Иван Палантай (Иван Степанович Ключников, 12 (24) апрель 1886 — 11 июнь 1926) — мари совет композиторы.

Иван Палантай
Туган телдә исем Иван Степанович Ключников
Туган 24 апрель 1886(1886-04-24)
Россия империясе, Казан губернасы, Чабаксар өязе, Кокшамары авылы
Үлгән 11 июнь 1926(1926-06-11) (40 яшь)
ССРБ, Мәскәү
Күмү урыны Туруновское кладбище[d]
Милләт мари
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре композитор

Биография үзгәртү

Иван Палантай Казан губернасы Чабаксар өязенең Кокшамары авылында (хәзер Мари Илнең Звенигово районына карый) крестьян гаиләсендә туа.

1905 елда Казан музыкаль училищесы карамагындагы регент (дирижёр) курсларга укырга керә. 1906 елда, революцион демонстрациядә катнашу сәбәпле кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла, ярты елдан соң Вологда губернасы Вельск шәһәренә сөргенгә сөрелә. Анда ул сәяси тоткыннардан һәм җирле халыктан хор оештыра.

1909—1915 елларда Пермь губернасының Усолье һәм Ылыс шәһәрләрендә тора.

1918 елда Краснококшайскига кайта, 1919 елда урындагы укытучылар семинариясендә музыка һәм җыр укытучы урынына билгеләнә.

19191926 елларда хор өчен күп әсәрләрне язган.

1926 елның 11 июньдә вафат була. Мәскәүнең Ваганьково зиратында күмелә, 1972 елда Йошкар-Оланың Туруново зиратында яңадан күмелә.

Истәлек үзгәртү

 

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү