Иван Дуке Маркес (исп. Iván Duque Márquez, 1976 елның 1 августы, Колумбия, Богота) — Колумбия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, 20142018 елларда сенатор. 2018 елның 7 августынннан Колумбия байрагы Колумбия президенты.

Иван Дуке Маркес
Колумбия байрагы Колумбия президенты
Вазыйфага керешкән
2018 елның 7 августы
Аңа кадәр Хуан Мануэль Сантос
Колумбия сенаторы
Вазыйфада
2014 елның 20 июле – 2018 елның 10 апреле
Шәхси мәгълүмат
Туган 1 август 1976(1976-08-01)[1][2] (47 яшь)
Богота, Колумбия
Сәяси фирка Колумбия демократик үзәге
Җефет Maria Juliana Ruiz[d]
Әни Juliana Márquez Tono[d][3]
Әти Иван Дуке Эскобар
Белем Американский университет[d], Җорҗтаун университеты[d], Гарвард университеты һәм Sergio Arboleda University[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1976 елның 1 августында Колумбия башкаласы Боготада туган. Әтисе Иван Дуке Эскобар (19372016) шахталар министры (1985—1986), Антьокия департаменты губернаторы (1981—1982) һәм Милли регистратор (1998—2002) була.

Колумбиянең Серхио Арболеда университетында юриспруденция һәм АКШта Америка университетында халыкара икътисадый хокук өйрәнә. Джорджтаун университетында дүләт идарәсен үтә, Гарвард бизнес мәктәбендә укый.
1999 елдан Анд үсеш корпорациясе киңәшчесе булып эшли. Соңрак финанс министры Хуан Мануэль Сантосның (булачак Колумбия президенты) киңәшчесе була.
20012013 елларда Америкаараүсеш банкында (BID) эшли: 20012010 елларда Колумбия, Перу һәм Эквадорның башкарма директораты өлкән киңәшчесе вазифасында, 20102013 елларда — мәдәният, иҗат һәм бердәмлек бүлеге башлыгы.
Колумбиянең элекке президенты Альваро Урибеның киңәшчесе (2010 елның 31 маенда Газзә ярлары буенда Израиль белән Төркия арасында килеп чыккан инцидентны тикшерү буенча БМО халыкара комиссиясе эше вакытында).
2014 елда Колумбиянең демократик үзәге һәм уң коалициядән Сенатка сайлана.

2018 елгы президент сайлаулары үзгәртү

2017 елның декабрендә Колумбиянең демократик үзәгеннән президентлыкка кандидат була. Беренче турда 39 % тавыш җыя һәм сайлауларның икенче турына үтә. Икенче турда 53, 97 % : 41. 81 % тавыш җыеп, көндәше Густаво Петроны җиңә[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү