[2]

Игра районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1 июнь 1937
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Игра
Административ-территориаль берәмлек Удмуртия
Халык саны 36 494 (1 гыйнвар 2018)[1]
Мәйдан 2266,9 км²
Рәсми веб-сайт igra.udmurt.ru(рус.)
Харита сурәте
Карта
 Игра районы Викиҗыентыкта

Игра районы (рус. Игринский район, удм. Эгра ёрос) — Удмуртиянең үзәгендә урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Игра поселогы.

География үзгәртү

Як Район яки регион
Төньяк-көнчыгыш
Кез районы
Төньяк Балезино районы
Көнбатыш Красногорское районы
Көньяк-көнбатыш Селты районы
Көньяк Якшур-Бодья районы
Көньяк-көнчыгыш Шаркан районы
Көнчыгыш Дебёсы районы

Тарих үзгәртү

Район Зура һәм Дебёсы районнарының кечерәйтү нәтиҗәсендә 1937 елның 1 июлендә барлыкка килгән. Бөек Ватан сугышы вакытында, 1941-1943 елларда, район территориясендә Ижау - Балезино тимер юлы төзелеше алып барылган. 1963 елда район нигезендә Игра авыл районы һәм Игра сәнәгать районы барлыкка киләләр, 1965 елда район хәзерге чикләренә кергән.

Халык үзгәртү

1970[3], % 1979[4], % 1989[5], % 2002[6], % 2010[7], %
50 310 44 755 45 869 42 850 38 200

Милли состав: удмуртлар — 61 %, урыслар — 36 %, татарлар — 1,5 %[8].

Татарлар үзгәртү

Игра районында татарлар 1940-50 елларда, районда агач әзерләү тармагының нык үсүе белән бәйле рәвештә килеп урнаша. Татарлар (нигездә, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән югары әзерлекле нефть белгечләре) күченүенең икенче дулкыны 1970-елларның 1 нче яртысына туры килә һәм бу районда нефть чыгара башлау белән бәйле.

Административ бүленеш үзгәртү

Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның
саны
Халык[9],
кеше
(2007 ел)
Мәйдан,
га
Беляевское авыл җирлеге Беляевское 10 1018 13400
Зура авыл җирлеге Зура 12 3555 18100
Игра авыл җирлеге Игра 2 22381 5065
Кабачигурт авыл җирлеге Кабачигурт 9 1506 11100
Комсомольское авыл җирлеге Комсомолец 9 1705 20790
Кушья авыл җирлеге Кушья 1 649 1600
Лоза авыл җирлеге Лоза 3 1251 20100
Лонки-Ворцы авыл җирлеге Лонки-Ворцы 3 751 4400
Лозолюк авыл җирлеге Лозолюк 11 718 13935
Мужбер авыл җирлеге Мужбер 9 687 10100
Яңа Зятцы авыл җирлеге Яңа Зятцы 13 1385 44900
Сеп авыл җирлеге Сеп 7 883 7700
Сундур авыл җирлеге Сундур 8 1224 6700
Чутырь авыл җирлеге Чутырь 8 2172 24400
Факел авыл җирлеге Факел 7 3566 24400

Социаль инфраструктура үзгәртү

19 мәктәп (15 урта мәктәп), 23 балалар бакчасы, башлангыч мәктәп-бакча (Чемошур), ятимнәр өчен мәктәп-интернат, коррекцион мәктәп-интернат, балалар йорты ; 5 хастаханә, 25 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 32 мәдәният йорты, 29 китапханә, 2 санаторий һәм бер өлкәне өйрәнү музее эшли.

Икътисад үзгәртү

Авыл хуҗалыгы предприятиеләр, агач эшкәртү, җитен эшкәртү предприятиеләре.

Нефть чыгару үзгәртү

Игра район территориясендә нефты чыгару 1973 елда башланды. Көнбатыш-Красногорское, Есенейское, Красногорское, Карсовай, Сундур-Нязин һәм Чутырь чыганаклары.

ММЧ үзгәртү

Федераль һәм региональ ММЧдан башка урындагы "Светлый путь" газетасы чыгарыла.

Искәрмәләр үзгәртү