы чорында төрле фронтларда корал тотып көрәшүе сурәтләнә. Бүлектә ТАССР географик картасы, статистик мәгълүматлар да урын алган.

XI бүлек. Милли коммунизм һәм ТАССР: Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан үзгәртү

Бу бүлектә яктыртылган темалар: ТАССРда татар телен гамәлгә кертү буенча эшләр, татар теленең терминологиясен тудыру буенча эшчәнлек, Яңалифкә күчү, аны кириллицага алыштыру, культура революциясе, Үзәк белән Татарстан, КПССның Татарстан ӨК, ХКШ, ҮБК, РКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы, С. Сәетгалиев, Солтангалиев, солтангалиевчелеккә каршы көрәш, татар мәдәнияте һәм әдәбияты торышы һ. б. 1920-еллар уртасында башланган сәяси террор сәбәпле татар халкы һәм аның мәдәнияте зур югалту кичерүе ассызыклана. 1941 елда Мәскәүдә үткәрергә әзерләнгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы турында әйтелә.

XII бүлек. Мәдәният сыгылмалылыгы һәм Икенче бөтендөнья сугышыннан соң милли үзаңлылык үзгәртү

Соңгы бүлектә татар халкының саны, күпме өлеше чит төбәкләрдә яшәве, татар мәктәпләренең хәле, аларда укучыларның елдан-ел кимүе, матубугат-нәшрият эшләре торышы, татар телендә китап басуның кимүе турында сүз бара. ТАССРда ислам диненең торышына, сугышчан атемзмга игътибар ителә. Бөек Ватан сугышыннан соң татар әдәбияты үсеше турында шактый мәгълүмат бирелгән. Прозаиклар, драматурглар, шагыйрьләр, татар әдәбияты тарихын өйрәнүче галимнәр, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге уңай бәяләнә.

Монография «Йомгаклау сүзе» белән тәмамлана. «Кушымта» итеп, I—IV Дәүләт Думасының татар-башкорт депутатлары исемлеге (биографияләре белән«), Искәрмәләр», хезмәттә очраган «Исемнәрнең һәм төрле шәһәр, вакытлы матбугат, аерым оешмаларның әлифба буенча күрсәткече» китерелгән. Китап ахырында бай библиография китерелгән. Татар халкы тарихының төрле якларына бәйләнешле карталар, таблицалар белән тулыландырылган.


  Бу хезмәт — Татарстанның борынгы заманнардан алып Совет чорын кертеп тарихын, мәдәниятен һәм сәясәтен төрле яклап күзәтүче яхшы язылган китап. Автор төрле мәсьәләләрне үз эченә алган күп кенә төрек һәм татар чыганакларына һәм мәкаләләренә таяна. Шулай ук кызыклы татар шигырьләре дә кертелгән[4]
Кевин Брук (Kevin Brook), генетик генеалогия буенча белгеч һәм тарихчы, китаплар һәм мәкаләләр авторы
 

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Әбрар Кәримуллин. Язмыш, язмыш. К.: ТКН, 1996 ел, 208нче бит. ISBN 5-298-00601-9
  2. The Volga Tatars. Rorlich A.-A. rusneb.ru
  3. Әбрар Кәримуллин. Америка галиме татарлар турында. Казан утлары, 1989 ел, июнь
  4. The Volga Tatars: A Profile in National Resilience by Azade-Ayşe Rorlich. goodreads.com, 12.04.2019(ингл.)