Зариф Бәшири

татар шагыйре, язучы, публицист, журналист, тәрҗемәче

Зариф БәшириXX йөзнең беренче яртысында иҗат иткән татар шагыйре, язучы, публицист, журналист, тәрҗемәче.

Зариф Бәшири
Туган телдә исем Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири
Туган 5 май 1888(1888-05-05)
Чүти авылы, Чуел өязе
Үлгән 21 октябрь 1962(1962-10-21) (74 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь, язучы, публицист, журналист, тәрҗемәче
Җефет Рәхимә Садретдин кызы (1913-1990)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири 1888 елның 5 маенда хәзерге Кайбыч районы Чүти авылында туа.

Зариф Бәшири беренчеләрдән булып татар халкын күрше милләт халыклары мәдәнияте белән таныштыра башлаган кеше.

Зариф Бәширинең туган авылы һәр яктан чуаш авыллары белән чорналган була, шунлыктан Зариф әфәндегә чуашлар белән еш аралашырга туры килә. Яшь чагында әдип Гөбенә суы буенда әтисенең яшелчә бакчасын каравыллаган. Шунда күрше чуаш авылы болыны каравылчысы абзыйның Симук исемле малае белән бик каты дуслашып китә. Шунда ук Әнисә исемле кыз белән таныша, һәм бу дуслык әдипнең иң якты һәм саф балалык мәхәббәте була.

Зариф Бәширинең күрше халык әдәбиятын өйрәнүдә “Чуаш әдәбияты” дип исемләнгән беренче җыентыгы 1928 елда Казанда басылып чыга. Җыентыкта чуаш язма әдәбият тарихы турында кыска очерк урын алган, чуаш әдипләренең шигырьләре һәм хикәяләре беренче тапкыр татарча дөнья күрә. Ул татар җәмәгатьчелеген беренчеләрдән булып К. Иванов иҗаты белән таныштыра.

Алга таба язучының тормышы Урта Азия белән бәйле була, ул җирле вакытлы матбугатта да берникадәр эшләп ала. 1917―1918 елларда ― Верный шәһәрендә (Төркестан АССР) татар телендә айга 2 мәртәбә нәшер ителгән әдәби-нәфис һәм сатирик «Садак» журналының мөхәррире[1]. 1931 елда Бәширинең “Уйгыр әдәбияты” дип исемләнгән җыентыгы дөнья күрә. Үзенең хезмәтендә Бәшири шул заманның идеологик күрсәтмәләре басымы астында әдәби күренешләргә сыйфый позициядә торып якын килә.

1930—1931 елларда Бәшири Сталино (Донецк) шәһәрендә «Пролетар» гәзитенең әдәби бүлеген җитәкли.

1933 елдан Бәшири Уфада яши. 1938 елның 29 апрелендә аны кулга алалар һәм, биш елга ирегеннән мәхрүм итеп, хезмәт белән төзәтү лагерына җибәрәләр. Срогын тутырып чыккач та ул матбугатка якын китерелми, торак мәсьәләсе озак еллар хәл ителми. Партиянең XX съездыннан соң ул тулысынча реабилитацияләнә.[2]

Иҗаты үзгәртү

"Чуаш кыз Әнисә" повесте үзгәртү

Зариф Бәширинең “Чуаш кызы Әнисә” повесте С. Рәмиев киңәше буенча языла һәм 1910 елда басылып чыга, ләкин әсәр дөнья күргәч, авторга күпкенә үтенеч хатлары килә, укучылар бу әсәрне яңадан тулырак язуын үтенеп сорыйлар. “Бигрәк тә чуашларның үзләренә генә хас тормыш гадәтләрен киңрәк итеп күрсәтүемне үтенәләр” – ди әдип, үзенең истәлек китабында. Бу хатларны алганнан соң З. Бәшири әсәрен тулыландыра. Сюжет араларында чуашларның гореф-гадәтләрен, көнкүреш тормышларын, татар һәм чуаш халыклары арасында үзара җылы мөнәсәбәтләрен күрсәтә. Бу әсәр күрше яшәүче халыклар арасындагы көчле дуслыкны күрсәтүе белән кыйммәтле. Чуаш кызы образында хезмәт сөючән, яхшы күңелле, шаян табигатьле авыл кызы мәхәббәтенең капитализм чорындагы рамасы сүрәтләнә. Чуаш кызы белән татар егетенең көчле һәм фаҗигале мәхәббәтен романтика катыш реалистик буяулар белән сүрәтләнгән әлеге повесть кат-кат басылып, соңыннан (1960 елда) чуаш теленә дә тәрҗемә ителә.

Этнографик очерклар үзгәртү

Зариф Бәшири чуашлар турында әсәрләр генә түгел, этнографик очерклар да яза, шуларны китап итеп бастыра. Аның “Чуашлар” исемле хезмәте – XX йөз башы татар мәдәниятендә уникаль күренеш. Чөнки бу әдип беренчеләрдән булып чуашларны уңай яктан күрсәтә, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен, өйрәнә, борынгы ышануларын, әйтемнәрен язып чыга һәм татар теленә тәрҗемә итеп бирә. Бәшири беренчеләрдән булып күрше милләт әдәбияты белән татар халкын таныштыра. Чуаш, үзбәк, уйгыр әдәбиятларын уңай яктан күрсәтә, азмы-күпме тарихлары белән таныштырып китә. Аларның әдәбиятләренә тәҗрибәле анализ ясый, шигырьләрен, хикәяләрен тәрҗемә итеп безгә тәкъдим итә. Ул төрки халыкларның әдәбият тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Аның турында үзгәртү

  1. Зариф Бәшири // Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. — Казан: Таткитнәшр., 1986. — Б. 61–63
  2. Сайланма әсәрләр. [М. Гайнуллинның кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1958.—196 б., портр. 6500.
  3. Хаков В. Зариф Бәшири әсәрләре.— Сов.Литература, 1959, № 6, 113—115.
  4. Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. — Казан Татар, дәүләт нәшр., 1926.
  5. Бәшири З. Замандашларым белән очрашулар: (Язучы истәлекләре). —Казан: Таткитнәшр., 1968. — 292 б.
  6. Гайнуллин М. Зариф Бәшири // Татар әдипләре: (Иҗат портретлары). —Казан: Таткитнәшр., 1978. — Б. 183–187.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр.494. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: "Габдулла Тукай" энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бәшири З. Ш. Замандашларым белән очрашулар (Язучы истәлекләре) / З.Ш. Бәшири. – Казан: Тат. китап нәшр., 1968. – 291 б.
  • Гайнуллин М. Татар әдипләре. (Иҗат портретлары) / Гайнуллин М. — Казан: Тат. китап нәшр., 1978. — 280 б.
  • Бәшири З. Ш. Уйгыр әдәбияты / З. Ш. Бәшири. — Казан: Яңалиф, 1931. — 76 б
  • Төхфәтуллина Г. Н. Татар һәм чуаш мәдәниятләренең  багланышлары: З. Бәшири  иҗаты мисалында// Хаков укулары – 2011. Студент һәм аспирантларның Казан дәүләт университеты атказанган профессоры Вахит Хөҗҗәт улы  Хаков истәлегенә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференциясе материаллары / Фән. Мөх-р: Ф. Ш.  Нуриева; төз.: Х. Х. Кузьмина, Л. Н. Закирова. – Казан: ихлас, 2011. – 140 б.

Сылтамалар үзгәртү