һәм

Зәңгәр Нил
Сурәт
Су агымы башы Тана[d]
Кушыла: Нил
Кушылдыгы Beles River[d], Didessa River[d], Бэшило[d], Rahad River[d], Dinder River[d], Дабус[d], Guder River[d], Gulla[d], Jamma River[d], Muger River[d] һәм Walaqa River[d]
Елгадагы сулык Тана[d]
Су җыю бассейны Нил бассейны[d]
Объектның бассейны илләре Хәбәшстан
Су чыгымы 1525,3 м³/с
Бассейн мәйданы 325 000 км²
Дөнья кисәге Африка
Дәүләт  Хәбәшстан
 Судан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 1786 метр
Озынлык 1783 ± 1 km
Харита сурәте
Бассейн категориясе Төркем:Зәңгәр Нил бассейны[d]
Карта
 Зәңгәр Нил Викиҗыентыкта

Зәңгәр Нил ягъни Бар-әл-Азрак (гарәп. البحر الازرق‎ ягъни гарәп. النيل الأزرق‎, Ән-Нил-әл-Азрак[1]), Эфиопия территориясендә — Аббай (амх. ጥቁር አባይ, сүзгә сүз «кара») — Судан һәм Эфиопиядәге елга, Нилның уң кушылдыгы.

География үзгәртү

 
Зәңгәр Нил картада

Озынлыгы 1783 км[2]

Эфиопия таулыгындагы Тана күлендә башлана. Күлдән чыккан су гидроэлектростанцияле буа белән тәртипкә салынган. Зәңгәр Нил елгасы тамагыннан 580 чакрымга югарырак өлешендә суднолар йөри ала.

Югары агымы Эфиопия таулыгы өлешендә Аббай исемен йөртә. 500 км дәвамында 900-1200 метр тирәнлектәге каньон аша ага. Эфиопиядә изге елга дип исәпләнә, шунлыктан аңа икмәк һәм башка азык рәвешендә бүләк алып киләләр.

Судан территориясендә елга Бахр-әл-Азрак (гарәп. бахр — «диңгез» һәм азрак — «зәңгәр») исемен йөртә һәм биредә Росейрес шәһәре янында зур сусаклагыч төзелгән.

Хартум шәһәрендә Зәңгәр Нил Ак Нил белән кушылып Нил елгасын барлыкка китерә.

Яңгырлар чорында Зәңгәр Нилнең сулары Нилга агып төшкән гомуми су күләменең 60 %ын тәшкил итә, коры чорда елга нык саега. Түбәнге агымында ефәк басуларын сугару һәм су белән тәэмин итү өчен кулланыла. Яңгырлар чорында уртача су чыгымы 2350 м³/сек.

2011 елда елгада «Бөек Эфиопия Яңарыш быуасы» төзү башлана, ул 15 гидроагрегаттан тора. ГЭС егәрлеге 5250 МВт тәшкил итәчәк[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Инструкция по передаче на картах географических названий арабских стран. — М.: Наука, 1966. — С. 22.
  2. Brücken über den Nil in Khartoum/Sudan 2016 елның 4 март көнендә архивланган. Dipl.-Ing. Gregor Gebert und Dr.-Ing. Andreas Reichelt, 2010, Seite 6, Auf: vsvi-mv.de (pdf; 14,2 MB)
  3. AFRICA 2013 выставка и конференция использования водных ресурсов и гидроэнергетики в Африке

Сылтамалар үзгәртү