Зиннур Зарипов (Зиннур Зарип улы Зарипов, 10 март 1915(1915-03-10), Түбән Әлкәш, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе11 июль 1997(1997-07-11) (82 яшь), Исмаил, Дүртөйле районы, Башкортстан, Россия) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1945). Алман-совет сугышы вакытында сержант, туп командиры, Украина, Польша өчен сугышларында батырлык күрсәткән.

Зиннур Зарипов
Туган 10 март 1915(1915-03-10)
Түбән Әлкәш, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 11 июль 1997(1997-07-11) (82 яшь)
Исмаил, Дүртөйле районы, Башкортстан, Россия
Күмү урыны Исмаил
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

Зиннур Зариф улы Зарипов 1915 елның 10 мартында Уфа губернасы Бөре өязе Түбән Әлкәш авылында крестьяннар гаиләсендә туа. Татар.

Авылда 4 сыйныф белем ала. Дүртөйле районының «Кызыл Бүләк» колхозында бригадир булып эшли.

1936-1938 елларда Кызыл Армия сафында хезмәт итә, тупчы-төзәүче була. Туган авылына кайткач, «Кызыл Бүләк» колхозы рәисе итеп сайлана.

1941 елның авгусында Башкорт АССР-ының Дүртөйле район хәрби комиссариаты тарафыннан кабат Кызыл Армия сафына чакырыла. Шул вакыттан алып Бөек Ватан сугышы сугыәшларында катнаша. Калинин, Степной, 1 нче һәм 4-нче Украина фронтларында сугыша. 623-нче артиллерия полкы сафында Мәскәүдән Берлингача яу юлы үтә. Мәргән артеллирист дип санала. 1942 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы.

Старшина З.З. Зарипов 1945 елда демобилизацияләнә. Туган төбәгенә кайткач, «Кызыл Бүләк» колхозында рәис, рәис урынбасары, ферма мөдире була.

127-нче Карамалы-Гөбәй сайлау округы буенча 3-нче чакырылыш БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

1997 елның 11 июлендә вафат була. Башкортстанның Дүртөйле районы Исмаил авылында җирләнә.

Каһарманлыгы үзгәртү

623-нче артиллерия полкының 3-нче артиллерия командиры (183-нче укчылар дивизиясе, 38-нче армия, 1-нче Украина фронты) сержант З. З. Зарипов 1944 елның 19-20 мартында Винница — Украинаның Винница өлкәсе мәйдан үзәге өчен барган сугышта дошманның җиде ут ноктасын һәм бик күп солдатын юк итә.

Сугышларда күрсәткән каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен сержант Зарипов Зиннур Зариф улы 1944 елның 29 апрелендә 3-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (№41845).

1944 елның 25-27 июлендә Украинаның борынгы шәһәре Львов — Львов өлкәсенең мәйдан үзәге өчен алышта сержант Зарипов Зиннур үзенең расчеты белән дошманның биш орудиесен, ике минометын, дүрт дзотын, сиге күзәтү пунктын кыйрата, күп дошманны юк итә.

1944 елның 21 октябрендә күрсәткән каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен сержант Зарипов Зиннур зариф улы 2-се дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (№ 9796).

1945 елның 12-13 февралендә 623-артиллерия полкы 3-нче батареясының артилдлерия командиры (183-нче укчылар дивизиясе, 38-нче армия, 4-нче Украина фронты) сержант З. З. Зарипов Польшаның Струмень янында дошманның танк һәм җәяүле контрһөҗүмен кире кага дошман орудиесен сафтан чыгара. Артиллерия белән командалык итеп ул өч көн буенча ул дошман һөҗүмен тотып тора, егермедән артык фашист солдатын һәм офицерын юк итә.

1945 елның 29 июнендә ССРБ Югары Советы Президиумы Указына яраклы, немец-фашист илбасарлары белән сугышта командованиенең заданиеләрен яхшы үтәгәне өчен сержант Зарипов Зиннур Зариф улы 1-нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнеп (№1744), Дан орденының тулы кавалеры була.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар үзгәртү