Воронцова Елена Ивановна (19132007) — совет галим-гигиеначысы, медицина фәннәре докторы (1960), профессор (1964), ССРБ ФА әгъза-корреспонденты (1971). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1972).

Елена Воронцова
Туган 3 (16) июнь 1913
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 2007
Мәскәү, Россия

Биографиясе үзгәртү

1913 елның 3 июнендә Мәскәүдә туган.

1927 елда Беренче Мәскәү медицина институтының санитар-гигиена факультетын тәмамлый. 1940 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясенең хезмәт гигиенасы һәм профессиональ авырулар фәнни-тикшеренү институты янындагы аспирантураны тәмамлый. 1941-1948 елларда Үзбәк санитар институтында токсикологик лаборатория мөдире, бер үк вакытта Үзбәкстанның сәнәгать, азык һәм мәктәп объектларына санитар күзәтү җитәкчесе була.

1948 елдан алып ССРБ Медицина фәннәре академиясенең хезмәт гигиенасы һәм профессиональ авырулар фәнни-тикшеренү институтында эшли, 1961-1971 елларда — институтның гыйльми эшләр буенча директор урынбасары, ә 1971-1977 елларда — Сәнәгать аэрозольләре лабораториясе җитәкчесе. 1977-1979 елларда — тау рудасы һәм күмер сәнәгатендә хезмәт гигиенасы лабораториясе җитәкчесе. 1979-1992 елларда — өлкән тикшеренүче-сәнәгать аэрозольләре лабораториясе консультанты[1][2].

Профессор Е. И. Воронцова — төсле металлургия, машиналар эшләү, караплар һәм тау рудасы сәнәгате предприятиеләрендә хезмәт гигиенасына һәм профпатологиягә багышланган 130 дан ашу фәнни хезмәтләр авторы. Е. И. Воронцова аэрозольләрнең организмга тәэсирен өйрәнү, силикоз белән көрәш чараларын эшләү, һаваның пычрануын билгеләү методикасына чагыштырма бәяләү буенча гыйльми эзләнү алып бара. Е. И. Воронцова сварка эшләрендә хезмәт гигиенасы мәсьәләләрен хәл итүгә шактый шактый зур өлеш кертә. E. И. Воронцова хезмәт гигиенасы һәм профпатологиянең көнүзәк мәсьәләләре буенча социалистик илләрдә, шулай ук Японияда, АКШ-та һәм Италияда кырык гыйльми докладлар белән чыгыш ясый[1].

2007 елда Мәскәүдә вафат була[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Воронцова, Елена Ивановна. 2020-03-08 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Воронцова Елена Ивановна (1913—2007). 2020-03-08 тикшерелгән.
  • Большая медицинская энциклопедия / гл. ред. Б. В. Петровский. — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия. — К. 6: Гипотиреоз — Дегенерация. — 1977 г. — 632 с.