Ибраһим Газизуллин

Ибраһим Газизуллин (Ибраһим Галим улы Газизуллин, рус. Ибрагим Галимович Газизуллин (Газизулин)) – Советлар Берлеге Каһарманы (1944), өлкән лейтенант.

Ибраһим Газизуллин
Туу датасы 3 июнь 1919(1919-06-03)
Туу урыны Чиләбе
Үлем датасы 30 май 1944(1944-05-30) (24 яшь)
Үлем урыны Румыния
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре авиация
Дәрәҗә
ССРБ Хәрби-Һава көчләре өлкән лейтенанты
ССРБ Хәрби-Һава көчләре өлкән лейтенанты
Җитәкчелек иткән эскадрилья командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин орденыКызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Чиләбедәге һәйкәл-стела. 1988

1919 елның 3 июнендә Чиләбе шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Татар. Әнисе – Фатиха Газизуллина Кукмара районыннан.[1] Чиләбе шәһәренең 58- санлы мәктәбенең 7 сыйныфын, аннары Чиләбе трактор заводы каршындагы ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбен тәмамлаган. Слесарь булып эшләгән. Эштән буш вакытта аэроклубка йөри. 1939 елда Чиләбе шәһәренең Ленин районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. 1940 елда Молотов (хәзерге Пермь) шәһәрендә очучыларның хәрби һава мәктәбен тәмамлый.[2]

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1943 елның 25 гыйнвареннан хәрәкәттәге армиядә. Калинин, Воронеж, Дала (1943 елның 20 октябреннән II Украина фронты) фронтларында хәрәкәт итә. 5- һава гаскәренең 1- Кировоград гвардия авиакорпусының 292- (1944 елның 5 февраленнән 9- гвардия) һөҗүм итүче һава дивизиясенең 667- (1944 елның 5 февраленнән 141- гвардия) авиаполкында 2- эскадрилья командиры урынбасары (соңрак командиры) була.

Батырлыгы үзгәртү

1944 елның 12 гыйнварена Ил-2 очкычында дошман өстенә 90 тапкыр очыш ясап, күп санда транспорт чарасы, гаскәр, хәрби техниканы юкка чыгара. 32 танк, 105 автомашина, 12 зенит-туп батареясын тар-мар итә, 3 ягулык складын, 4 корал складын, 10 ягулык цистернасын яндыра, 450 дошман гаскәриен сафтан чыгара. 16 очышта дошманның 7 очкычын бәреп төшерә. 1944 елның 1 июл указы нигезендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Үлеме үзгәртү

Ләкин батырга бүләкне алырга насыйп булмый. 1944 елның 30 маенда, Румыниянең Яссы шәһәреннән 10 чакрым ераклыкта, очучы И. Газизуллин һәм укчы Василий Журавлевның очкычы зенит утына эләгеп, һавада яна.[3]

Хәтер үзгәртү

  • Чиләбе шәһәрендә урамга, 58- мәктәпкә, Чиләбе трамваена исеме бирелгән.
  • Кукмара эшчеләр бистәсендә урамга исеме бирелгән.[4]
  • Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясе (элекке 58- мәктәп) бинасына ядегәрлек такта беркетелгән.
  • 58- мәктәп каршында һәйкәл (стела) урнаштырылган (13.09.1988).[5]
  • 1-Һөнәри укуханә (элекке ФЗӨ мәктәбе) бинасында барельефы урнаштырылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кислицын А.С. За землю родную. Чиләбе, 1967;
  2. Герои Советского Союза — наши земляки. Казан, 1982.
  3. Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000.
  4. Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. Т.1. Мәскәү, 1987.
  5. Донченко С. Флагман штурмовой авиации. Киев: Политиздат Украины, 1988.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү