Зәйнәп Садриева, Зәйнәп Садретдин кызы Садриева, үзб. Zaynab Sadriyeva (1914-1991) – үзбәк драма театрына нигез салучыларның берсе, Хәмзә исемендәге Үзбәк драма театрында эшләгән (1932-1987). Үзбәкстан ССР халык артисты (1952), Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1979).

Зәйнәп Садриева
Туган телдә исем Зәйнәп Садретдин кызы Садриева
Туган 25 октябрь 1914(1914-10-25)
РИ, Әстерхан губернасы, Әстерхан
Үлгән 31 октябрь 1991(1991-10-31) (77 яшь)
Үзбәкстан, Ташкәнт
Күмү урыны Чыгатай зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Һөнәре драма артисты
Җефет Габид Хәсәнов, ҮзССР халык артисты
Балалар ике улы,
кызлары Роза Хәсәнова,
Дилбәр Исмәгыйлова, ҮзССР халык артисты
Бүләк һәм премияләре Үзбәкстан ССР Хәмзә исемендәге премиясе (1987)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Сөенче» фильмында Анзират. 1982
 
Аңа багышланган китап. 1987

1914 елның 25 октябрендә Әстерханда татар гаиләсендә туган. 1920 елда әтисе Садретдин эшләгән он заводын Ташкәнт янындагы Кавынчы кышлагына күчергәч, гаилә дә шунда күченә (хәзер Янгиюл (үзб. Yangiyoʻl) шәһәре) [1]. Ташкәнтта үзбәк кызлары өчен ачылган укуханәдә (техникум) булачак үзбәк шагыйрәсе Зөлфия белән бергә укый. 17 яшендә сәнгать юлына аяк баса.

Иҗаты үзгәртү

Төрле спектакльләрдә – рус һәм милли классикада, үзбәк театры тарихына кереп калган һәм бер көнлек тамашаларда да - бердәй уңыш белән уйный. Көчле рухлы, каты куллы хатын-кыз каһарманнар галереясен тудыра. Үзбәк театры тамашачысы хәтерендә олы яшьтәге, каты куллы, акыллы үзбәк әбисе рольләре белән истә калган.

Ташкәнт татар театры үзгәртү

Инкыйлаб алдыннан һәм, бигрәк тә, 1920 елларда татар театры дөньясында Ташкәнт шәһәре аерым урын алып тора. Беренче булып, Урта Азиягә 1911 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский төркеме килә. 1912-1913 елларда Габдулла Кариевның «Сәйяр» төркеме Г. Камал пьесаларын («Банкрот» һ. б.) күрсәтә. 1912 елда Төркистанның күп кенә шәһәрләрендә Касыйм Шамил җитәкләгән «Нур» төркеме чыгышлары зур уңыш белән бара. Нәкъ шушы чорда һөнәри Ташкәнт (дәүләт) татар театры барлыкка килә. Анда күп кенә татар артистлары (мәсәлән, 1921-1923 елларда Галия Кайбицкая (1906-1984)) иҗади чыныгу уза. Татар телендә барган тамашаларга үзбәк интеллигенциясе дә бик теләп йөри. Татар иҗат төркемнәре белән бер үк вакытта, Ташкәнтка азәрбайҗан труппалары да еш килә. Телләрнең якынлыгы үзбәк театрына татар һәм азәрбайҗан театрлары кабул иткән аурупача театр уйнау алымнарын үзләштерергә ярдәм итә. Ләкин 1920 елларда үзбәк театры сәхнәсенә чыгып, хатын-кыз ролендә уйнаучы кыю үзбәк кызлары табылмый әле. Шуңа күрә үзбәк театрында беренче хатын-кыз рольләрен башкарырга татар хатын-кыз артистлары алына. Инкыйлабка кадәр үк татар һәм үзбәк сәнгать түгәрәкләрендә катнашкан татар кызлары Мәгъсүмә Карыева (1903-1946) һәм Зәйнәп Садриева, рус кызы Мария Кузнецова (1899-1956) үзбәк театрының беренче карлыгачлары була.

Беренче адымнар үзгәртү

1929 елда Эшче-яшьләр күчмә театрына эшкә алына. Шәһәрләр һәм кышлаклар мәйданнарында, клубларда, ялан кырда чыгыш ясаучы әлеге театр бер сезонга 25-30 яңа тамаша (премьера) әзерли. Басмачылыкка каршы, күмәк хуҗалыкка керергә өндәүче тамашалар белән беррәттән, театр чыгышларында һәрдаим «хуҗум» (хатын-кыз иреге, пәрәнҗәдән баш тарту) темасы да күтәрелә.

Беренче уйнаган пьесасы — Казаннан килгән режиссерлар Гомәр Дәвишев һәм Исхак Илялов куйган «Мамыкка зыян салучылар» пьесасы.

Хәмзә театрында үзгәртү

1932 елда Хәмзә исемендәге Үзбәк драма театрына кабул ителә. Анда Мәскәү театр студиясен тәмамлап кайткан беренче буын үзбәк актрисалары Турсуной Саидазимова (тиздән ире тарафыннан үтерелә) һәм Сара Ишантураева алгы планга чыга, татар актрисаларының кирәге бетә: Мәгъсүмә Карыева характерлы рольләр уйнауга күчә. Үзбәк телен яхшы белгән, җөмһүрияттә исеме билгеле Зәйнәп Садриева Хәмзә театрында үзенә урын таба.

Хәмзә театрында гомер буе диярлек уйный. Соңгы 3 ел (1987-1991) Ташкәнтның Әбрар Һидаятов исемендәге театрында эшли.

Уйнаган рольләре үзгәртү

1936 елда Фридрих Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» пьесасында (режиссер Исхак Илялов) ике рольдә уйный: фрау Миллер һәм леди Мильфорд. 1939 елда М. Горькийның «Егор Булычев һ.б.» пьесасында (режиссер Исхак Илялов) Ксения ролендә чыгыш ясый. Режиссерлар Соломон Михоэлс (1943, «Муканна» спектаклендә), Шәриф Каюмов, Александр Гинзбург кул астында эшли.

1976 елда Сәед Әхмәт пьесасы буенча куелган «Киленнәр фетнәсе» спектаклендә (режиссер Баһадир Юлдашев) Фәрман-биби роле белән – 7 улының хатыннарын һәм 20 оныгын каты кулларда тотучы намуслы, акыллы, кадерләүче ана һәм туры сүзле кайнана буларак - истә кала.

  • Васса Железнова
  • Кручинина
  • Любовь Яровая
  • Глафира «Соңгы корбан»
  • Феклуша «Яшенле яңгыр» А. Островский
  • Галимә «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал
  • Тәңкәбикә (М. Кәрим «Ай тотылган төндә», режиссер Шәүрә Мортазина)
  • Гертруда «Гамлет» У. Шекспир
  • Хәлимә «Хәлимә» Голәм Зафари
  • Хәмзә, Камил Яшен, Уйгун, Абдулла Каһһар пьесаларында үзбәк хатыннары рольләре


Фильмография үзгәртү

  • 1953 — «Бай һәм батрак»
  • 1961 — «Кире кагылган кәләш»
  • 1961 — «Ганг кызы»
  • 1982 — «Сөенче» (рус. Бабушка-генерал) «Үзбәкфильм», режиссер Мелис Абзалов — Анзират (баш роль)
  • 1986 — «Киткәндә, калалар» — Зәйнәп апа
  • 1989 — «Тораташ»
  • 1991 — «Тимер ир-ат»[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1952 Үзбәкстан ССР халык артисты.
  • 1979 Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Әдәбият үзгәртү

  1. Мәрвә Җәләлетдинова. Зәйнәп Садриева. Ташкәнт, 1987.
  2. Марат Сафаров. Театр и жизнь Зайнаб Садриевой. К 100-летию великой актрисы. http://prtuz.tatarstan.ru/zaynab-sadrieva.htm 2017 елның 4 апрель көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү