Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе

Татарстан Республикасында Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе көне 922 елның 21 мае дип исәпләнә.

Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе

Алтарих үзгәртү

Заманында Һуннар каһынлыгына кергән болгарлар соңрак аннан аерылып чыгып китәләр, ләкин үз-үзләрен һуннар варислары дип санауларын дәвам итәләр. Һун походларында катнашканнан соң, болгарлар Түбән Идел буенда урнаша, анда Бөек Болгар иле дәүләтен барлыкка китерә. Дәүләт VII йөзнең башында Кубрат хан хакимлеге чорында чәчәк ата. Хәзәрләр көчәю белән туры килгән Кубрат үлеменнән соң Аспарух ханы (644-700 еллар) җитәкчелегендәге болгарларның бер өлеше Дунай буена күченә. Биредә алар җирле халыкны җитәкли, 681 елда Дунай Болгариясе дәүләтенә нигез сала.

Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләре турындагы риваятьләр үзгәртү

  • Беренче версия буенча, болгарларның күбесе күчеш вакытында төрки һәм монголларның борынгы дине тәңречелек динендә булган. Бәлки, болгарлардан башка дин тарафдарлары да булгандыр, мәсәлән, христианнар, зороастрийлылар яки Төньяк Кавказ халыклары динендә дә булгандыр, ләкин бу хакта фактлар юк.

Хәзәрләр белән гарәпләр арасында сугыш озак еллар буе бара. 737 елда гарәпләр җиңә. Аларның Мәрвән исемле җитәкчесе ханга әйтә: “Без сезне басып алдык, әмма артык борчылмагыз, без сезгә кагылмабыз, ләкин ислам динен кабул итәсез”. Теге ислам динен кабул итәргә мәҗбүр була.[1] Мәрван походыннан соң 737 елда, Болгар кәбиләләре яңа урынга мөселман булып күченгән. Һәрхәлдә, Ибн Фадлан: «без аларның бердәм ислам динен кабул иткән биш меңгә якын ир-ат һәм хатын-кыздан торган кабиләсен күрдек. Бу кабилә бәрәнҗәр дир атала». Шул ук вакытта бәрәнҗәр исеме Хәзәр шәһәрләренең берсе булган һәм, үз чиратында, Хәзәр яки Болгар кабиләләренең берсе шулай аталган[2].

  • Икенче версия буенча, ислам биредә сәүдә белән шөгыльләнгән Хорезм тарафдары эшчәнлеге нәтиҗәсендә тарала һәм киң территорияне яулап ала, шул исәптән хәзерге Иран һәм Әфганстан өлеше дә керә. Бу гипотезаның бер риваяте сакланган. Әл-Гарнати буенча, «Болгар «сүзенең мәгънәсе – галим кеше икән». Эш шунда ки, мөселман сәүдәгәрләренең берсе безгә Бохарадан килгән, ә ул медицинаны яхшы белгән факих булган. Патша хатыны авырып китә, патша үзе дә авыр чир белән авырып китә.

Тик аларның чире көчәя, шуңа күрә алар икесе дә үлемнән курка башлый. Һәм сәүдәгәр аларга әйтә: «Әгәр мин сезне дәваласам һәм төзәлеп китсәгез, минем динемне кабул итәсез". Алар риза булалар. Ул аларны дәвалый, алар төзәлә һәм ислам динен кабул итәләр, һәм аларның иле дә ислам динен кабул итә.

  • Югарыда санап үтелгән фаразлардан тыш, ислам диненең Идел буе Болгариясенә үтеп керүенең тагын бер версиясе бар. Бу версия Мөхәммәд пәйгамбәребезнең өч сәхабәсе килү белән бәйле. Шуларның берсе – Габдерахман бине Зөбәер, хан кызы Туйбикәне дәвалый, аңа өйләнә һәм Болгар династиясенә нигез сала. Бу риваятькә өстәп, әлеге сәхәбәләрнең каберләре XVII гасырга кадәр сакланган, диләр. Ә хакыйкатне ялган фаразлар, буш фикерләр һәм саф ялган дип исәпләүчелер дә бар[1].

Ислам диненә күчүнең әһәмияте үзгәртү

Дәүләт дине исламны игълан итү болгар халкы тормышында яңа сәхифә ачса, элек ул күп санлы төрки нәсел берлекләренең берсе генә булса, хәзер ислам цивилизациясенең Төньяк форпостына әверелә. Ислам динен дәүләт дине дип игълан итү дәүләт суверенитетын игълан итү белән бер. Хәзәр каһанлыгы бу фактка кискен карый. Татарстанда 21 май Идел Болгарында исламны рәсми кабул иткән көн буларак билгеләп үтелә[3].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү