Зәкәрия Хөсәенов

Зәкәрия Хөсәенов (1914-1944) – Советлар Берлеге каһарманы (1945).

Зәкәрия Хөсәенов
Туу датасы 7 март 1914(1914-03-07)
Туу урыны Иске Кулаткы районы, Мөси авылы
Үлем датасы 12 октябрь 1944(1944-10-12) (30 яшь)
Үлем урыны Маҗарстан
Гаскәр төре бронетанк гаскәрләре
Дәрәҗә ССРБ, старшина
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены


Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Хөсәенов Зәкәрия Сафият улы 1914 елның 7 мартында хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы Мөси авылында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Тәмамланмаган урта белемле. Колхозда эшләгән.

Совет Армиясе сафларына 1937 елның сентябрендә алынган. Бөек Ватан сугышы фронтына 1942 елның августында киткән. 1943 елдан КПСС әгъзасы.

134 нче танк полкының (2нче Украина фронты, 4нче гвардия кавалерия корпусы, 30нчы кавалерия дивизиясе) танк командиры старшина Хөсәенов, 1944 елның 12 октябрендә Дебрецен шәһәре (Венгрия) янындагы Хайду-Соват авылы тирәсендә техник төзексезлекне бетереп, үз полкына якынлашканда 18 авыр танктан торган дошман колоннасы белән очраша. Экипаж кыю рәвештә сугышка кереп, 6 танкны һәм җиңел машинаны яндыра. Бу сугышта Хөсәенов һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1945 елның 24 мартында үлгәннән соң бирелгән. Ленин, Кызыл Байрак орденнары, ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнгән.

Хайду-Соват авылы янында җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү