Елга́ еланбалыгы́ (Anguilla anguilla) - еланбалыклылар семьялыгындагы балык. Евразия елгаларында яши. Яшь балыклар Урта Идел бассейнына Югары Идел күлләреннән үтеп керә. Озынлыгы 30-70 см, авырлыгы 500-800 г. Гәүдәсе ян-яктан кысылган, сирәк кенә түгәрәкләнгән, циклоидсыман тәңкәләр белән капланган. Елга еланбалыгының төсе аның яшенә бәйле. Сырты кара яшел яки коңгырт кара, корсагы ак яки саргылт, яшьләренең ян-яклары сары, җенси яктан өлгергәннәрендә металлсыман ялтыравыклы, көмешсыман ак. Арка йөзгече койрыкныкы белән кушылмаган. Озын авызлы. Cаңак куышлыгының очында йоткылык тешләре бар. Вак балыклар, уылдык, бакалар һәм умырткасызлар белән туклана.

Елга еланбалыгы бөтен гомерен диярлек төче суларда үткәрә, үрчү өчен Үзәк Америка ярлары буена китә, 300-400 м тирәнлектә уылдык чәчә. Ул диңгездә тукланмый. Уылдык чәчкәннән соң, олы балыклар үлә. Уылдыктан чыгу белән личинкаларны агым эләктереп ала һәм аларны Европа ярларына илтә. Гәүдәсе үтә күренмәле. Озын юлның ахырында (2,5-3 ел) яшь балык олысына охшаш рәвеш ала. Җенси өлгерү башланганчыга кадәр, 6-10 ел төче суда яши.

Чыганаклар үзгәртү