Зифкать Сәетгалиев

Сәетгалиев Зифкать Ислам улы (18 март 1947 ел, Илеш районы Абдулла авылы, Башкорт АССР ы, РСФСР, ССРБ) — СССР һәм Россия галиме, сәясмән һәм дәүләт эшмәкәре, Башкорт АССР ы КПСС Әлшәй район комитетының беренче секретаре, малчылыкның һәм азык җитештерүнең Башкортстан фәнни-тикшеренү проект-технология институты директоры, Башкорт АССР ы Югары Шурасы депутаты, РФ Федераль җыен Дәүләт думасының беренче (1993-1995)[1] һәм икенче чакырылыш (1995-1999)[2] депутаты, Дәүләт Җыелышы — Корылтай — Башкортстан депутаты, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икътисад фәннәре докторы.

Зифкать Сәетгалиев
Туган 18 март 1947(1947-03-18) (77 яшь)
Абдулла, Игъмәт авыл шурасы, Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР
БАССР, РСФСР, СССР яки Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре галим, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Русия аграр фиркасе[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Зифкать Сәетгалиев Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1965—1966 елларда Башкорт АССРның Илеш районының Югары Маншыр урта, Бишкурай һәм Исәмәт сигезьеллык мәктәпләрендә укытучы булып эшли[3]. География, математика, җитештерү нигезләре укыта. 1972 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтында «агроном-икътисадчы» һөнәре буенча югары белем ала, анда 1972 елдан 1975 елга кадәр өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1978 елда Мәскәүдә кибернетиканың Бөтенрусия гыйльми-тикшеренү институтында аспирантура тәмамлый һәм икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп диссертация яклый[4].

1978—1979 елларда Башкорт авыл хуҗалыгы институтында кафедра ассистенты булып эшли. 1979 елда Башкорт АССРы Илеш районының Ульянов исемендәге колхозында рәис булып эшли. 1980, 1982 елларда КПСС Башкортстан өлкә комитетында оештыру-фирка эше бүлегенең инструкторы булып эшли. 1982 елдан 1988 елга кадәр — КПСС Әлшәй район комитетының беренче секретаре. 1988 елдан 1993нче елга кадәр малчылыкның һәм азык җитештерүнең Башкортстан фәнни-тикшеренү проект-технология институты директоры. Россия Аграр фиркасе әгъзасе, Башкортстан Җөмһүрият бүлекчәсе президиумы әгъзасы[5]. 1985 елдан 1993 нче елга кадәр Башкорт АССРы Югары Шурасы депутаты була[6].

1993 елда Туймазы бер мандатлы 7 нче сайлау округынан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыелышының беренче чакырылыш депутаты итеп сайлана (Башкортстан)[7]. Дәүләт думасында урындагы үзидарә мәсьәләләре буенча Комитет рәисе урынбасары, «Россия» депутат төркеменә керә[8].

1995 елда Туймазы бер мандатлы 7 нче сайлау округынан Россия Федерациясе Федераль җыелышының дәүләт думасына икенче чакырылыш депутаты итеп сайлана (Башкортстан)[9]. Дәүләт думасында бюджет, салым, финанс һәм банк буенча комитет әгъзасы була[10].

2000 елдан 2003 елга кадәр Дәүләт унитар «Башптицепром» предприятиесенең генераль директоры булып эшли. 2003 елда Россия аграр партиясенең Башкортстан бүлекчәсен җитәкли. 2003 елда Депутат Дәүләт җыелышы — Корылтай — Башкортстан өченче чакырылыш депутаты итеп сайлана[11], аграр мәсьәләләр, табигый ресурслар, экология һәм табигатьне куллану буенча Комитет җитәкчесе була.

Фәнни тикшеренүләре Башкортстан азык базарын формалаштыруның икътисади проблемаларына багышланган. Сәетгалиев җитәкчелегендә җөмһүрият лимузин токымлы сыер малын үстерү һәм казларны сәнәгать үрчетүе буенча хуҗалыклар челтәре булдырылган. 100 дән ашу фәнни хезмәт авторы[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Состав Государственной Думы первого созыва. Государственная Дума.Дата обращения 17 мая 2020.
  2. Просмотр Состав Государственной Думы второго созыва. Государственная Дума. 2020-05-17 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 bash.bashenc.ru/index.php/component/content/article/8-statya/11677-s-jet-liev-zif-t-islam-uly
  4. Саетгалиев, Зифкат Исламович — Внутриотраслевая специализация и концентрация скотоводства в районе на базе межхозяйственной кооперации [Текст : (Вопр. методики с применением ЭММ) : Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. экон. наук : (08.00.05) — Search RSL]. 2020-06-27 тикшерелгән.
  5. Lobbying.ru | Саетгалиев Зифкат Исламович. lobbying.ru. Дата обращения 27 июня 2020.
  6. Илишевский историко-краеведческий музей — Саетгалиев Зифкат Исламович. ilish-muzey.my1.ru. Дата обращения 27 июня 2020.
  7. Результаты выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации 12 декабря 1993 года по одномандатным избирательным округам. әлеге чыганактан 2021-10-24 архивланды. 2020-06-27 тикшерелгән.
  8. Саетгалиев Зифкат Исламович. әлеге чыганактан 2020-06-29 архивланды. 2020-06-27 тикшерелгән.
  9. Просмотр Об установлении общих итогов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации второго созыва, Постановление ЦИК России от 29 декабря 1995 года №64/553-II. 2020-06-27 тикшерелгән.
  10. Саетгалиев Зифкат Исламович. www.gosduma.net. Дата обращения 27 июня 2020.
  11. ГАС ВЫБОРЫ "СВЕДЕНИЯ О КАНДИДАТАХ". әлеге чыганактан 2020-02-14 архивланды. 2020-06-27 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү