Емельян Пугачев (174221 гыйнвар 1775) — Дон казагы, 1773-1775 еллар Пугачев явы юлбашчысы. Үзләрен хатыны Екатерина II оештырган сарай фетнәсендә үтерелгән, ир-ат варислар калдырмаган, могъҗизалы рәвештә коткарылган Петр III патшага салышкан шул заман шәхесләренең иң уңышлысы.

Емельян Пугачев
Туган телдә исем рус. Емельян Иванович Пугачёв
Туган 1742(1742)
Дон Гаскәре өлкәсе, Зимовейская станицасы
Үлгән 21 гыйнвар 1775(1775-01-21)
Мәскәү
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Милләт рус яки украин
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Россия империясе
Һөнәре инкыйлабчы, хәрби хезмәткәр, сәясәтче
Җефет Устинья Петровна Кузнецова[d] һәм Софья Дмитриевна Пугачёва[d]
Өйдәш Харлова, Татьяна Григорьевна[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Пугачёв күтәрелеше[d], Восстание Пугачёва на Урале и в Сибири[d], Восстание Пугачёва в Башкирии[d], Җидееллык сугыш, 1768—1774 еллардагы урыс-төрек сугышы[d], Штурм Царицына войсками Емельяна Пугачёва[d], Казан өчен бәрелеш, Бой у Юзеевой[d], Осада Яицкой крепости[d], Бой у Татищевой[d] һәм Бой у Солениковой ватаги[d]
Хәрби дәрәҗә орынгычы[d]

 Емельян Пугачев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Емельян Пугачев чыгышы белән хәзерге Волгоград өлкәсеннән, Дон казакларының башкаласы Зимовейскаядан. Степан Разинның якташы.

Өч ел буена Пруссиягә каршы Җидееллык сугышта катнашкан.

1763-67 елларда туган авылында хезмәт үти. 1764 елда кызы, 1768 елда улы туа. Дегет, ятьмә ише товарларны ерак җирдән очсыз хакка алып, Дон буена кайткач аларны кыйммәткә сатарга ният корган Пугачев, үзе шикелле үк елгыр казак белән бергә, Кама елгасына кадәр килеп җитә. Польша җиренә качкан рус старовер-крестьяннарын эзләтүдә катнаша.

Көнгер өязенә кадәр барып китәргә ниятлиләр. Әмма бу чорда бөтен Кама буен Уралдагы заводларга йөреп эшләүдән баш тарткан крестьяннар фетнәсе чолгап алган була. "Алып сатарлар"ның юлы уңмый hәм алар Дон буена буш кул белән генә кайтып китә.

1769 елда Емельян рус-төрек сугышы башлануга ике ел буена шунда катнаша. Авырып китү сәбәпле 1771 елда туган җиренә – Дон елгасы буендагы Зимовейская станицасына кайтып төшкән хорунжий /кече әфисәр/ Пугачевны казакларның югары хакимият вәкилләре ат урлауда hәм Кубаньга качарга җыенуда гаеплиләр. Пугачев, чыннан да, Терек елгасы буена качып китәргә омтылыш ясый. Хакимият вәкилләре аны шуның өчен кулга алалар. Ләкин Пугачев ике-өч мәртәбә алар кулыннан качып котыла hәм бай казакларның үзен иректә калдырмаячагын аңлагач, бөтенләй Польша җиренә китәргә ниятли.

Польшага киткән качакларны патшабикә Екатерина II тарафыннан гафу итү турында указ чыгарылуга, Пугачев Добрян форпостында паспорт ала. Польшадан Россиягә чыккан качакларны Екатерина Идел аръягында, Ыргыз елгасы буенда нигезләнергә чакыра. Казан губернасына килә. Үзе тотып йөргән староверларны Ырынбур губернасына күчерелүләрен белеп, Емельян башта шунда барып чыга, аннары паспорт алып, 1772 елның көзендә Ырынбур губернасындагы Мәчетле бистәдә оялый.

Пугачев утлар-сулар кичеп йөргән чакта Россия төрле сәер хәбәрләр белән тула. Әле Царицын каласында, әле Воронеж өлкәсендә яңа "падишаhлар" пәйда була. Аларның hәркайсы үзен хыянәтче Екатерина тарафыннан тәхеттән куылган Петр Федорович, дип игълан итә. Гәрчә чын Петр патша 1762 елның 5 июлендә Екатерина тарафдары Алексей Орлов тарафыннан буып үтерелгән булса да, Богомолов, Рябов, Асланбеков, Евдокимов кебек батырлар үзләрен явыз патшабикә кулыннан очраклы рәвештә качып котылган "падишаh" итеп танытырга тели. Тик аларның "тантанасы" озак дәвам итми. Шулай да, Рәсәйне иңеннән-буена кадәр йөреп чыккан Пугачев аларның фаҗигале язмышы турында да, Петр III хакында да ишетеп кала hәм бу хәбәрләрнең hәммәсен мыегына чорный бара.

Идел аръягына чыгып, Сембер провинциясенә аяк баскач, Пугачев әүвәл Малыковка авылында[1] hәм Кызыл мәчет бистәсендә[2] туктала. Бу төбәктә яшәгән крестьяннарның hәм Җаек казакларының тормышы, кайгылары белән кызыксына.

Җаек казаклары бу вакытта бик авыр хәлгә кала. 1772 елның январында комсыз старшина hәм атаманнарның рәхимсез талавына каршы күтәрелгән казакларның фетнәсен бастыру өчен патша хөкүмәте Җаек шәhәрчегенә (хәзерге Уральск) генерал фон Траубенберг командалыгындагы кораллы отряд юллый. Баш имәс казаклар беренче бәрелеш вакытында генералның үзен дә, хөкүмәткә сатылган атаман Петр Тамбовцевны, Яков Колпаков, Суетин, Федор Митрясов, Иван hәм Семен Тамбовцев кебек старшиналарны юк итәләр. Фетнәне бастыру өчен җибәрелгән отряд та, бай старшиналар да кулга алына, шәhәрдә ярлы казаклар тантанасы башлана. Ләкин патша хөкүмәте февраль аенда ук казакларга каршы генерал-майор Ф. Фрейман командалыгындагы яңа гаскәр юллый. Июнь башында Фрейман Җаек шәhәрчегенә килеп җитә hәм казаклар гаскәрен куып тарата. Йөзләгән казак кулга алына, төрмәләргә ябыла. Җәлладлар 47 кешене асып, 3 казакның башын өзеп, 12 кешене кисәкләргә чапкалап үтерәләр[3]. Дистәләгән казакны мәйданнарда камчылар белән кыйныйлар. Бик күп кеше, далага качып кына, җәзалаудан котылып кала. Казакларга 36756 сум штраф салына.

Казакларның аяныч хәле турында ишетүгә үк, Пугачев сәүдәгәр сыйфатында Җаек шәhәрчегенә ашыга. 22 ноябрь көнне ул Денис Пьянов дигән казак йортына килеп төшә. Бер атна чамасы базар hәм урамнарда йөргәннән соң, Пугачев казакларның барча михнәтләрен дә, ниятләрен дә аңлап ала.

15 августта Емельян Җаек шәhәрчегеннән 60 чакрымдагы, Таловая дигән елга буена урнашкан юлханәгә килеп җитә. Юлханә хуҗасы Степан Оболяев белән ул әле 1772 елның ноябрь аендагы "визиты" вакытында ук танышкан була. Бу юлы, мунчага баргач, Пугачев инде Оболяев каршында да үзенең "падишаh" Петр III икәнлеген "ачып сала".

Пугачев сугышы үзгәртү

1773 елның көзендә Җаек казаклары арасында үзен Петр I патшаның оныгы — Петр III дип таныткан бер кеше килеп чыга. Чынлыкта исә ул Дон казагы Емельян Пугачев була. Ул халыкны көрәшкә чакыра. «Мин сезгә җирләрегезне, суыгызны, урман-болыннарыгызны кайтарып бирермен, барыгыз да иреккә чыгарсыз», дип манифестлар, өндәмә хатлар язып, авылларга тарата.

Урал һәм Идел буенда яшәгән хезмәт иясе халкы: руслар, татарлар, башкортлар, чирмешләр, чуашлар, арлар, төркем-төркем булып, Пугачев армиясенә агыла. Җаек елгасыннан алып Ырынбур крепостена кадәр булган җирләрдә крестьяннар сугышы башлана. Баш күтәрүчеләр Ырынбур һәм Җаек крепостьларын камап алалар. Урал заводларының крепостной эшчеләре дә фетнәчеләр ягына чыга. Алар Пугачев армиясен туплар һәм мылтыклар белән тәэмин итеп торалар.

Хәзерге Татарстан җирләрендә крестьяннар хәрәкәте 1773 елның октябрь — ноябрь айларында җәелеп китә. Казан — Арча тирәләрендә Мәсәгут Гомәров җитәкчелегендәге зур бер отряд хәрәкәт итә. Бөгелмә төбәге тулысынча диярлек баш күтәрүчеләр кулында була. Минзәлә крепостен Каранай Муратов җитәкчелегендәге 10 мең кешелек фетнәчеләр отряды дүрт ай буена камалышта тота. Берничә тапкыр штурмлап та карыйлар, әмма ала алмыйлар. Зәй крепосте исә баш күтәрүчеләргә сугышсыз-нисез бирелергә мәҗбүр була.

 
«Пугачев мәхкәмәсе». Василий Перов рәсеме (1879)

Пугачев гаскәре 1774 елның 29 июнендә Әгерҗегә килеп җитә. Крестьяннар сугышы моңарчы күрелмәгән көч белән дөрләп китә. Әгерҗе халкы Пугачевны «үзебезнең гадел патша Петр Федорович» дип хөрмәтләп каршы ала. Мәйданның бер ягына Пугачев армиясенә кушылырга килгән крестьяннар тезелеп баса, икенче ягына тиз генә дар агачы ясап куялар. Гади халыкның күрсәтүе белән кулга алынган комсыз байларны Пугачев астырып үтертә. Крестьяннар үзләренең изүчеләреннән шулай үч алганнар.

Әгерҗедән Пугачев армиясе Алабуга, Мамадыш, Арча аркылы Казанга юл тоткан. Крестьяннарга ул, Казанны алгач, Мәскәүгә китәбез, тәхетне алып, бөтен Россиядә гадел патшалык урнаштырырбыз, дип вәгъдәләр биргән. Болгар-татарларга үз диннәрен тотарга, милли гореф-гадәтләре белән яшәргә хокук вәгъдә иткән. «Алпавыт һәм башка изүчеләрне кырып бетерегез, үзегез теләгәнчә иректә яшәгез»,— дип чакырып.[4]

 
Пугачев богаулы килеш төрмәдә 1834 елны чыккан «Пугачев гыйсъяны тарихы» (Александр Пушкин) китабыннан

Восстаниенең беренче көнендә үк манифестлар һәм указлар татар телендә тәрҗемә ителә. Восстание чорында татар теле чын мәгънәсендә милләтара аралашу чарасына әверелә. Сәгыйть бистәсендә беренче татар полкы оештырыла. Пугачевның төп көчләре районнарны басып алалар. Сугышның беренче айларыда Муса Мостафин отряды (Бөгелмәдән көньякка таба), Каранай Моратов отряды (Минзәлә районы) кебек эре отрядлар актив хәрәкәт итә.

Татарча язган өндәмәләр Урта Идел халыкларының Пугачев армиясенә күпләп кушылуына сәбәп булган. Һәр җирдә халык аны, кадерле кунак кебек, ипи-тоз белән каршы алган.

1774 елның 12 июлендә Пугачевның 20 меңлек гаскәре Казанга керә. Кремльне тупка тота башлыйлар. Бөтен яктан туктаусыз мылтык аткан тавышлар ишетелеп тора. Кремль эченә яшеренгән хөкүмәт гаскәрләре фетнәчеләргә каршы ут ачалар. Шулвакыт шәһәр төрле яктан яна башлый. Крестьяннар һәм аларга кушылган шәһәр халкы байлар яшәгән йортларны көл-күмер итәләр. 2 меңнән артык йорт, 800 ләп кибет, 30 лап чиркәү һәм башка төрле биналар янып юкка чыга. Ләкин ут-төтен эчендә кремльне штурмлау мәмкин булмый. Кичкә таба Пугачев гаскәрен шәһәрдән чыгарырга мәҗбүр була. Шәһәрдән алынмыйча калган кирмән, Постау бистәсе һәм Татар бистәсе генә исән кала. Соңгылары тоташ терәлеп диярлек агач йортлардан торалар, ләкин Пугачевчлар, аларда яшәгән халыкның үзләренә теләктәш булу сәбәпле тимиләр.

Кич алар полковник Михельсон командалыгындагы хөкүмәт отрядлары белән кара-каршы очрашалар. Канкойгыч сугышлар берничә көн дәвам итә. Баш күтәрүчеләр җиңеләләр. Пугачев үзенең армиясе белән Казан яныннан Иделгә таба качып китә.

Пугачев Татарстан җирләрендә, бигрәк тә Казанда булган көннәрдә руслар һәм татарлар, башкортлар, чирмешләр һәм чуашлар үзләренең изүчеләренә каршы иңгә-иң торып сугышканнар. Бу көрәштә крестьяннарның сыйнфый бердәмлеге ныгыган. Алар арасыннан Бәхтияр Канкаев, Мәсәгут Гомәров, Каранай Муратов, Муса Мостафин, Әбҗәлил Сөләйманов, Рахманкол Дуслиев кебек чын халык геройлары үсеп чыга. Екатерина II баш күтәрүчеләргә каршы зур гаскәр җибәрә. Царицын шәһәреннән ерак түгел бер урында Пугачев патша гаскәрләре тарафыннан җиңелә. Аны тотып алалар, богауланган хәлдә тимер читлеккә ябып, Мәскәүгә китерәләр һәм җәзалап үтерәләр.

Тиздән Пугачев "җинаятьләр"ен Екатерина тарафыннан оештырылган "законлы тикшерү" башлана. Яу башында ук Пугачевның көрәштәшләренә әверелгән Зарубин-Чика, Падуров, Закладнов, Горшков, Караваев, Тимофей Мясников, Василий Плотников, Караваев, Иван Почиталин кебек Җаек казаклары, юлбашчыны кулга алып карательләргә тапшырган хыянәтчеләр, "падишаh"ның беренче hәм "икенче" хатыннары Софья белән Устинья, балалары Трофим, Христина, Аграфена, шулай ук Вәлит Торнов, Астафий Долгополов, И. Мамаев, Илья Аристов, хыянәтче дворян әфисәре Михаил Шванович, татар каhарманнары Канзафар Усаев, Каранай Моратов hәм Идеркәй Мәхмүтов - барлыгы 40-ка якын кеше - "хакыйкатьне ачыклауда ярдәм итү өчен", Мәскәүгә китерелә. 18 ноябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр аларның hәркайсы тикшерүчеләр каршында Пугачев белән очраша, күрсәтмәләр бирә. 19 декабрьдә "тикшерү" тәмамлана. Генераль-прокурор А. Вяземский, генераллар П. Панин, А. Глебов, М. Мартынов, П. Потемкин, 10 сенатор, тагын әллә никадәрле графлар, кенәзләр катнашында 29-31 декабрьләрдә Мәскәү Кремленың тәхет залында /!/ суд үткәрелә. 1775 елның 9 январенда хөкем карары игълан ителә.

 
А. И. Шарлемань картинасыннан гравюра (XIX гасыр уртасы)

10 гыйнвар көнне хакимият вәкилләре обыватель hәм байларны Мәскәү каласының Сазлы /Болотная/ мәйданына җыя. Дар агачлары hәм җәзалау мәйданчыклары инде әзер була. Көчле каравыл сагы астында мәйданга Пугачевны hәм аның көрәштәшләрен алып киләләр. "Законлы" хөкем карарын игълан иткәннән соң җәзалау башлана. Пугачевның башын чабып өзәләр hәм биек колга өстенә кадап куялар. Гәүдәсен 4 кисәккә чабып Мәскәүнең төрле почмагына илтеп яндыралар. "Пугачевны тотып китерәм", дип Екатерина сөяркәсе генерал Г. Орловны алдаган Афанасий Перфильев та кисәкләргә чапкалап үтерелә. Гаепләрен танымаган hәм баш имәгән Максим Шигаев, 1774 елның 12 июлендә Казан төрмәсеннән азат ителгәч янә "падишаh"ка ияргән Вәлит Торнов, 1767 елгы Уложение комиссиясе депутаты буларак "кагылгысыз кеше" дәрәҗәсен алган, әмма "зыялы hәм гадел" Екатеринаның "законлы" карары буенча үлемгә дучар ителгән Тимофей Падуров дарга асыла. Үлемгә хөкем ителгән Зарубин-Чика шушы җәзалауларны карап торганнан соң Уфага озатыла hәм 24 февраль көнне аның да гомере киселә.

 

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. хәзерге Вольск шәhәре
  2. хәзер Сарытау өлкәсендәге Пугачев каласы, Олы Ыргыз елгасы буенда
  3. В. Буганов. "Емельян Пугачев"
  4. http://tatar.org.ru/kurs/5-6-tarih/cyr_112.php(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү