Жизель Каролин Нонненмахер Бюндхен (порт. Gisele Caroline Bündchen[10][11]; 1980 елның 20 июле, Оризонтина, Бразилия) — Бразилия супермоделе һәм актрисасы. 2004 елдан 2013 елга кадәр дөньяда иң күп акча түләнә торган модель булган[12][13]. Шулай ук Victoria' s Secret «фәрештәләренең» берсе буларак билгеле. 2015 елның апрелендә Бюндхен модель карьерасын тәмамлау турында игълан иткән[14]. Гиннесс рекордлар китабына эләккән[15].

Жизель Бюндхен
Туган 20 июль 1980(1980-07-20)[1][2] (43 яшь)
Оризонтина, Риу-Гранди-ду-Сул, Бразилия[3][4]
Яшәгән урын Нью-Йорк
Сан-Паулу
Кембриҗ
Лос-Анджелес
Порту-Алегри
Бостон
Ватандашлыгы  Бразилия[5][6]
Һөнәре модель, защитник окружающей среды, язучы, актёр, эшмәкәр, runway model, фотомодель
Эш бирүче Victoria’s Secret[d], Elite Model Brazil[d], Chanel[d], Pantene[d], IMG Models[d], C&A[d] һәм Falabella[d]
Җефет Том Брэди[d]
Өйдәш Леонардо Ди Каприо[7][8][9][…] һәм Том Брэди[d]
Балалар Vivian Lake Brady[d] һәм Benjamin Rein Brady[d]

 Жизель Бюндхен Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Жизель Бюндхен Бразилиянең көньягындагы Риу-Гранди-ду-Сул штаты, Оризонтина шәһәрендә туа. Аның борынгы бабалары — Алманиядән эмигрантлар, алар биредә XIX гасырда урнашканнар. Яшүсмер чагында Жизель профессиональ спорт карьерасы турында хыялланган. Sogipa волейбол командасында уйнаган.

Аның биш апасы бар: Ракель (Raquel), Гразиела (Graziela), Габриела (Gabriela), Рафаэла (Rafaela) һәм Патрисия (Patrícia) (Патрия Жизель белән бер көндә, биш минутка иртәрәк туа)[16].

Фотомодель карьерасын 14 яшендә башлый, җирле Макдональдста дуслары белән утырганда аңа ерак түгел утырган Elite Management модель агентлыгы вәкиле игътибар итә.

Шул вакыттан башлап карьерасы өскә таба бара. Ralph Lauren, Dolce & Gabbana, Versace, Valentino, Céline, Gianfranco Ferre һәм Chloé кебек танылган брендларның реклама кампанияләрендә катнашкан.

Vogue, Marie Claire, Harper's Bazaar, Allure һәм Rolling Stone кебек абруйлы басмаларның тышлыкларында чыккан.

Модель ике фильмда төшкән: «Нью-Йорк таксие» һәм «Шайтан Prada киеп йөри».

Шулай ук ул Боб Синклер белән бергә «Heart of Glass» дип исемләнгән музыкаль клипны язган.

Моннан тыш, аның «Gisele Intimates» үз эчке кием маркасы бар, реклама кампанияләрендә аны үзе күрсәтә[17].

14 яшендә Жизель Бюндхен Сан-Паулуда «Elite Model Look» конкурсында икенче урынны ала[18]. 2002 елдан 2006 елга кадәр Victoria's Secret «фәрештәләренең» берсе булган[19].

Шәхси тормыш үзгәртү

2000—2005 елларда актер Леонардо Ди Каприо белән очрашкан[20]. 2004 елда Бюндхен һәм Ди Каприо People журналы версиясе буенча иң матур парлар арасына кергән[21].

2009 елның 26 февраленнән америка футболы уенчысы том Брэдида кияүдә (1977)[22]. Туй алдыннан аның белән ике ел очрашкан. Алрарның ике баласы бар: улы Бенджамин Рейн Брэди (08.12.2009)[23][24] һәм кызы Вивиан Лейк Брэди (05.12.2012)[25].

Фильмография үзгәртү

  • 2004 — Нью-Йорк таксие / Taxi
  • 2006 — Шайтан Prada киеп йөри — Сирина, Подиум редакциясе хезмәткәре, Эмилинең дусты.

Хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлек үзгәртү

 
Испания футболчысы Карлес Пуйоль белән 2014 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасында

Жизель үзенең зәркән эшләнмәләрен (6 һәм 3,5 карат ике бриллиант балдаклар) Кристис аукционында куйган. Сатудан кергән акча Африканың алмаз экспортчы илләрендә белем бирү инициативаларына акча җыю белән шөгыльләнүче Diamond Empowerment Fund хәйрия оешмасына киткән[26]. Аукцион 2008 елның 15 октябрендә үткәрелгән. Элегрәк, 2003 елда, модель аукционнан «Platinum Guild International» зәркән йорты һәм «Harper's Bazaar» журналы белән хезмәттәшлек иткәндә төзелгән үз дизайнының агалтын йөрәкләр рәвешендәге бизәнү әйберләре коллекциясен саткан. Алынган акчалар Изге Иуданың балалар клиникасына (Мемфис, АКШ) тапшырылган[27].

Жизель Бюндхен «Катрина» ураганыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен аукционга куелган махсус айподларда автограф калдырган танылган шәхесләрнең берсе була[28].

Модель Африкада БИДС белән авыручыларга ярдәм итүгә игътибар бирә. 2006 елда «I Am African» кампаниясендә катнашкан. Африка гадәтенә буялган фотосурәтләрне җәмәгатьчелек игътибарын әлеге проблемага юнәлдергән альбомга керткән танылган шәхесләрнең берсе булган[29]. 2009 елда Жизель төрле илләрдә «Elle» журналының 30дан артык милли басма тышлыгында, «(Product) Red» махсус хәйрия сәүдә маркасы товарларына реклама биреп чыга. Керемнәрнең бер өлеше БИДС, туберкулез һәм бизгәк авыруы белән көрәшү глобаль фондына керә[30]. Элегрәк, 2006 елда, «American Express» ның «кызыл» кредит карталары линиясен таратуда катнашкан[31].

2008 елның 17 октябрендә Бюндхен Бостонның белем бирү һәм эшкә урнаштыру белән шөгыльләнүче «Goodwill Center» коммерцияле булмаган оешмасында Рәхмәт көне вакытында официант ролендә эшләгән[32].

2009 елның 20 сентябреннән модель Әйләнә-тирә мохит буенча БМО программасы (ЮНЕП) Игелекле ихтыяр илчесе булып тора. Шул вакыттан Жизель үзенең сайтында һәм блогында экологик проблемаларны яктырту белән шөгыльләнә[33]. Жизель күп кенә экологик оешмалар һәм проектлар белән хезмәттәшлек итә, алар исәбенә керә[34][35]:

  • «Agua Limpa» («Чиста су») — Жизельның Риу-Гранди-ду-Сул Тукундува һәм Оризонтина муниципалитетлары территорияләрендә урманнарны торгызуга, туфракны консервацияләүгә һәм су пычрануга каршы көрәшкә юнәлдерелгән гаилә проекты[36];
  • «Rainforest Alliance» (Бюндхен директорлар советына керә) — биотөрлелекне саклау;
  • «Ipanema» — Бюднхен эшләгән сандалилар коллекциясе, 99% эшкәртелгән материаллардан эшләнгән. Сатудан кергән табышның бер өлеше Амазониянең һәм Атлантик ярының Бразилия урманнарын торгызу буенча «Florestas do Futuro» («Киләчәк урманнары») программасына[37], шулай ук Бразилия диңгез ташбакаларын яклау буенча TAMAR проектына керә. Программа 100 төр үсемлекнең 25 000 үренделәрен утыртырга, шуның белән 15 га мәйданны яшелләндерергә мөмкинлек биргән[38];
  • Instituto Socioambiental (ISA) — Y Ikatu Xingu (Шингу елгасы) һәм De Olho nos Mananciais (Сан-Паулу) су ресурсларын саклау буенча проектлар;
  • Nascentes do Brasil — Бөтендөнья кыргый табигать фондының елга сулык бассейннарын саклау һәм торгызу буенча Бразилия бүлекчәсе проекты.

2009 елда Жизель БМО оештырган Seal the Deal иҗтимагый кампаниясендә катнашкан[39]. 2010 елның мартында ире белән бергә Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасына кушылган һәм Җир көнендә электр энергияне саклауда катнашырга чакырган[40].

2010 елда Жизель Гаитидагы җимерек җир тетрәү корбаннары ихтыяҗына 1,5 миллион доллар корбан иткән[41].

2010 елда Жизель Sejaa Pure Skincare бит өчен экологик косметика линиясен тәкъдир иткән[42].

2011 елда Бюндхен «иң яшел атаклы кеше» бүләген алган[43].

2014 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми символикасын сайлау комиссиясе составына кергән.

2016 елда Рио-де-Жанейрода Олимпия уеннарын ачу тантанасында катнашкан[44].

Китаплар үзгәртү

Үз карьерасының 20 еллыгы уңаеннан китап чыгарган[45]. Китапта модельнең 300 фотосурәте, шул исәптән ачык фоторәсемнәр тәкъдим ителгән. Бюндхенның «Lessons. Минем әһәмияткә ия булган тормышыма юл» китабы 2018 елда дөнья күрә[46].

Тәнкыйть үзгәртү

Экологик программаларда катнашуга карамастан, Жизель үзе берничә тапкыр яшелләр ягыннан һөҗүм корбаны була. Шулай итеп, PETA активистлары хайваннар йоныннан кием-салым рекламаларында катнашкан өчен модельне тәнкыйтьләгәннәр, 2002 елда аның дефиле вакытында протест акциясе үткәргәннәр[47]. Шулай ук, тәнкыйтьчеләр билгеләп үткәнчә, экологик яктан чиста ягулык чыганакларын үстерү өчен чыгыш ясап, Жизель «пычрак» двигательле Robinson R44 вертолётында очарга өйрәнергә булган[48][49].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Nolen J. L. Encyclopædia Britannica
  2. Discogs — 2000.
  3. 3,0 3,1 http://ego.globo.com/Gente/Noticias/0,,MUL1043107-9798,00-GISELE+BUNDCHEN+MOSTRA+CIDADE+NATAL+PARA+O+MARIDO+TOM+BRADY.html
  4. 4,0 4,1 https://www.terra.com.br/diversao/gente/gisele-bundchen-mostra-cidade-natal-para-marido,66b9e55c87a8a310VgnCLD200000bbcceb0aRCRD.html
  5. http://www.nndb.com/company/697/000042571/
  6. http://www.nytimes.com/2005/10/03/business/worldbusiness/03vogue.html
  7. https://www.rollingstone.com/culture/culture-news/hot-girl-gisele-bundchen-183901/
  8. https://www.dgabc.com.br/Noticia/440995/gisele-bundchen-arrota-na-tv-e-da-risada
  9. https://www.ofuxico.com.br/noticias/dicaprio-sofre-com-o-final-de-seu-romance-com-gisele-bundchen/
  10. Edição colaborativa da Wikipédia é marcada por disputas e negociações
  11. Veja os nomes de verdade das tops models
  12. The 20 Richest Women In Entertainment/Forbes.
  13. Gisele Bündchen — Forbes, Forbes.com. Проверено 14 июля 2011.
  14. Жизель Бюндхен уходит из модельного бизнеса «Газета.Ru» 16.04.2015
  15. Жизель Бундхен | Фото Gisele Bundchen | Личная жизнь модели
  16. Seeing Double: Celebrities Who Have a Twin People.
  17. Роскошная Жизель Бундхен в рекламной кампании нижнего белья Gisele Intimates. Lady in Dress (2014-07-16). әлеге чыганактан 2014-07-28 архивланды. 2014-07-16 тикшерелгән.
  18. Супермодель Жизель Бундхен отмечает 40-летие, сажая деревья - Газета.Ru, archived from the original on 2021-02-12, retrieved 2021-10-16 
  19. Жизель Бундхен – 36 - Газета.Ru | Фото
  20. Celebrity Central: Gisele Bundchen biography. People. әлеге чыганактан 2013-07-16 архивланды. 2013-07-13 тикшерелгән.
  21. Most Beautiful Couples. People.com (2005-04-21). әлеге чыганактан 2013-07-16 архивланды. 2013-07-13 тикшерелгән.
  22. Fin, Natalie. It's True. Tom Brady, Gisele Bündchen Secretly Wed, E! (2009-03-27). 12 сентябрь 2010 тикшерелде.
  23. Супермодель Жизель Бундхен во второй раз стала матерью. KM.ru (2012-12-07). әлеге чыганактан 2012-12-07 архивланды. 2012-12-07 тикшерелгән.
  24. Gisele Bündchen Talks to Vogue's Joan Juliet Buck on Having a Baby, Tom Brady and Sejaa. Vogue. әлеге чыганактан 2012-12-07 архивланды. 2010-03-15 тикшерелгән.
  25. Супермодель Жизель Бундхен во второй раз стала матерью. KM.ru (2012-12-07). әлеге чыганактан 2012-12-07 архивланды. 2012-12-07 тикшерелгән.
  26. Gisele Bundchen Auctions Diamonds For Empowerment Fund
  27. USATODAY.com — Gisele Bundchen gives her heart to St. Jude’s children
  28. Bill Clinton — Clinton Picks Morrison & Simon For Charity Ipod — Contactmusic News
  29. I AM AFRICAN — Keep a child alive. әлеге чыганактан 2011-10-20 архивланды. 2010-09-13 тикшерелгән.
  30. Жизель Бундхен в благотворительной фотосессии журнала Elle
  31. Why the new Amex card makes me see RED
  32. Gisele &Tom: sweetest Thanksgiving couple, archived from the original on 2009-11-02, retrieved 2021-10-16 
  33. Press Releases September 2009 — Supermodel Gisele Bundchen becomes UN Environmental Ambassador — United Nations Environment Programme (UNEP) 2014 елның 10 октябрь көнендә архивланган.
  34. SustainabiliTank: Brazil born Gisele Bündchen, who now helps sell some of world’s most exclusive products, becomes in a Washington Square Park NYU ceremony UNEP Ambassador for …(үле сылтама)
  35. Gisele Bundchen’s Charity Work, Events and Causes
  36. Projeto Água Limpa. әлеге чыганактан 2011-08-29 архивланды. 2010-01-21 тикшерелгән.
  37. ipanemaflipflops.co.uk. әлеге чыганактан 2010-02-15 архивланды. 2010-01-21 тикшерелгән.
  38. Gisele Bündchen ajuda a reflorestar a Mata Atlântica — O Debate — Portal de Noticias
  39. Gisele Seals the Deal! for Climate Change
  40. Gisele Bündchen and Tom Brady Encourage the World to Participate in WWF’s Earth Hour
  41. Gisele Gives $1.5M to Haiti, Other Stars Step Up to Help — Good Deeds, George Clooney, Gisele Bundchen, Madonna 2010 елның 17 гыйнвар көнендә архивланган. на People.com
  42. Жизель Бундхен становится бизнесвумен. әлеге чыганактан 2010-03-22 архивланды. 2010-02-09 тикшерелгән.
  43. Бразильский "ангел" Жизель Бундхен - РИА Новости, 20.07.2015
  44. Гордость Бразилии: Жизель Бундхен – 40 - Газета.Ru | Фото
  45. Жизель Бундхен представила свою книгу «Газета.Ru» 07.11.2015
  46. Жизель Бюндхен о дисциплине: как быть такой классной, читайте в отрывке из этой книги VOGUE 18 января 2020
  47. Supermodel In PETA’s Crosshairs — CBS News
  48. Gisele Bundchen gives flying a whirl 2012 елның 11 апрель көнендә архивланган. Boston Herald
  49. How Angelina, Bono, Gisele and Madonna Are Destroying the Planet 2010 елның 14 февраль көнендә архивланган. alternet.org

Сылтамалар үзгәртү