Шакирова Зөлфия Мәскүр кызы (1965 елның 5 июне, Югары Аташ авылы, Чакмагыш районы, Башкорт АССР) ― совет һәм Россия эстрада җырчысы. Татарстан Республикасының атказанган (2001) һәм халык (2012), Башкортстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык (2022) [2] артисты.

Зөлфия Шакирова
Туган 5 июнь 1965(1965-06-05)[1] (58 яшь)
Югары Аташ, Чакмагыш районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты[1]
Һөнәре җырчы
Эш бирүче Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе[1]
Бүләк һәм премияләре Татарстан халык артисты — 2012«Фидакарь хезмәт өчен» медале — 2021
БР халык артисты

Биографиясе үзгәртү

Шакирова Зөлфия Мәскүр кызы 1965 елның 5 июнендә Башкорт АССРның Чакмагыш районы Югары Аташ авылында туган.[3]

Зөлфия Мәскүр кызы бала чактан ук җырчы булырга хыялланган.

Үз авылында мәктәп тәмамлаганнан соң ул Уфа сәнгать училищесына укырга керә, 1982 елда аны уңышлы тәмамлый (хәзер Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Сәгыйтова Фәрзәнә Фәткулла кызы классы). Шул ук елда Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлегенә укырга керә. 1983 елда Стәрлетамак мәдәният-агарту училищесын тәмамлап,Казанда Галиәскәр Камал исемендәге драма театрында эшләп йөргән якташы Җәвит Шакировка кияүгә чыга. Зөлфия Шакирова Казан консерваториясендә профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында укуын дәвам итә. Укытучысы З.Шакировага филармониядә эшли башларга киңәш итә, чөнки аны инде өлгергән эстрада җырчысы итеп күрә.

Шакировлар гаиләсендә уллары Илһам белән Искәндәр туа.

1990 елларда Җәвит белән Зөлфия Шакировлар «Илһам» театр-студиясен булдырып, үз аллы иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Зөлфия Шакированың матур тавышы, кырыс кыяфәте тамашачыларның күңелен яуларга ярдәм итә. Моннан тыш ул репертуарын да төрләндерергә тырыша — Зөлфия Шакирова «Биеш», «Каравансарай», «Уел», «Шаһибәк», «Элмәлек» «Гөльямал», «Җомга», «Шахта» кебек татар һәм башкорт халык җырларын оста башкара.

Шакировлар ике күрше җөмһүрият буйлап гастрольләргә йөри, радио, телевидениедә чыгыш ясый. Иҗтиһат һәм үзсүзлелек буш калмый — аларны тамашачылар һәрчак көтеп ала.

Зөлфия Шакирова күп кенә җырлар авторы буларак та билгеле. Аның Җәвит Шакиров, башка шагыйрьләр (Ә.Атнабаев, Х.Мөхәммәдиева, Ф.Тереголова, Р.Хәкимҗан) сүзләренә язылган йөздән артык җырын аннан кала Рөстәм Асаев, Зөһрә Шәрифуллина, Бәширә Насыйрова, Нәзифә Кадыйрова кебек Татарстан һәм Башкортстан җырчылары башкара.

2005 елда Зөлфия Мәскүр кызы Шакирова Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган (музыка белгече).

З. Шакирова Россия буйлап гастрольләрдә йөри.

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү