Зәй сусаклагычыДала Зәе елгасында урнашкан, 1963 елда төзелгән Зәй ГРЭСының су суыту буасы. Күләме 63 миллион м³, су өслегенең мәйданы 20,5 км², озынлыгы 12 км, уртача киңлеге 1,7 км, уртача тирәнлеге 3,1 м.