Зөлфирә Трегулова

Зөлфирә Трегулова, Зөлфирә Исмәгыйль кызы Трегулова (рус. Зельфира Исмаиловна Трегулова, 1955 елның 13 июне, Латвия ССР, Рига) — сәнгать белгече, халыкара күргәзмәләр оештыручы, Третьяков галереясе (Мәскәү) директоры (10.02.2015-9.02.2023).[2]

Зөлфирә Трегулова
Зельфира Трегулова
Туган телдә исем Зөлфирә Исмәгыйль кызы Трегулова
Туган 13 июнь 1955(1955-06-13) (68 яшь)
ССРБ, Латвия ССР, Рига
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре музей җитәкчесе, сәнгать белгече
Ата-ана
  • Исмәгыйль, кинооператор (әти)
  • Сәйдә Хәсән кызы, тавыш режиссёры (әни)
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

 Зөлфирә Трегулова
Зельфира Трегулова
Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1955 елның 13 июнендә Ригада кинематографистлар гаиләсендә туган. 1929 елда бабасы Хәсән репрессиягә эләккән. Әбисе, 8 баласын ияртеп, Урта Азиягә киткән. Әтисе Исмәгыйль — кинооператор, фронт операторы сыйфатында Потсдам конференциясен (ru) төшергән, әнисе Сәйдә Трегулова (дөресе: Терегулова) — тавыш режиссёры. Балачагы Урта Азиядә (Таҗикстан, Кыргызстан) үткән. Инглиз теле тирәнтен өйрәнелүче урта мәктәпне (1972), Мәскәү университетында тарих факультетының сәнгать белеме бүлеген (1977), аспирантураны (1981) тәмамлаган, 1993-1994 елларда Нью-Йоркта Соломон Р. Гуггенхайм музеенда стажировка үтә.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1984-1997 Е. Вучетич берләшмәсендә рус сәнгате халыкара күргәзмәләре кураторы.
  • 1998-2000 А.С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать дәүләт музеенда тышкы элемтәләр һәм күргәзмәләр бүлеге мөдире.
  • 2002-2013 11 ел буе Мәскәү кирмәне музейлары генераль директорының тышкы элемтәләр һәм күргәзмәләр буенча урынбасары.
  • 2013-2015 РОСИЗО музей-күргәзмә үзәге генераль директоры.[3]
  • RMA бизнес-мәктәбендә «Арт-менеджмент һәм галерея бизнесы», музей эше курсларын алып бара.[4]

Халыкара күргәзмәләр координаторы үзгәртү

  • 1992 — «Бөек утопия. Рус авангарды 1915-1932» (Великая утопия. Русский авангард 1915–1932), Ширн Кунстхалле, Майндагы Франкфурт; Стеделейк Музеум, Амстердам; Соломон Р. Гуггенхайм музее, Нью-Йорк.
  • 1995 — «Мәскәү — Берлин», Мартин Гропиус Бау; Берлин, «Берлин-Мәскәү», А.С. Пушкин исемендәге музей, Мәскәү.

Халыкара күргәзмәләр кураторы үзгәртү

  • 1990 — «Мәскәү: хәзинәләр һәм традицияләр» (Москва: сокровища и традиции), Сиәтл сәнгать музее, Смитсон институты, Вашингтон.
  • 19992000 — «Авангард амазонкалары» (Амазонки авангарда), Гуггенхайм музее, Берлин; Гуггенхайм музее, Билбао; Пегги Гуггенхайм музее, Венеция; Соломон Р. Гуггенхайм музее, Нью-Йорк; Король академиясе, Лондон (Джон Боулт белән).
  • 2003 —- «Коммунизм: хыял фабрикасы» (Коммунизм: фабрика мечты) (Борис Гройс белән), Ширн Кунстхалле, Майндагы Франкфурт.
  • 2004 — «Буби валеты» рәссамнары» (Художники «Бубнового валета»), Монако күргәзмә залы, Монте Карло
  • 2005 — «Россия!» Гуггенхайм музее, Нью-Йорк, Гуггенхайм музее, Билбао.
  • 2008 — «Кызыл гаскәр студиясе» (Красноармейская студия), Мәскәү, «Екатерина» мәдәният фонды.
  • 2009 — «Шаккаттыр!» (Удиви меня!). Дягилев балет сезоннарының 100 еллыгына, Милли сәнгать музее, Монте Карло (Джон Боулт белән).
  • 2011 — «Социалистчыл реализмнар», күргәзмәләр сарае, Рум (Мэтью Боун белән) «Италиядә Россия елы» кысаларында.
  • 2002-2015 Мәскәү кирмәне музейларының чит илләрдәге күргәзмәләрен оештыра.

Координатор үзгәртү

«Кирмәндә король һәм император хәзинәләре» шәлкеме үзгәртү

  • «Француз таҗы хәзинәләре» (Сокровища французской короны), Лувр тупланмасыннан, Париж, 2004.
  • «Габсбурглар кунсткамералары: Табигать тылсымы һәм Асман механизмы» (Магия природы и механизм Вселенной), Вена сәнгать тарихы музееннан, 2005.
  • «Көчле Август асылташлары кабинеты», Дрезден яшел сводлар тупланмасыннан, 2006.
  • «Тыелган шәһәр. Кытай императорлары хәзинәләре» (Запретный город. Сокровища китайских императоров), Пекин тыелган шәһәр музееннан, 2007.
  • «Самурайлар. Япония хәрби асылзатлары хәзинәләре» (Самураи. Сокровища воинской знати Японии), Токио милли музее тупланмасыннан, 2008.
  • «Дөнья хәзинәсе. Бөек Моголлар чоры Һиндстан зәркан сәнгате» (Сокровищница мира. Ювелирное искусство Индии в эпоху Великих Моголов), Күвәйт милли музееннан, 2009.
  • «Азат империя шәһәре Аугсбург. Бөеклек гасырлары» (Вольный имперский город Аугсбург. Столетия Величия), 2009.
  • «Госманлы солтаннары хәзинәләре» (Сокровища Османских султанов), Стамбул Топ-Капә сарае тупланмасыннан, 2010.
  • «Медичи хәзинәләре», Флоренция музейларыннан, 2011.

Координатор һәм куратордаш үзгәртү

  • Мәскәү кирмәнендә «ХХ гасыр сәнгате» күргәзмәләре.
  • «Картье, ХХ гасыр инновацияләр», 2007.
  • «Рене Лалик сәнгате», 2010.
  • «Генри Мур һәм хәзерге сыннарның классика кануны», 2012.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

 
Италия Йолдыз ордены. 2012
  • РФ мәдәният министры мактау кәгазе.
  • Италиянең Йолдыз ордены (2012).[5]
  • Мальтаның Pro Merito Melitensi ордены (2012).
  • VII Бөтенрусия «Интермузей» фестивале «Һөнәр намусы һәм хөрмәте» премиясе (2005).

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Кызыклы факт үзгәртү

З.И. Трегулова — Третьяков галереясе тарихында җитәкче итеп билгеләнгән икенче хатын-кыз.

Искәрмәләр үзгәртү