Закирә Шәфыйкова

Шәфыйкова Закирә Разетдин кызы (рус. Шафикова Закира Разетдиновна) - (24 октябрь 1936 ел) — җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты.[1]

Закирә Шәфыйкова
Туган 24 октябрь 1936(1936-10-24) (87 яшь)
Әтек, Бишкураевский сельсовет[d], Туймазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты

Биографиясе үзгәртү

Закира Разетдин кызы Шафикова 1936 елның 24 октябрендә Башкорт АССР Туймазы районы Әтек авылында (рус. Атык) туган. Милләте — татар.

1957 елда Уфа медицина училищесын тәмамлап туган ягына кайткач, фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып хезмәт юлын башлаган.

1966 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Башкортстан өлкә профсоюзлар советының ышанычлы врачы булып эшләгән.

1982 елдан Октябрьский шәһәрендә "Бодрость" шифахана-профилакторие нигез салына. Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатышында, Уфага гына түгел (180 чакрым ара), Самар шәһәре белән (300 км) Ырынбур өчен дә әһәмияткә ия булган дәвалау оешмасына тәүге елыннан ук Закирә Разетдин кызы баш врач итеп билгеләнә һәм озак еллар аңа җитәкчелек итә. Бу шифахана республикада бердәнбер Нафталан нефте белән ванналар эшләгән дәвалау оешмасы. Закирә Разетдин кызы үҗәт рәвештә хезмәт күрсәтү ысулларын киңәйтүгә, алдынгы методикалар куллануга көч куя һәм тырыш, намуслы эшчәнлеге өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнеп тора. Ул җитәкләгән коллективка да төрле министрлыкларның бик күп мактау грамоталары бирелә.[2][3]

1990 елда Башкорт АССРы Югары Советының соңгы - тарихи 12-нче чакырылышына Яңавыл районы, 279-нчы Ямъязы сайлау округыннан халык депутаты итеп сайлана[4] .

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы [5]
  • Республика дәүләт оешмалары һәм тармак министрлыкларының Мактау грамоталары

Сылтамалар үзгәртү

  • БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге
  • Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты республикасы Гербы. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 21.