Зур Богдо́ Тавы, шулай ук Зур Богдо́ — Россиянең Әстерхан өлкәсенең Ахтуба районында тау, Каспий яны түбәнлегенең иң югары ноктасы (диңгез дәрәҗәсе өстеннән 149,6 м, Баскынчак күле өстеннән 171 м). Карст рельефының үсеш алган җир өсте һәм җир асты формаларына ия — балкалар, бүрәнкәләр, мәгарәләр, гротлар һ.б. Хәзерге көндә 30 мәгарәдән күбрәк, шуларның иң зурысы 1,5 км га җитә.Богдо-Баскынчак тыюлыгы территориясендә урнашкан.

Зур Богдо Тавы. Богда-Баскынчак тыюлыгы. Ахтуба районы. Россия. Әстерхан өлкәсе. Координаталары:48.142494/N/46.855702/E.

Атамасы үзгәртү

«Богдо» — монгол (калмык) теленннән "изге" дигән сүзнең традицион формасы. "Зур" сүзе Казакъстанның Көнбатыш-Казакъстан өлкәсенең чиктәш районында урнашкан Кече Богдо тавыннан аеру өчен кулланыла, ул тау 40 км төньяк-төньяк-көнчыгышка таба урнашкан һәм аның түбә биеклеге диңгез дәрәҗәсе өстеннән фәкать 37,5 м.

Тауның исеме таудан 19 км ераклыкта урнашкан Богдо тимер юл станциясенә бирелгән.

Тарихы үзгәртү

 
Богдо Тавы, 1769—1770 ел рәсеме.

Тауны 1769 елда C. Г. Гмелин өйрәнә башлаган.[1].

В 1774 елда өйрәнүне П. С. Паллас дәвам иткән, ул Россия өчен беренчә мәртәбә цератит кабырчыклары буларак Триасс чоры геологик калдыклары булуларын тапкан (Паллас вакытында геологиядә андый чор булмаган иде әле).[2].

1854 елда тау И. Б. Ауэрбах экспедициясе тарафыннан өйрәнелгән булган. Ул аның географик урнашуын билгеләгән һәм Петербургка күкерт һәм борынгы фауна үрнәкләрен алып килгән. Биредә известь, балчыклар, гипслар булуын ачыклаган.[3].

1926 елда Каспий янына Зур Богдо тавына киләчәк галим һәм язучы-фантаст А.И. Ефремов (1908-1972) Россиядә беренче булып ачылган ас-триас җир-су хайваннары-лабиринтодонтларның калдыклары ятмаларына бәйсез экспедиция үткәргән. Аңа бары тик 18 яшь булган. Бу чын вакыйга аның беренче хикәяләренең берсе «Белый Рог»-ның нигезе булган.

Географиясе үзгәртү

Тау асты диңгез дәрәҗәсе буеннан егерме тирәсе метр астарак урнашкан, ә түбәсе — якынча 130-га өстәрәк. Тау биеклеге ел саен калкучы тоз гөмбәзе булганга якынча 1 мм га арта. Зур Богдо тавы һәм Баскынчак күле тирәләрендә карст бүрәнкәләре, чокырлар, җир астына ишелгән урыннар һәм озынлыгы 1,5 км га кадәр мәгарәләр бар (Баскынчак мәгарәсе). Моннан тыш бу Европада Скелет калдыклары белән бай Триас калдык токымнары өскә чыккан бердәнбер урын булып тора. Зур Богдо Тавы Буддачылык дини сәфәр кылучылар өчен изге урын булып тора.

Геологиясе үзгәртү

 
«Җырлаучы кыялар»

Тау комнар, балчыклар һәм известь белән капланган тоз гөмбәзе кырые булып тора. Богдо тавының асты ишелгән токым белән капланган, алар җилләнү процессында формалашкан. Көньяк-көнбатыш авышлыкның кыялы текә урыннарында комнарның һәм Палеозой чоры башка токымнарының эффект җилләнү формаларын күреп була. Зур күзәнәкләргә охшаш тирән булмаган мәгарәләр, тау нишалары һәм баганалар, карнизлар һәм күпсанлы тирән урыннар булуы Зур Богдоны яңгыраучы тау иткән. Бу күренеш бер-берсенә тоташкан мәгарәләрдә тау баганалары арасында үтәли җил, һава тирбәнешләре белән аңлатыла. Шуңа күрә халык арасында көньяк-көнбатыш авышлыкны «Җырлаучы кыялар» дип атыйлар.

1880 елда А. П. Карпинский тауда Россиянең Европа өлешендәге Триас кырыена караган беренче катламнар булуны билгеләгән.[4].

Үсемлек һәм хайваннар дөньясы үзгәртү

 
Зур Богдо Тавы. Шарбулак табигый ызаныннан күренеш.

Богдо тавы Россиядә чиелдаучы гекконның бердәнбер яшәү урыны булып тора.

Үзешчән хайван һәм үсемлек дөньясын саклауның әһәмиятен искә алып, Богдо-Баскынчак табигый комплексы тыюлык булып игълан ителгән булган, биредә 53,7 мең.га территориясендә махсус табигать саклау режимы кертелгән булган.[5]

Менүнең классик маршруты — экологик-туристик маршрут (№ 2). Зур Богдо тавының көньяк-көнбатыш авышлыгыннан, көньяк авышлык буенча, соңыннан көнчыгыш авышлык буенча Зур Богдо түбәсенә алып бара торган сукмактан. Тау түбәсеннән Суриков балкасына таба, шуннан соң аннан Баскынчак күленә һәм алга таба Кордон балкасына таба.[6]

Риваятьләр үзгәртү

 
Тау рельефының өлеше.

Зур Богдо Тавы калмыклар өчен изге булып тора. Алар ышанганча ул Далай-лама тарафыннан изгеләштерелгән һәм алар аңа табынырга киләләр. XX гасыр башында тау башында Буддачылык обосы һәм Ак карт сурәте урнашкан булган.[7]

Бер риваять буенча Богдо тавы дини сәфәр кылучы калмыклар ерак Тянь-Шань тауларыннан алып килгән изге таштан барлыкка килгән.

Академик Самуил Гмелин башка риваятьне язып куйган. Аның буенча Зур Богдо Тавы Урал елгасы ярларында торган, әмма ике калмык аны Идел ярларына алып китәргә булганнар. Күп ашаудан тыелулардан соң һәм догалардан соң калмыклар аны җилкәләренә салганнар да иксез-чиксез эссе далалар буенча алып барганнар. Әмма берсенең башында гөнаһлы уй барлыкка килгән дә ул авырлык астында егылып төшкән. Тау аны таптаган да кызыл төскә буялган, шуннан соң аның бер ягы һаман кызыл булып тора.

Әдәбият үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гмелин Самуйл Георг. Путешествие по России для исследования трех царств природы: Перевод с немецкого. Часть 2. С начала августа 1769 по 5 июля 1770 года, которое время заключает путешествие от Черкаска до Астрахани и пребывание в сем городе. СПб: Императорская Академия наук, 1783. 361 с.
  2. Buch L. Explication de trois planches d'Ammonites. Paris. 1831.
  3. Бархатова Н. Н. Экспедиция на гору Большой Богдо 1854: И. Б. Ауэрбах // Геологические исследования Русского географического общества (1845—1917). М.;Л.: Изд-во АН СССР, 1955. С. 14-15.
  4. Карпинский А. П. Замечания об осадочных образованиях Европейской России // Горный журнал. 1880. Т. 4. № 11/12. С. 242—260.
  5. Альтернативный путеводитель
  6. Экологические маршруты Богдинско-Баскынчакского заповедника.(үле сылтама)
  7. Батырёва С. Г. Старокалмыцкое искусство XVII — начала XX века. — М., «Наука», 2005. — ISBN 5-02-033262-3 — с. 123