Елена Цыплакова, Елена Октябрь кызы Цыплакова (рус. Елена Октябревна Цыплакова, 1958 елның 13 ноябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РФ театр һәм кино актрисасы, режиссер. Наталья Нестерова академиясенең кино һәм ТВ факультеты деканы. РФ халык артисты (2013).

Елена Цыплакова
Туган телдә исем рус. Елена Октябревна Цыплакова
Туган 13 ноябрь 1958(1958-11-13) (65 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актриса, режиссер
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган артистыРФ халык артисты

 Елена Цыплакова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 13 ноябрендә Ленинградта рәссам-графиклар Зоя һәм Октябрь Цыплаковлар гаиләсендә туган. Кечкенә вакытыннан ук спорт (фигуралы шуу, йөзү, пятиборье) белән җитди шөгыльләнә. ГИТИСның ике курсын (1978), ВГИКның актерлык бүлеген (1979), ВГИКның режиссерлык бүлеген (1985) тәмамлаган.

Иҗаты үзгәртү

19791981 елларда Мәскәүнең Кече театрында уйный.

Мәктәптә укыганда режиссер Динара Асанованың фильмнарында уйный башлый: 1974 елда «Тукранның башы авыртмый» (рус. Не болит голова у дятла) картинасында Ира Федорова роле белән таныла.

1970-1980 еллар — киноактриса буларак, иң актив чоры: 40 тан артык картинада төшә. «Мәктәп вальсы» (рус. Школьный вальс, режиссер Павел Любимов, 1978), «Нәфрәт» (рус. Ненависть, режиссер Самвел Гаспаров, 1977), «Тапшырырга рөхсәт ителмәгән ачкыч» (рус. Ключ без права передачи, режиссер Динара Асанова, 1976), «Д′ Артаньян һәм өч мушкетчы» (рус. Д′ Артаньян и три мушкетера, режиссер Георгий Юнгвальд-Хилькевич, 1978) һ. б. фильмнарындагы рольләре белән танылу ала.

1988 елдан үзе дә картиналар төшерә. Беренче эше (режиссёрлык дебюты) — «Качып китүче гражданин» (рус. Гражданин убегающий, 1988). 1989 елда Карен Шахназаровның «Старт» иҗат берләшмәсендә «Камыштан оҗмах» (рус. Камышовый рай) картинасын төшерә. Әлеге картина Сан-Себастьянда узган халыкара кинофестивальдә (Басклар Иле, Испания, 1990) режиссура өчен призга лаек була.

«Кармелита» (2009), «Авыл йоклаган арада» (рус. Пока станица спит, 2014), «Туу турында таныклык» (рус. Свидетельство о рождении, 2017) һ. б. фильмнары бар.

Гаилә хәле үзгәртү

Беренче ире — Кече театрда бергә эшләгән коллегасы Геннадий.
Икенче ире (1984-2004 елларда) — теш табибы Сергей Липец.
Өченче ире (2005 елдан) — Павел Щербаков. Үги кызы Юлия.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ноябрьдә кабынган йолдызлар. Елена Цыплакова. «Сөембикә», 2018 ел, ноябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү