Зәкия Туфайлова

татар балалар язучысы

Зәкия Туфайлова, Зәкия Туфаил (Төфаил[1]) кызы Туфайлова (Шәйхетдинова, 1907 елның 29 гыйнвары, Уфа губернасы, Бөре өязе, Илморза1977 елның 11 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, балалар шагыйрәсе. 1971 елдан ССРБ (Татарстан АССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Аның балалар өчен язган шигырьләре кыскалыгы, кыскалыкта осталыгы белән истә кала.

Зәкия Туфайлова

Тугач бирелгән исеме: Зәкия Төфаил кызы Туфайлова
Туу датасы: 29 гыйнвар 1907(1907-01-29)
Туу урыны: РИ, Уфа губернасы Бөре өязе, Илморза
Үлем датасы: 11 гыйнвар 1977(1977-01-11) (69 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: укытучы, шагыйрә, китапханәче
Иҗат итү еллары: 19501977
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь, табышмак
Иҗат итү теле: татар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

««Әни» сүзе»

«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Зәкия Туфайлова

1907 елның 29 гыйнварында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Кушнаренко районы) Илморза авылында мулла гаиләсендә туган. 1930 елда Свердловск (1991 елдан Екатеринбург) шәһәрендәге педагогия техникумын тәмамлаган. Уралда, Ленинград, Казан шәһәрләрендә эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче булып эшли. Китапханәчеләр курсын тәмамлап, Казанда республика китапханәсендә хезмәт итә.

Иҗаты үзгәртү

«Туган ил»

Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар,
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә – барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә[2].
Зәкия Туфайлова

Беренче шигырьләре 1920-елларда Уфада «Игенчеләр атнасы» дигән газетада дөнья күрсә дә, актив иҗат эшчәнлеге башлану 1950-елларга туры килә. Иң кече яшьтәге балаларга багышланган шигырьләр иҗат итә. Нәниләр өчен язган шигырь һәм табышмаклары, тел көрмәкләндергечләре гадилеге, уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Шигырьләре юмор катыш йөгерек тел белән язылган һәм сәнгатьле гомумиләштерү көченә ия[3].

1954–1977 еллар арасында 11 китабы басылып чыккан. Кайбер шигырьләренә татар композиторлары җырлар язган (мәсәлән, «Ленин оныклары» шигыренә Әнвәр Бакиров көй язган)[4].

1977 елның 11 гыйнварында Казанда вафат була.

Китаплары үзгәртү

 
«Әни» сүзе» китабы. К.: ТКН, 2019
  • Уйла, тап (табышмаклар). К.: ТКН, 1954.
  • Тапкыр бул! (табышмаклар). – К.: ТКН, 1958.
  • Табышмаклар. – К.: ТКН, 1962.
  • Зәңгәр кикрикле әтәч (мәктәпкәчә яшьтәге балаларга). – К.: ТКН, 1963.
  • Менә ич мин (шигырьләр). – К.: ТКН, 1964.
  • Мин яңа сүз өйрәндем (шигырьләр). – К.: ТКН, 1966.
  • Фамилиясез Локман (шигырьләр). – К.: ТКН, 1967.
  • «Әни» сүзе (шигырьләр). – К.: ТКН, 1968, 2019.
  • Нәни капитаннар (шигырьләр). – К.: ТКН, 1970.
  • Көмеш яңгыр (шигырьләр). – К.: ТКН, 1973.
  • Без – Ленин оныклары (шигырьләр). – К.: ТКН, 1977.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 237нче бит
  2. Зәкия Туфайлова. «Туган ил». shigriyat.ru
  3. Зәкия Туфайлова. 2020 елның 30 июль көнендә архивланган. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы)
  4. Әнвәр Бакиров, Зәкия Туфайлова. «Ленин оныклары»(үле сылтама)