Костин Иван Михаил улы (7 октябрь, 1946, Борок авылы, Түбән Кама районы, Татарстан АССР) — сәнәгатьче.[1]

Иван Костин
Туган 7 октябрь 1946(1946-10-07) (77 яшь)
Түбән Кама районы, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Пермь милли тикшеренү политехника университеты[d]
Һөнәре эшмәкәр
Иван Костин
сәнәгатьче
Туган көне:

7 октябрь1946(1946-10-07) (69 яшь)

Туган урыны:

Борок авылы, Түбән Кама районы, Татарстан АССР

Бүләкләре:
Орден «Знак Почёта»
Файл:Костин ИМ.jpg
Иван Михайлович Костин

1997-2002 елларда — "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры.

2002-2009 елларда — "Мотовилиха заводлары" ААҖ генераль директоры.

Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе.

Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Белеме үзгәртү

1969 елда Пермь политехника институтының "Тау машиналары һәм комплекслары" факультетын тәмамлап, инженер-механик белгечлеген ала.

Хезмәт юлы үзгәртү

Хезмәт юлын 1962 елда Әлмәт шәһәренең "Татнефтепроводстрой" берләшмәсендә эшче-электрик буларак башлый. Институтны тәмамлагач, Пермь шәһәренең тау-шахта җиһазлары заводында механик, смена мастеры, механик җыю цехы башлыгы булып эшли.

1974 елда, "КАМАЗ" төзелеше барган чорда, туган ягына әйләнеп кайткач, күп еллар буе Кама автомобил заводының төрле структураларында эшләп, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары булып күтәрелә. 1996-1997 елларда — "КАМАЗ" АҖнең беренче вице-президенты һәм башкарма директоры. 1997 елның 1 февралендә "КАМАЗ" акционерларының чираттан тыш җыелышы аны "КАМАЗ" АҖ генераль директоры итеп сайлый.

"Кыска фамилияле" җитәкчеләр кайсы-кая китеп беткәч, бөлгенлеккә төшкән һәм миллиардлаган бурычы булган "КАМАЗ"ны коткарып калу эше Иван Костин җитәкчелегендәге "камикадзелар командасы" җилкәсенә төшә. Иван Михайлович яңа җитәкчелекне күп еллар дәвамында завод өчен җан атып яшәгән тәҗрибәле һәм яшь кадрлардан туплый. "Камазпәрвәрләр" җиң сызганып эшләгән биш ел буе генераль директорның эш өстәленнән "Прорвёмся!" сүзе язылган кәгазь төшмәде. Ниһаять, 2002 елның 26 апрелендә, "КАМАЗ"ны илнең иң зур автомобилләр җитештерү комплексы буларак яңадан аякка бастыру эше тәмам булгач, акционерлык җәмгыятенең бурычларын реструктурлаштыру һәм аның базар киңлекләрен зурайту эше һәм сәнәгый, һәм сәяси тәҗрибәсе булган, Мәскәү кабинетларына һәм чит илләрдәге хакимият-кәсәбәчелек коридорларына үтеп керә белгән Сергей Когогинга тапшырыла. Иван Костинга Пермь шәһәренең "Мотовилиха заводларын" "КАМАЗ" үрнәге буенча" торгызу эше йөкләнә. 2009 елда Иван Михайлович Костин лаеклы ялга чыга. Аны "Мотовилиха заводлары"ның яңа хуҗасы булган "Русь" берләшмәсендә киңәшче итеп калдыралар. Ә предприятиенең яңа генераль директоры итеп Иван Костинның "камикадзелар командасында" эш тәҗрибәсе туплаган һәм моңа кадәр "КАМАЗ"да генераль директор урынбасары-башкарма директор булып эшләгән Юрий Клочков билгеләнә.

Элеккеге хезмәттәшләре әле бүген дә Иван Михайловичны "КАМАЗ" җитәкчелегендә булган иң кешелекле һәм гадел кеше" дип искә алалар.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике улы һәм бер кызы бар.

Бүләкләре үзгәртү

  • РФ Дәүләт премиясе лауреаты (2001)"
  • РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2002),
  • "Мактау Билгесе" ордены.
  1. Костин Иван Михайлович на сайте НеСекретно, archived from the original on 2005-03-31, retrieved 2016-04-17