Зәңгелә (русча цинга, скорбут, Барлоу авыруы) — азык составында С витамины (аскорбин әчелеге) җитмәве сәбәпле яки аны организм җитәрлек дәрәҗәсен үзләштермәгәнлегеннән килеп чыга торган авыру.

С витамины җитмәгән очракта, коллаген синтезы бозыла, тоташтыргыч тукыма үз ныклыгын югалта.

Зәңгеләдә, нигездә, үзәк нерв системасы фәгыйлияте бозыла: авыручы хәлсезләнә, тиз арый, йокычан булып китә. Башы әйләнә, соңрак колак, борын, иреннәр, бармаклар һәм дә тырнаклар яшелләнә; ура шешә һәм канлый, авыздан сасы ис чыга, тешләр селкенеп төшә башлыйлар. Балтыр, бот вә утраксада кызгылт-карасу тимгел пәйда була, соңрак тире асты вә мускул арасына (кием тия торган урыннарда) кан йөгерә. Моннан тыш, әгъзаләр, буыннар һәм тән куышлыкларына кан йөгерә, ашказан-эчәк, йөрәк-тамыр системасы фәгыйлияте бозыла, кан басымы түбәнәя, анемия күзәтелә. Зәңгеләгә юл куймау өчен составында С витамины күп булган продуктларны, аеруча яшелчәләрне (карлыган, сарымсак, кәбестә) һәм җиләк-җимеш (кара карлыган, гөлҗимеш, җир җиләге) ашарга кирәк.

Зәңгелә авыруыннанбөек диңгезчеләр – Витус Беринг, Виллем Баренц үлгәннәр һәм Һиндстанга яңа юл эзләп, командасының 70 процентын югалткан Магелланның гомере чаккына өзелми калган

Дәвасы үзгәртү

Аскорбин әчелеге, С һәм Р витамин булган препаратлар языла.

Әдәбият үзгәртү

  • Цынга // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Lind, James A Treatise on the Scurvy. — London: A. Millar, 1753.
  • Зайчик А. Ш., Чурилов Л. П. Цинга и действие мегадоз витамина С // Основы патохимии. — СПб.:: ЭЛБИ, 2000. — С. 375—379. — 688 с. — 3000 экз. — ISBN 5-7733-0037-0.