Епрәч районы (чуаш. Йӗпреҫ районӗ) — Чуашстанның үзәгендә урнашкан муниципаль район.

Епрәч районы
чуаш. Йĕпреç районĕ
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 5 сентябрь 1927
Сурәт
Рәсми исем Йĕпреç районĕ
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Епрәч[2]
Административ-территориаль берәмлек Чуашстан
Сәгать поясы MSD һәм UTC+03:00
Халык саны 23 330 (1 гыйнвар 2018)[3]
Мәйдан 1201,18 км²[4]
Рәсми веб-сайт gov.cap.ru/main.asp?govid=60
Харита сурәте
Җирле телефон коды 83538
Карта
 Епрәч районы Викиҗыентыкта

Административ үзәгеЕпрәч шәһәр бистәсе.

География үзгәртү

Епрәч районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1201,2 км².

Тарих үзгәртү

Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Районда ике тарихи урын бар: чуаш язучысы Семен Эльгер сурәтләгән «Кушлаваш уйе» һәм Камай кыры (Камай — Казанны 1552 елда Явыз Иван алганда, аңа ярдәм күрсәтүче кеше, ул Казан кирмәне диварларын шартлатуны билгеләүче мәгълуматны Казанны алучыларга тапшыра).

Халык үзгәртү

Халык саны 22,9 мең кеше (2010 елга). Авыл халкы — 60%, шәһәр халкы — 40%. Шәһәр халкы Епрәч һәм Буа бистәләрендә яшиләр.

Милли составы: чуашлар — 83%.

Административ бүленеше үзгәртү

Районда 2004 елдан 12 авыл һәм 1 шәһәр жирлеге бар.

Икътисад үзгәртү

Сәнәгатьтә төп тармаклар: Чабаксар электр үлчәү приборлары заводы филиалы, агач эшкәртү, җиһазлар ясау.

Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү.

Күренекле кешеләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Епрәч очу мәктәбе