Иван Петрович Болодурин (19051943) — Советлар Берлеге каһарманы.

Иван Болодурин
Туган 1905(1905)
Иске Чишмә, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1943(1943)
Рипкы районы[d], Чернигов өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия империясе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Тормыш юлы үзгәртү

Болодурин Иван Петрович Түбән Кама районының Иске Чишмә авылында туган. Милләте буенча — рус. 1941 елның сентябрендә армиягә алына. 77 нче укчылар дивизиясенең 234 нче гвардия полкында пулеметчылар бүлекчәсе командиры, гвардия сержанты. Иван Болодурин Днепр аша төп батальонны күчерү максатында оештырылган махсус төркемдә башка сугышчылар белән берлектә бик мөһим сугышчан бурычны уңышлы үтәп чыга. Бу батырлыгы, кыюлыгы һәм куркусызлыгы өчен Болодуринга һәм аның белән бергә булган 8 сугышчыга, үзләре һәлак булганнан соң, 1944 елның 15 гыйнварында Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.