Иван Яков улы Строд (рус. Иван Яковлевич Строд; 18941938) — совет гаскәр башлыгы, Беренче бөтендөнья сугышы һәм Ватандашлар сугышының катнашучы.

Иван Строд
Туган телдә исем Иван Яков улы Строд
Туган 10 апрель 1894(1894-04-10)
Люцин шәһәре, Люцин өязе, Витебск губернасы, Россия империясе
Үлгән 4 февраль 1938(1938-02-04) (43 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Выстрел[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр, военный командир, анархист, язучы
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре

Биография үзгәртү

Иван Строд 1894 елның 10 апрелендә фельдшер гаиләсендә туган. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, прапорщик чинында сугышны тәмамланды.

1918 елда Кызыл Армиягә керә. Нестор Каландаришвили әтрәдендә партизан булып йөргән. 1918 елда пленга эләгә, 1919 елның декабренә кадәр Олёкминскида төрмәдә утыра. Иреккә чыккач, партизаннар әтрәден җитәкли.

1920 елның октябреннән Ерак Көнчыгыш Республикасы армиясендә кавалерия отрядының командиры. 1921—1923 елларда — батальон командиры, һәм полк командиры ярдәмчесе; Якутск фетнәсенең бастыруда катнаша.

1923 елда Д. П. Донскойның партизан әтрәден бетерә.[1]

Ватндашлар сугышыннан соң үзгәртү

1927 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый һәм большевикларның Россия коммунистик партиясенә керә. Шул ук елда ЭККАдан чыгарыла, аннан соң Томскта Осоавиахимда эшли.

1938 елда репрессияләнә.

Бүләк һәм премияләр үзгәртү

  • Георгий Крестының тулы кавалеры
  •       Кызыл байрак орденнары (1922, 1924, 1924)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2010-02-28, retrieved 2012-02-26 

Тышкы сылтамалар үзгәртү