Заһир Исмәгыйлев һәйкәле


Заһир Исмәгыйлев һәйкәлеУфа шәһәренең Киров районында куелган монумент.

Һәйкәл
Заһир Исмәгыйлевка һәйкәл
Заһир Исмәгыйлевка һәйкәл
Заһир Исмәгыйлевка һәйкәл
Урын БР, Уфа, Ленин урамы
Сынчы Х. М. Хәбибрахманов
корымчы С. А. Голдобин
Төзелеш ???—2008 еллар
Материал бронза, гранит

Тарих үзгәртү

Композитор Заһир Исмәгыйлевка һәйкәл Өфенең Ленин урамында Башкорт дәүләт опера һәм балет театры белән янәшә урнашкан Театр скверында, композитор хөрмәтенә аталган Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты каршында куелган. Һәйкәл Заһир Гариф улы нигез салган һәм 20 еллап җитәкләгән югары уку йортына 40 ел тулган көннәрдә — 2008 елның 18 октябрендә тантаналы рәвештә ачыла.

Бу — Башкортстанда Заһир Исмәгыйлевка беренче һәйкәл. Һәйкәлнең авторы — Салават Юлаев исемендәге җөмһүрият Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган рәссамы Хәниф Мирзаһит улы Хәбибрахманов. Автор әйтүенчә, аңа тере чакта композитор белән очрашырга туры килмәгән, шуңа күрә һәйкәлне эшләгәндә ул фото - һәм видеоматериал кулланган. Һәйкәлнең архитекторы — Салават Юлаев исемендәге бүләк лауреаты Сергей Анатолий улы Голдобин.

Заһир Исмәгыйлев иҗади илһам килгән вакытында, кулына камыш курай тотып, утыргычта утыра итеп сурәтләнгән. Һәйкәл бронзадан эшләнгән, киртә белән уратылган. Постаментта башкорт һәм рус телләрендә:

Бөйөк башҡорт композиторы Заһир Исмәғилев
Выдающийся башкирский композитор Загир Исмагилов

дип язылган.

Сылтамалар үзгәртү