Зимства — Россиядә сайлаулы жирле үзидарә органнары. 1864 елгы жир реформасы нигезендә гамәлгә кертелә. Казан губернасында 1864 елдан губерна һәм өяз зимствалары эшли. Зимстваларның житәкче органнары — губерна яки өяз җыелышлары, башкарма органнары — зимства идарәләре. Халык мәгарифе (зимства мәктәпләре), сәламәтлек саклау (филшерлек пунктлары, хастаханәләр, даруханәләр), элемтә, почта стансалары, почта-телеграф пунктлары, юл төзелеше, азык-төлек тәэминатына бәйле хужалык-көнкүреш оешмалары (шул исәптә агроном хезмәте күрсәтү, авыл хуҗалыгы кирәк-ярагын прокатка биреп торуны оештыру) белән идарә иткән. Идарәләр эшчәнлегенә губернатор, 1890 елдан Казан губернасындагы зимства эшләре буенча махсус идарәханә («присутствие») күзәтчелек иткән. 1918 елда Совет хөкүмәте декреты белән бетерелә.