Иван Минчов Вазов (9 июль 1850 ел22 сентябрь 1921 ел) — киң билгеле болгар шагыйрьләрнең берсе, еш кына «болгар әдәбияты аксакалы» дип атыйлар. Аның иҗатында ике тарихи эпоха — болгар милли яңаруы һәм азат Болгариянең аякка басу чорлары чагылыш тапкан. Болгар Фәннәр академиясе академигы, Болгар Язучылар берлегенең мактаулы рәисе, 1897 елның 7 сентябреннән 1899 елның 30 гыйнварына кадәр Болгар Халык партиясыннан мәгариф министры була.

Иван Вазов

Тугач бирелгән исеме: болг. Иван Минчов Вазов[1]
Туу датасы: 9 июль 1850(1850-07-09)[2]
Туу урыны: Сопот[d], Госман империясе[3]
Үлем датасы: 22 сентябрь 1921(1921-09-22)[2][4][5][…] (71 яшь)
Үлем урыны: София, Өченче Болгария патшалыгы[d][6][7]
Эшчәнлек төре: шагыйрь, новеллачы, язучы, драматург, хөкемче, тәрҗемәче, сәясәтче, прозачы, тәнкыйтьче
Жанр: Эпос һәм лирическая поэзия[d]
Дебют: «Борът» шиғыры

Биографиясе үзгәртү

 
Иван Вазов туган йорт. Пловдив өлкәсенең Сопот шәһәре.

Иван Вазов Сопот шәһәре саудагәре Минчо Вазов гаиләсендә 1850 елның 9 июлендә (иске ысул буенча 27 июнендә) туган. Иванның ике абыйсы: Георги Вазов һәм Владимир Вазов — генераллар, ә тагын бер абыйсы Борис Вазов — җәмәгать эшмәкәре һәм сәясәтче.

Иван Вазов училищеда белем ала, яшьтән ук рус әдәбияте белән таныша, шулай ук грек һәм төрек телләрен өйрәнә.

1866 елда Пловдив гимназиясенең 4-се чинына укырга керә, монда француз телен өйрәнә, Пьер Беранже һәм Виктор Гюго шигърияте белән мавыга.

1897 елдан Вазов — Халык фиркасе әгъзасе һәм Константин Стоилов кабинетында халык мәгарифы министры була.

Иван Вазов Софияда 1921 елның 22 сентябрендә, өйендәге төшке аш вакытында апасы Выла һәм кыз туганы Сыбка янында якты дөнъядан китә. Мәрхүм янында министрлар Стоян Омарчевский, Михаил Турлаков һәм Александр Радолов килә. Табиб Сарафовка исә әдипнең үлемен расларга гына кала[8].

24 сентябрьдә Иван Вазов гәүдәсе салынган табутны билгеле болгар әдипләре башкаланың Святая Неделя чиркәвенә алып бара. Левкий епискобы Варлаам Константинов һәм 65 священник катнашлыгында христиан дине буенча җеназаны митрополит Видинский (Неофит Караабов) укый. Мәрхүм белән хушлашырга патша килә, министрлар, баш шәһәр мэры, башка дәүләтләрнең илчеләре, депутатлар һәм язучылар җыела.

 
Иван Вазының соңгы портреты. Авторы Александр Вадиков.



1920 ел.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Иван Вазов
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. http://www.virtualtourist.com/travel/Europe/Bulgaria/Oblast_Grad_Sofiya/Sofia-379460/Things_To_Do-Sofia-Aleksander_Nevski_Cathedral-BR-2.html
  4. http://www.britannica.com/EBchecked/topic/624238/Ivan-Vazov
  5. Encyclopædia Britannica
  6. Deutsche Nationalbibliothek Record #118804057 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. http://www.lonelyplanet.com/travel-tips-and-articles/76194
  8. Вазов спи под камък от Витоша — 24chasa.bg

Сылтамалар үзгәртү