Иван Плотников (4 сентябрь 1925 ел — 13 июль 2011 ел) — ССCР һәм Россиянең галим-тарихчысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, полковник. Тарих фәннәре докторы (1967), профессор (1968), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1985).

Иван Плотников
Туган 4 сентябрь 1925(1925-09-04)
Кәрәләү, Бөре кантоны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 13 июль 2011(2011-07-13) (85 яшь)
Екатеринбург, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче Урал дәүләт тау университеты һәм Урал дәүләт университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Иван Плотников 1925 елда Аскын районы Королев авылында крестьян гаиләсендә (әнисе — Агриппина Евсеевна, кыз фамилиясе Останина, атасы — Федор Николаевич Плотников, гражданнар сугышында партизан-блюхер булган) туган. Иванга өч яшь тулганда, атасы гаиләсен ташлап, яңа гаилә кора. 1928 елда әнисе Иван белән Караидел районы Байкы авылына күчеп килә.

Иван Плотниковның хезмәт юлы 13 яшендә башлана: башта ташчылар бригадасында кирпеч ташый, 14-15 яшендә көтүче, 1941 елның җәендә Караидел машина-трактор станциясендә (МТС) комбайнер ярдәмчесе булып эшли. Бу вакытта туганнары янында яши[1].

1947 елдан Башкорт АССРның Караидел һәм Аскын районы урта мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1949 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый, аннары Урал университеты янындагы аспирантурага укырга керә. Аны 1954 елда тәмамлый, «Коммунистическая партия Советского Союза — вдохновитель и организатор героического труда советской интеллигенции в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.)» темасына кандидатлык диссертациясе яклый[2]. 1954 елдан Екатеринбург югары уку йортларында эшли. 1962-1975 елларда — Тау институтында кафедра мөдире, 1975-1992 елларда — Урал дәүләт университетында кафедра мөдире[3] булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни кызыксыну сферасы — Россиянең көнчыгышында гражданнар сугышы тарихнамәсе һәм тарихы проблемасы, бигрәк тә Уралда, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта 1917-1922 елларда большевиклар һәм большевикларга каршы көчләрнең каршы торуы, шулай ук Бөек Ватан сугышы тарихы.

СССРның һәм Россия Федерациясенең югары уку йортлары министрлыгының берничә Советына керә, югары уку йортлары өчен тарих буенча берничә уку программасы автордашы. Озак вакыт СССР Фәннәр академиясенең (соңыннан Россия Фәннәр академиясе)[4] «Россия революцияләр тарихы» гыйльми советы әгъзасы, Урал секциясе рәисе була. Беренчел документлар белән актив эшли, Россия үзәге һәм көнчыгыш белән Казакъстанның 60-тан артык архив документларын өйрәнә. Свердловск өлкәсенең Дәүләт архивында аның шәхси фонды урнашкан.

Аның фәнни җитәкчелеге астында илледән артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якланган.

800-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 31 монография авторы. Кайбер хезмәтләре:

    • Плотников И. Героическая эпопея Уральской партизанской армии Блюхера. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1986. — 400 с.
    • Плотников И. Ф. Во главе революционной борьбы в тылу колчаковских войск: Сибирское (Урало-Сибирское) бюро ЦК РКП(б) в 1918‒1920 гг. — Свердловск: Изд-во Урал. ун-та, 1989. — 336 с.
    • Плотников И. Ф. Смута: [Рев. события в Белорец. округе в 1918 г.]. — Уфа: Китап, 1994. — 176 с.
    • Плотников И. Кто убил Колчака? // Родина. — 1995. — № 1. — С. 50‒52.
    • Плотников И. Ф. Александр Васильевич Колчак. Жизнь и деятельность. — Ростов-на-Дону: Феникс, 1998.
    • Плотников И. Ф. Правда истории. Гибель Царской Семьи. — Екатеринбург: Свердловская региональная общественная организация «За духовность и нравственность»; [М.: Паломник], 2003. — [528 с.] ISBN 5-9900008-1-2
    • Плотников И. О команде убийц царской семьи и её национальном составе // Урал. — 2003. — № 9. — С. 229‒237.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • ике Кызыл Йолдыз ордены
  • 16 медаль
  • В. Н. Татищев һәм Г. В. де Генин исемендәге премия лауреаты (1999)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Плотников И. Ф. (14 июля 2006). Плотников Иван Федорович. Проект "Я помню" — воспоминания ветеранов Великой Отечественной Войны. 2018-09-13 тикшерелгән.
  2. Плотников, Иван Федорович. Коммунистическая партия Советского Союза — вдохновитель и организатор героического труда советской интеллигенции в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.) (Текст): Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидата исторических наук. Оф. сайт РГБ. 2018-09-13 тикшерелгән.
  3. ПЛОТНИКОВ Иван Федорович. Уральская Историческая Энциклопедия. әлеге чыганактан 2018-09-13 архивланды. 2018-09-13 тикшерелгән.
  4. ПЛОТНИКОВ Иван Федорович. Историческая энциклопедия Сибири. 2018-09-13 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

    • Уральскому университету — 70 лет. Свердловск, 1990;
    • Филатов В. В. Отечества пользы для… // К 75-летию Уральского горного института (1917—1992). Екатеринбург. 1992;
    • Уральский государственный университет в биографиях, Екатеринбург, 1995;
    • Чернобаев А. А. Историки России. Кто есть кто. Саратов, 1998;
    • Со святой верой в победу. Екатеринбург, 2000.

Сылтамалар үзгәртү