Зигфрид Маркус (алман. Siegfried Marcus, тулы исеме Marcus Siegfried Samuel; 1831 ел1898 ел) — Алмания-Австрия механигы һәм уйлап табучысы; берничә май двигательле автомобиль авторы.

алман. Siegfried Marcus
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Аустрия-Маҗарстан
 Мекленбург-Шверин[d]
Тугандагы исем алман. Siegfried Samuel Marcus
Туу датасы 18 сентябрь 1831(1831-09-18)[2][3]
Туу урыны Мальхин, Мекленбург-Зеенплате[d], Мекленбург-Алгы Померания, Демократик Алмания Җөмһүрияте
Үлем датасы 30 июнь 1898(1898-06-30)[2] (66 яшь)
Үлем урыны Вена, Аустрия-Маҗарстан
Җирләнгән урыны Венаның үзәк зираты[d]
Кабер сурәте
Һөнәр төре инженер, уйлап табучы, automotive engineer
Эшчәнлек өлкәсе машина төзү сәнәгате[d] һәм автомобилизм[d][4]
Рәсми веб-сайт siegfried-marcus.de/english
 Зигфрид Маркус Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Маркус Зигфрид 1831 елның 18 сентябрендә Мальхин шәһәрендә яһүди сәүдәгәр гаиләсендә туган. Аның атасы Маркус Липман (1791-1855) Мальхинда яһүд общинасы җитәкчеләренең берсе була, анасы — Роза Маркус (кыз фамилиясе Филип, 1796-1859) — чыгышы белән Карлскрунадан.

Механика буенча туган каласындагы "Mechaniker" "Lilge мәктәбендә" укый. 1845 елда — Гамбургка, аннан соң Берлинга юллана һәм яңарак ачылган "Siemens und Halske" (хәзерге вакытта Siemens компаниясе) остаханәсендә эшли башлый. Пруссия армиясына алынмас максатыннан Австрияга чыгып китә. 1852 елдан Венада яши башлый һәм гомеренең ахырына кадәр шушы калага туры кала. Венада механик Карл Крафт остаханәсендә урнаша, аннары, 1854 елда Император физика институты (Вена техник университеты) лабораториясендә механик булып эшли. 1855 елдан алып 1856 елга кадәр Австрия Геология хезмәтендә эшли.

1856 елда механик һәм электр корамалларын эшләү буенча шәхси остаханәсен ача һәм аны "Telegraphenbauanstalt" дип атый. Биредә телеграф аппаратларын, хәрби һәм граждан максатларында шартлату машиналарын, электр детонаторларны, электр һәм май яктырту корамалларын конструир һәм җитештерелә. Әлеге корылмаларны җитештерү һәм күп санлы патентларын сату хисабына Зигфрид Маркус гаиләсен асрый.

Аның карбюраторлар һәм май двигателләре, аеруча аның ике ахыргы автомобиле, аны бик билгеле кешеләр рәтенә индерә. Гомуми алганда, Маркус 16 илдә күп кенә техника өлкәләрендә 130 дан артык патент терки. Автомобиль патентына мәңгегә дәгъва итмәвенә карамастан, ул 1864 елда тарнспорт чарасын хәрәкәткә китерү өчен бензинны кулланган башлангыч кеше була. 1867 елгы бөтендөнья Париж күргәзмәсендә көмеш минага лаек була, шулай ук аны Австрия императоры Франц Иосиф I бүләкли.

Яһүд чыгышлы булуы аркасында Зигфрид Маркус турында нацистик диктатура вакытында бер нинди мәгълүмат бирелми.

1898 елның 1 июлендә Венада вафат була һәм Хюттельдорф окрунындагы Пенцинг районындагы зиратта җирләнә. Соңрак аның сөякләре Вена үзәк зиратының "Мактаулы каберлекләр"енә тантаналы рәвештә күчерелә.

Маркусның варисы аның тормыш юлдашы ("Lebensgefährtin") Барэш Элеонора ("Eleonora Baresch") һәм аларның ике кызлары — Элеонора Мария ("Maria Eleonora") һәм РозаМария ("Rosa Маria").

Австриянең күп кенә калаларында Зигфрид Маркус исемендәге урамнар бар. 1925 елда аның хөрмәтенә Венадагы Пенцинг районында урам аның исеме белән йөртелә башлый — "Marcusgasse."

Әдәбият үзгәртү

  • "Kuhn Alexandra". Marcus-Wagen: Replika Original und; 175 zum. Siegfried Geburtstag Marcus von. 2006 vom Technischen Wien Herausgegeben Museum, 601068926 OCLC.
  • "Norbert Böttcher". Marcus Siegfried: und bedeutender Ingenieur vielseitiger Erfinder; vom mecklenburgischen Malchin nach Wien. Neue Berlin Synagoge von Herausgegeben Күзсез, Centrum Judaicum, und Hentrich Hentrich, 2005 Teetz, ISBN 3-933471-84-2.
  • "Hardenberg Horst". Marcus Siegfried. Und Wirklichkeit Mythos. Delius Klasing, 2000 Bielefeld, ISBN 3-7688-1266-9.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #15565737 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Брокгауз энциклопедиясе
  3. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. Чешская национальная авторитетная база данных

Сылтамалар үзгәртү