Зеф Юбани ( алб. Zef Jubani Зеф Джубани ; 1818(1818) , Шкодер , Османлы империясе - 1 февраль 1880 , Шкодер , Османлы империясе ) - Албан шагыйре, тарихчы, фольклорчы, тәрҗемәче, педагог, киң белемле язучы һәм публицист . Албан милли яңарышы эшлеклесе.

Зеф Юбани
Туган 1818[1][2][3]
Ышкодра, Албания
Үлгән 1 февраль 1880(1880-02-01)[4]
Ышкодра, Албания
Ватандашлыгы  Госман империясе
 Албания
Һөнәре тарихчы, фәлсәфәче, шагыйрь, тәрҗемәче, язучы

 Зеф Юбани Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Католик сәүдәгәр гаиләсендә туган. Мальтада коммерция мәктәбендә укыган. Ул Шкодерда Британия һәм Франция дипломатик вәкилләренең секретаре булып эшләгән. 1853 елда Бөекбритания вице-консулы ярдәмчесе. Ул гомеренең мөһим өлешен Триестта, Венециядә һәм хәзерге Черногория җирләрендә үткәрә.

1857 елда ул өйрәнчекләр өчен беренче "Ярдәм җәмгыяте" ("Shoqëri ndimëtare") эшчеләр оешмасын булдыра.

Юбани Төньяк Албан фольклорын, халык җырларын җыю белән шөгыльләнә, албан телен төзәтү һәм Албан әдәбиятын популярлаштыру буенча әдәби комиссия төзүдә катнаша. Албан уникаль тел булганлыктан, аның аерым әлифбасы булырга тиеш дип албан теле өчен уникаль әлифба булдыруны яклый, бәхәсләшә һәм албан теленең дәреслек-грамматикасын яза.

Итальян һәм төрек телләреннән тәрҗемә иткән.

1871 елда ул "Албан халык җырлары һәм шигырьләре җыентыгы"н бастырып чыгара ("Përmbledhje këngësh popullore dhe rapsodi poamash shqiptare"), XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башы Төньяк Албаниянең тарихи һәм каһарманнар турында эпосын күрсәтә .

1878 елда ул Венеция һәм Албан җирләре арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре, Османлы империясендә сәүдә практикасы турында китап бастыра.

«Гьёрг Кастриот тарихлары» авторы, әсәр Скандербег тормышына һәм иҗатына багышланган (бастырылмаган), икътисади һәм политик темаларга мәкаләләр, патриотик шигырьләр кергән.

Ул үз мәкаләләрендә католик һәм мөселман руханиларын дини сегрегациягә һәм аермаларга этәрүдә һәм дәртләндерүдә гаепл. Яшьләрне тик итальян телендә генә укыту өчен Италия миссионерларын тәнкыйтьли. Шкодерның иезуит миссионерлары, ахыр чиктә,дингә каршы пропагандистлыкта гаепләп, Зефны хөкем итәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү